Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә шикәр чөгендеренең уңышы яхшы

    Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында бөтен көч шикәр чөгендерен алуга юнәлдерелгән. Әлеге тармакта эшләүчеләрнең көннәре татлы тамыр басуларында үтә.

    Үткән ел шикәр заводлары тарафыннан татлы тамырларны кабул итүгә лимит куелу нәтиҗәсендә, агымдагы елда хуҗалыклар шикәр чөгендере чәчү мәйданнарын шактый киметкәннәр иде. Быел ул районда 1624 гектарны гына тәшкил итә.

    Бүгенге көнгә район буенча шикәр чөгендере 319 гектар мәйданда чыгарылган, барлыгы 11415 тонна татлы тамыр кагатларга салынган. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 357,8 центнерны тәшкил итә.

    Район хуҗалыклары арасында "Цильна" җәмгыяте хезмәтчәннәренә тиңнәр юк. Биредә шикәр чөгендере культурасы 550 гектар мәйданда чәчелгән иде. Бүгенге көндә шуның 170 гектар мәйдандагы татлы тамырлар җир өстенә казытып чыгарылган да инде, ягъни 6800 тонна шикәр чөгендере кабул итү пунктларына озатуга әзер һәм көн саен озатылып та тора. Уңышы-гектарыннан уртача 400 центнер.

    "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә шикәр чөгендерен казытып алуга керештеләр. Биредә 20 гектар мәйдандагы татлы тамырлар җир өстенә чыгарылган. Уртача уңыш 350 центнерны тәшкил итә.

    Шулай ук, "Бикчуров" (биредә 25 гектар мәйдандагы шикәр чөгендере казытып алынган), "Махмутов" (30 гектар мәйданда казытып алынган) крестьян-фермер хуҗалыкларында да шикәр чөгендере алуга керештеләр.

    -Көннәр аяз тора. Коры көннәрдән мөмкин кадәр файдаланып калу кирәк,-диләр авыл хуҗалыгы белгечләре.

    P.S. Район буенча киләсе ел уңышына нигез салу эшләре дә тәмамланды. 12640 гектар мәйданда көзге чәчү үткәрелде. Силос салу эшләре дә дәвам итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: