Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә беренче ашлыкны Мәхмутовныкылар суктырды

    Җиңел кулдан дигәндәй, быелгы уракка районда беренчеләрдән булып Ильмир Мәхмутов җитәкләгән хуҗалык игенчеләре кереште.

    Иске Задур биләмәсендәге 85 гектар мәйданда үстерелгән "Марафон" сортлы кышкы бодай басуында эшнең кызган чагы. Җитәкченең әйтүенә караганда, комбайнчылардан әтиле- уллы Газим белән Газинур Мөхәммәтҗановлар җиткерелгән көнлек норманы һәрчак арттырып үтиләр. Ашлык басуы өстенә карап күңел шатлана. Табигать үзенең җылы яңгырлары белән бик үк сөендермәсә дә, алдынгы технологияне практикага кертү һәм агротехник чараларны үзвакытында югары сыйфат белән үткәрү нәтиҗәсендә ирешелгән куанычлы күрсәткечләр күз алдында. Уңышның һәр гектардан уртача 48 центнер чыгуы да монда хезмәт куючы игенчеләрнең фидакарь тырышлыгын раслый. "Үсемлекчелек әйләнә ел игътибар сорый торган тармак ул. Аның белән шаярырга ярамый. Туфракны үзвакытында эшкәртеп ашламасын тиешенчә бирмәсәң мул ашлыкка өмет итеп тә булмый. Җир алдашканны гафу итми",- дип сүз башлады Ильмир Фиркатович. Җитәкче алдынгы тәҗрибә, яңа технологияләр өйрәнү өчен тирә як өлкәләрдә дә булгалый икән. Әлеге "Марафон" сортын быел икенче ел гына үстерә. Былтыр аз гектарларда гына чәчеп сынау үткәргән. Күрәсең безнең яклардагы туфрак әлеге сортны үз иткән. Аз яңгырлы һава шартларында да тотрыклы уңышы белән сөендергән. Әлеге фермер хуҗалыгында тагын 60 гектар борчак һәм шушы кадәр үк арпа үстерелгән. Алар да өлгереп килә, уңышы да мулдан күренә. Арпаны пай җирләре өчен исәп- хисап ясарга уйлый фермер. Монда машина- трактор паркы да елдан- ел яңа техника белән тулылана.

    Ашлык суктыру өчен былтыр бер "Полесье" маркалы комбайн алган, бөртеклеләр мәйданы арткач быел тагын бер "Полесье" кайтарткан. Алар ышанчлы кулларда бик җитештерүчән эшли. "Агымдагы елда техника алу өчен ун миллион сумннан артык акча тоттым. "ХТЗ" маркалы куатле трактор белән бергә дискалы "БДМ- 3х4" тырмалау агрегаты да алдым. Комбайннар ашлыкны җыеп алуга, алар артыннан ук шушы агрегатны җибәрдем. Дымны саклап калырга кирәк. Соңгы елларда дым аеруча кадерле. Көзге чәчүне дә коры туфракка күмдерү бик отышлы түгел ич",- ди Ильмир Мәхмутов. Ашлык ташуда эшләүче шоферлардан Рафис Җәмалетдинов, Айрат Сатдинов һәм Әдельҗан Сабитов та өлгерлек күрсәтә икән. Алдагы елда шикәр чөгендере чәчеләчәк мәйданнарны сабан белән эшкәртүгә керешкәннәр. Быел әлеге культура 270 гектарны били. Былтыр аның уңышы һәр гектардан 400 центнер артык алынса, быел да аннан ким булмаска ошый. "Афәрин егетләр, булдырасыз!",- диясе генә кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: