Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә балаларның җәйге ялы башланды

    Көтеп алынган җәйге каникуллар җитте. Алдагы өч айга сузылган ялларны файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәртү район мәгариф бүлеге алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Быел әлеге юнәлештә 24 белем бирү учреждениесендә мәктәп яны, хезмәт, ял һәм сәламәтләндерү һәм бер мәктәптә палаткалы лагерь эшли. Шулай ук, "Акчарлак" балалар сәламәтләндерү лагерында дүрт...

    -Иң элек җәйге ялны оештыру программасы расланды. Шулай ук лагерьларның, спорт залларының, мәйданчыкларның әзерлеген тәэмин итү, кадрлар мәсьәләсе, балаларны туплау буенча төгәл бурычлар куелды. Җәйге чорда түгәрәк һәм секцияләрнең дә эшләве, төп игътибарны сәламәт яшәү рәвешен алып баруга юнәлтү аеруча зарур,-ди район мәгариф бүлеге методисты Алсу Тумакова.

    Башлыча район белем бирү учреждениеләрендә мәктәп яны лагерьлары 2 сменада оештырыла һәм ул июнь ахырынача дәвам итә. Нигездә ике сменада бу юнәлештә 600 бала ял итәчәк. Шулай ук, мәктәпләрдә июнь башыннан хезмәт, ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Анда 200 бала сәламәтлеген ныгытачак.

    Профильле юнәлештә быел палаткалы лагерь Алешкин-Саплык урта мәктәбендә эшли. Биредә 10 баланы ял иттерү күздә тотыла. Әйтергә кирәк, Түбән Чәке урманы буенда урнашкан яңа "Акчарлак" лагеры балалар күңелендә үз урынын алды. Үткән ел биредә җәй дәвамында дүрт смена эшләде, кышын да рәхәтләнеп ял итү мөмкинлеге тудырылды. Быелгы җәйдә дә "Акчарлак" дүрт сменада үз ишекләрен ача һәм анда 340 бала каникулларының бер өлешен уздырачак.

    Лагерьда беренче смена эшли башлаганга бер атналап вакыт узды да инде. Малайлар һәм кызлар өчен әйдаманнар кызыклы программалар эшләгәннәр. Алар нигезендә начар гадәтләрне кисәтү, экология, спорт, туган төбәкне өйрәнү кебек чаралар үткәрүне башлаганнар. Әйтик, үткән көннәрдә генә, район башлыгы Александр Шадриков катнашында, фәнни-экологик юл ачтылар. Әлеге проект Зур Аксу урта мәктәбе коллективы тарафыннан эшләнгән. Фәнни-экологик юл урман эченнән төрле тукталышлар аша уза һәм үсемлекләрне, хайваннарны өйрәнүгә багышлана. Мондый юллар биредә тагын ике төрле булачак һәм алар спорт һәм сихри дөньяны колачлаячак.

    Ял итү һәрвакыт рәхәт һәм күңелле. Ә быелгы җәй район укучылары өчен тагын да кызыкларак һәм файдалырак булырга вәгъдә итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: