Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә балалар иҗат йорты төзелеше дәвам итә

    Туган төбәгебез һаман саен үзгәрешләр кичерә. Моңа мисал итеп, соңгы елларда районда башкарылган эшләрне күп тапкырлар санадык. Җитәкчеләр әйтүенчә, алар соңгысы түгел. Якын киләчәктә Чүпрәледә күп кенә җитештерү предприятиеләре ачылачак, сәүдә-сәнәгать биналары төзеләчәк.

    Район үзәгендә бара торган "Балалар иҗат йорты" төзелешен дә аеруча бер сөенеч белән күзәтәсездер. Төзелеш Татарстан Хөкүмәте тарафыннан быеллыкча 65 миллион сум күләмендә финанслана. Бина ике катлы булачак һәм ул 1495 м2 мәйданны билиячәк. Балалар иҗат йорты территориясендә картинг һәм баги өчен гаражлар да төзеләчәк. Һәм бу инде планда гына калмыйча, эш белән раслана да башлады. Район мәдәният артындагы җирдә казу эшләре башкарылды, территория куаклардан чистартылды. Бүген биредә, "Балалар иҗат йорты"ның нигезен яраклаштыру эшләре алып барыла. Эшләрне "Созидание" төзелеш компаниясе (директоры Рамиль Зиганшин) башкара.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Полюшков әйтүенчә, төзелеш эшләре кышкы чорда да дәвам итәчәк. Бүгенге технологияләр моның өчен мөмкинлекләр бирә икән. Бинаны файдалануга тапшыру вакыты исә 2015 елның август-сентябрь айларына планлаштырылган.

    -Яңа балалар иҗат йорты районга бик кирәк. Талантлы балаларыбыз бик күп, аларның сәләтләрен үстерү өчен ул менә дигән урын булачак. Заманча төзелгән бина, аның бүлмәләре моңа барлык шартларны тудырачак,-ди балалар музыка мәктәбе директоры Руслан Шәрәфетдинов.

    Күптән түгел район башлыгы Александр Шадриков белән 2015 елда уку йортларын тәмамлаячак студентлар белән очрашуда иҗат йортына белгечләр кирәк булачагы турында да сүз барды. Димәк, яшьләребезне яңа эш урыннары да көтәчәк әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: