Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә быел 4100 кеше диспансеризация узачак

    Чүпрәле районында "Сәламәтлек" дип аталган өстенлекле милли проект кысаларында эшләүче гражданнарга өстәмә диспансеризация үткәрү дәвам итә. Үткән ел әлеге программа буенча район территориясендә яшәүче 3100 кеше медицина тикшерүе үтте. Быел аларның саны тагын 1000 кешегә арткан. Табиблар әйтүенчә, үзләрен сәламәт дип санаучылар арасында да хроник чирләр һәм иртә үлемгә китерүче...

    Безнең халык шундый инде ул, "китереп кысмыйча" хастаханәнең кайда икәнлеген дә белергә теләми, табиб киңәшләренә колак салмый. Үтәр әле, янәсе. Шулай итеп организмны гайрәте беткәнче эшкә җигәбез. Тимер техника да төзәткәләп тормасаң, иртә картаеп, сафтан чыга бит, югыйсә. "Һәр яңалык- яхшы онытылган искелек" дип бу программага карата үз фикерен белдерүчеләр дә хаклыдыр. Чөнки соңгы егерме елда студентлар, укучылар, аерым производство вәкилләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, сугыш һәм Чернобыль ветераннарыннан тыш, башка халыкның даими тикшерелеп тору гадәтен онытып та җибәрдек бугай. Без, журналистлар да саулыкны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны алгы планга куябыз. "Ә үзем ни хәлдә соң?" дип поликлиникадагы табибка кереп чыгарга вакыт таба алмыйбыз, ялкаулыктан гына бит инде бу.

    Электр челтәре хезмәткәрләре ел саен медицина тикшерүен үтеп торалар, табибка күренгәч үз-үзләрендә ышаныч артып китә икән. Ә башка миллионлаган кешеләрнең сәламәтлеге ни хәлдә?

    Әйе, бу бик зур социаль мәсьәлә. Ни дисәң дә, цивилизацияле дәүләттә үлүчеләр саны туучыларныкыннан артык булырга тиеш түгел. Статистика нәтиҗәләре бу хәлнең актуальлеген, хәтта милли мәсьәлә дәрәҗәсенә җитүен күрсәтте. Демография шушы хәлдә дәвам иткән очракта ни булыр?

    -Диспансеризация, бөтен тизлегенә тәгәрәп төшеп барган демография проблемасын уңай хәл итәргә булышырга тиешле программа буларак, дәүләт аңа зур финанслар бирде.

    Үлемгә һәм инвалидлыкка китерүче авыруларны булдыра алганча иртәрәк ачыклау һәм кешеләргә тизрәк ярдәм итү-максаты итеп куелды. Кеше гомере өчен иң куркыныч авыру төрләре күпләргә билгеле, ул- йөрәк- кан тамырлары, онкология, сулыш юлы, үпкә авырулары, диабет. Аннан тыш, диспансеризация туберкулез авырулы кешеләрне, алкоголь, әфьюн, психоактив матдәләр кулланучыларны ачыклауга да юнәлтелә,- ди баш табиб урынбасары Илгизәр Хөснетдинов.

    Бөтен кешеләр дә әлеге программаны аңлап, мөмкинлекләрдән файдаланамы икән соң? Календарьда март ае. Инде кайбер статистикага нәтиҗә дә ясарга була. Быел табиблар тикшерүен үтәргә тиешле 4100 кешенең 920се генә үз саулыгын кайгырткан.

    -Диспансеризация поликлиникадагы медицина профилактикасы кабинетыннан башлана. Билгеле, бу көчләп эшләтә торган эш түгел. Теләгән кеше үтә. Анда пациент анкета тутыра, шунда ук антропометрик тикшеренү (тән авырлыгын, буйны үлчәү) үтә, 39 яшьтән өлкәннәргә тонометрия үткәрелә. Бу тикшерү барышында иң җаваплы кеше- ул участок терапевты. Анкета буенча ул кешенең сәламәтлеге турында белешмә төзи һәм шуннан чыгып, аңа тиешле табибларга юллама-маршрут кәгазе бирә. Пациент флюорография, маммография, электрокардиография һ.б үтә. Анкета тутырганда бөтен сорауларга да уйлап, авырткан җир турында яшермичә, җитди җавап бирергә кирәк. Яшьләр өчен тикшеренү шартлары гадирәк, чөнки күп авыруның үз "яше" бар. Йөрәк-кан тамыры авыруларына килгәндә, ир-атлар аның проблемаларын 45 яшьләрдә, ә хатын-кызлар 55 яшьтә тоя башлый. Диспансеризация шуларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Яман шеш авырулары турында әйтсәк, нинди җенестән булуыңа карамастан, юан эчәктә ул 45- 50 яшьлекләрдә очрый. Шуңа күрә, мондый тикшеренүләрне 45 яшьтән өлкәнрәкләр үтә. Авыру барлыгына шик туганда пациент хирургка, колопроктологка җибәрелә- ди баш табиб, республиканың атказанган хирургы Илмас Шиһабетдинов.

    Әйе, авыл кешесенең вакыты да тыгыз, шулай да үз саулыгыңның кадерен белү кирәк.

    P.S. Быел диспансеризацияне 1966, 1969, 1972, 1975 ... аңлаганыгызча өч ел аерымлык белән туган еллардагы гражданнар үтә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: