Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм узды

    Җәмгыятьтә һәр кеше төрле һәм үзенчә, кабатланмас шәхес. Ходай тарафыннан җибәрелгән сынаулар да һәр кешегә тигез итеп бирелмәгән. Әмма ни генә булмасын, һәркемнең бу җирдә үзен кирәкле итеп тоеп, шатланып яшәргә хокукы бар.

    Елның-елында 1-10 декабрь көннәрендә илебездә инвалидлар ункөнлеге үтә. Иң мөһиме-физик мөмкинлекләре чикле булганнарга башкалар белән беррәттән аралашу шартлары тудыру, тирә-яктагыларның да игътибарын аларның проблемаларына юнәлтү.

    Быел да декада зур чара белән башланып китте. Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен район мәдәният йортында "Без шатлык бүләк итәбез" исемле бәйрәм оештырылды.

    Район халкын социаль яклау идарәсе белән мәдәният йорты әзерләгән концерт программмасы бу көнне балалар күңелендә онытылмаслык хисләр калдырды. Районда 18 яшькә чаклы 95 инвалид бала бар. Бала вакыттан ук инвалид булып саналучылар -292. Билгеле, бәйрәмгә барысы да килә алмаган. Программада кызыклы чаралар, биюләр, шигырьләр сөйләүләр, җырлар җырлау, табышмакларга җаваплар эзләү-барысы да урын алган иде. Балалар һәм әти-әниләр бик теләп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

    Мәдәният йорты фойесында физик мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбызның кул эшләнмәләре сату-күргәзмәсе каршы алды. Алар арасында ни генә юк иде: кәгазьдән, сәйләннән эшләнгән әйберләр, җылы оекбашлар, бияләйләр-теләгән һәр кеше аларны сатып ала алды.

    Иске Чүпрәледән Алексей Киргизовның күз явын алырлык сәнгать иҗаты куелган. Алексей тумыштан инвалид. Әнисе Татьяна әйтүенчә, кулына карандаш тота башлаганнан бирле улы рәсемнәр ясый. Әлеге рәсемнәр каяндыр алынган һәм күчерелгән түгел. Алар Алексейның күңелендә туа һәм ак кәгазь битләренә төшә. Күбрәк табигать, хайваннар ясарга ярата икән.

    Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында да бу көнне спорт уеннары гөрләде, һәр бала капчык киеп йөгерде, туп та атты, аркан да тартты. Район мәдәният йорты сәхнәсендә исә иҗат уты белән янучылар үз сәләтләрен күрсәттеләр: кемдер җырлады, шигырь сөйләде, биеде.

    Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов балаларга әлеге очрашу мизгеле тагын да җылылык бүләк итүен теләп, аеруча актив катнашкан балаларга Грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

    Яңа Ишледән 7 яшьлек Айнур Нуртдиновның әнисе Фирдәүс:

    -Бу бәйрәмдә без быел беренче тапкыр гына катнашабыз. Бик күңелле булды, сәхнәдә, уеннарда башкаларны да күрдек, үзебезне дә күрсәттек. Улым татар халык биюен башкарды. Шулай аралашып, очрашып яшәргә булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: