Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә Бөек Җиңүнең 71нче язы

    Германия фашистлары өстеннән Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары район үзәгендә зур оешканлык белән үтте. Тантаналы митинг башланыр алдыннан район, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре сугыш һәм хезмәт Даны Монументындагы мәңгелек ут янына веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.

    Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан узасы митинг башланганчы ук, үзәк мәйданга халык агылды. Алар арасында балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә бар. Чүпрәлеләр ул көнне Бөек Ватан сугышы елларында яу кырыннан кайтмый калган батыр якташларны искә алдылар. 71 ел. Бөек Җиңү таңын алып килгән кояшлы май иртәсеннән соң да шушы кадәр вакыт узган. Әмма ул елларның авыр хатирәләре генә күңелдә нәкъ кичәгедәй өр- яңа килеш саклана. Мәйданга килгән эшче- хезмәткәрләр, мәктәп һәм күп тармаклы техникум укучылары, бүгенге көндә арабызда гомер кичерүче сугыш ветераннарына хөрмәт йөзеннән аларга җылы теләкләрен белдерделәр, чәчәкләр бүләк иттеләр, фронттан кайту насыйп булмаган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

    Әйе, аларның һәркайсы күрсәткән каһарманлык турында аерым китап язылмаса да, аларның ил, Ватан өчен җан тәслим кылулары мәгълүм. Ел артыннан ел үтүгә дә карамастан, "хәбәрсез югалган" сугышчыларның батырлыклары барлана, ачыклана бара. Бу хакта митингта ясаган чыгышында муниципаль район башлыгы Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау Хатын Чүпрәле халкына җиткерүче монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатулли һәм Иске Чокалы авылында яшәүче тыл ветераны Рокия Юсупова да сөйләде. Сугыш чорындагы җырлар һәм маршлар астында митингның бәйрәм программасы дәвам итте. Рәхмәт Сезгә ветераннар, сугыш утын кичкән солдатлар! Бу сүзләр алар өчен гади генә түгел.

    Әлеге сүзләр аша без Җиңү яулаган барлык фронтовикларга ихтирамыбызны һәм хөрмәтебезне җиткерәбез. Бүген совет солдатларының илгә, дөньяга тынычлык бүләк итүен, басып алучылар алдында баш имүәүләрен кат- кат танырга тиешбез. Хәзер җир шарында фашизмның көч күрсәтергә маташуы барыбызга да мәгълүм. Аңа каршы көрәшү өчен каһарман бабайларыбыздан үрнәк алырга тиешбез. Мәңгелек ут янында почетлы каравыл вазыйфасын башкару быел да, гадәттәгечә, Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе укучыларына йөкләнде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләгән ретро- автомобильләр клубыннан "Волга" маркалы 25- ләп автомашина килүе бәйрәмне тагын да тулыландырып җибәрде. Аларга сугыш һәм тыл ветераннарын утыртып район үзәге урамнары буйлап йөрттеләр. Ретро- автомобильләр колоннасы командиры Азат Ваһапов һәм замполит Риф Яруллин мәйданга килүчеләргә тәбрикләү сүзләрен әйттеләр, сугышта катнашучыларга бүләкләр өләштеләр. Аннан соң бәйрәм тантанасы урта мәктәпләр һәм техникум укучыларының сафларга төзелеп бердәм маршы белән дәвам итте.

    Республика хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Виль Нуруллинның әйтүенә караганда, балалар маршны югары дәрәҗәдә үтү өчен зур тырышлык куйган. Митингтан соң бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте, кыр ашханәсе эшләде. Әлбәттә, солдат боткасын татып карарга теләүчеләр күп булды.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: