Чүпрәледә балалар китапханәсе ачылды

Район үзәгендәге Дзержинский урамында урнашкан элеккеге "Агробанк" бинасының икенче каты рәсми рәвештә балалар китапханәсе "хөкеменә" күчте.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, район Башлыгы Александр Шадриков, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм китап сөюче нәни дуслар, укучылар, укытучылар, әти-әниләр катнашты.
Балалар бу көнне китаплар, китапханә турында өйрәнгән шигырләрен сөйләделәр, җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен әйттеләр.
-Әлеге китапханә сезнең өчен балалар. Китап укыгыз, мәгърифәтле булыгыз, әлеге бинаның ишекләре бервакытта да ябылмасын, анда һәрчак сезнең шат авазларыгыз яңгырасын, -диде район Башлыгы Александр Шадриков тантананы ачып.
Шакир Ягудин республикада балалар өчен күп төрле программаларның эшләвен ассызыклап үтте.
-"Татарстан балалары", "Авыл яшьләре" -һәм башка күп кенә программалар сезнең өчен эшли хөрмәтле дусларыбыз. Әлеге китапханәнең ачылуы да шушы программалар нигезендә башкарылган эш. Китапханәнең рәхәтен күрегез, китапларны яратыгыз,-диде ул чыгышында.
Тантанада әти-әниләр, шәхсән китапханә мөдире Ирина Мадурова үз исеменнән дә күп кенә рәхмәт сүзләре әйттеләр. Тантаналы мизгел- бинага үтү тасмалары киселгәннән соң, барысы да эчкә үттеләр. Сүз дә юк, төзекләндерелеп, буяу эшләре үткәрелгән бина яңарып, матураеп калган. Китап укучылар өчен аерым уку залы, методик ярдәм күрсәтү бүлимәләре, архив булдырылган, уңайлы җиһазлар урнаштырылган. Җитәкчеләр кайсы бүлмәгә тагын нинди җиһаз кирәклеген барлап йөргәндә, балалар үз чиратында тизрәк китапларны карарга керештеләр.
Иске Чүпрәле авылында яшәүче Нурлеҗиһан апа Айметдинова оныгы белән килгән.
-Элеккеге китапхнанә белән чагыштырсаң, җир белән күк арасы, бик матур һәм уңайлы, хәтта үземнең дә китәсе дә килми биредән, -ди ул.
Әйе, шулай булмый мөмкин дә түгел. Китапханә мөдире Ирина Мадурова әйтүенчә, элекеге китапханә бинасы 1939 елда төзелгән һәм күптәннән инде авария хәлендә дип игълан ителгән булган. Яңа биналы булу шатлыгын ул да түземсезлек белән бик көттек, ди.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 15:01Чүпрәледә Россиянең атказанган рәссамы Миша Григорянның рәсем күргәзмәсе була Күргәзмә Россия Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырыла.2800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10800
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!16900
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.3700
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.13700
-
20 февраль 2021 - 22:07Түбән Каракитә авылында Фәрит Азизов истәлегенә татарча көрәш турниры узды Турнирда Каракитә, Татар Бизнәсе, Шланга, Кече Чынлы, Иске Чүпрәле авылларыннан яшь көрәшчеләр катнашты.24600
-
19 февраль 2021 - 21:15Чүпрәле районында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды Сәхнәдә төрле телләрдә җырлар яңгырады, катнашучылар танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.26900
-
19 февраль 2021 - 09:30Чүпрәледә әйдаманнар (вожатыйлар) көч сынашты “Созидание” яшүсмерләр клубында “Искиткеч вожатый” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда 9 вожатый катнашты.28000
-
19 февраль 2021 - 09:29Чүпрәлеләр “Татарстан чаңгы юлы – 2021” массакүләм чаңгы ярышларында катнашты Күптармаклы технологияләр техникумы хезмәткәрләре “кыр кухнясы” оештырганнар иде. Шуңа һәм урман һавасы, спорт белән шөгыльләнү күтәренке кәеф бүләк итүеннән дә салкынлык та әлләни сизелмәде.27700
-
19 февраль 2021 - 09:27Чүпрәледә Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтларда катнашканнарны хөрмәтләү чарасы узды 15 февраль - илебез тарихында үзенчәлекле дата. Нәкъ менә шул көнне 1989 елның февраль аенда Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару башлана.28200
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.45300
-
17 февраль 2021 - 22:21Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең медсовет утырышында 2020 елга йомгак ясадылар Бүгенге көндә медицина учреждениеләре эшенең иң мөһим юнәлеше - COVID-19ны контрольдә тоту.33800
-
17 февраль 2021 - 12:32Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.9200
-
1 февраль 2021 - 13:24Эштә дә, ашта да бергә
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
2 март 2021 - 15:05Язның беренче көнендә Марат Гафаров тыл ветеранын юбилее белән котладыӨлкән яшьтәге райондашыбызның туган көне авыл мәдәният йортында тантаналы шартларда узды.2500
-
2 март 2021 - 14:59Чүпрәледә Май чабу бәйрәме - 2021: төрле уеннар, күңел ачулар, кайнар коймакБәйрәм кунаклары һәм халкы өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бай программа әзерләнәчәк.2700
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10800
-
2 март 2021 - 15:01Чүпрәледә Россиянең атказанган рәссамы Миша Григорянның рәсем күргәзмәсе була Күргәзмә Россия Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырыла.2800
-
2 март 2021 - 14:59Чүпрәледә Май чабу бәйрәме - 2021: төрле уеннар, күңел ачулар, кайнар коймак Бәйрәм кунаклары һәм халкы өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бай программа әзерләнәчәк.2700
-
2 март 2021 - 15:05Язның беренче көнендә Марат Гафаров тыл ветеранын юбилее белән котлады Өлкән яшьтәге райондашыбызның туган көне авыл мәдәният йортында тантаналы шартларда узды.2500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика