Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә авыл хуҗалыгы алдынгыларын тәбрикләделәр

Ул көнне район аграрчылары үткән елгы эшләренә нәтиҗә ясау өчен район мәдәният йортына җыелды. Тантаналы чарага авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары һәм инде гомерләрен игенчелектә яисә терлекчелектә эшләп үткәргән хөрмәтле ветераннар чакырылган иде.

Авыл хуҗалыгындагы хезмәт беркайчан да җиңел булмады. Ял күрмичә көнне - төнгә ялгап кырларда ашлык үстергән, фермаларда терлекчелек продуктлары җитештергән һәр хезмәткәр алдында баш иябез. Ул хезмәтне теләсә кем үти дә алмас иде. Алдынгыларны хөрмәтләү бәйрәмендә бу хакта бик күп җылы сүзләр яңгырады, алар үзләренә атап әйтелгән матур теләкләрне ишеттеләр, хөрмәт йөзеннән бирелгән Дипломнар һәм бүләкләр алдылар, үзешчән сәнгать осталары аларга багышлап җыр суздылар, сәхнә селкетеп биеделәр. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков залдагыларга мөрәҗәгать итеп, бәйрәм котлавын ирештерде, быелгы күрсәткечләрне анализлап файланылмаган резервларны ачыклады һәм алдагы елга куелган бурычлар турында сөйләде. Агымдагы хуҗалык елында икътисадый яктан матур күрсәткечләргә ирешкән оешмаларның һәм аерым хезмәтчәннәрнең исемнәрен атады. Авыл хуҗалыгы өчен еллар бик үк җайлы килмәсә дә, үзләренең үҗәтлекләре, тынгысыз хезмәтләре һәм фән кушканча алдынгы технологияләр барәбәренә югары үрләр яулаган коллективлар да бар районда. Алар турында район башлыгы:

"Әлеге залда утыручы кешеләрне районыбызның алтын фонды дияр идем. Аларның фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсендә районыбызның, республикабызның һәм, ниһаять, илебезнең азык- төлек иминлеге тәэмин ителә. Ихлас күңелдән рәхмәт сезгә". Аннан соң хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. 2016 елның урып- җыю йомгаклары буенча җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте беренче урынны яулады, икенче һәм өченче урыннарга "Ак Барс Чүпрәле" һәм "П.В. Дементьев исемендәге" агрофирмалар лаек булды. Аларга кубоклар тапшырылды. Аннан соң сәхнәгә иң яхшы комбайнчылар, машина йөртүчеләр, механизаторлар, сыер савучылар, бозау караучылар, терлек симертүчеләр, көтүне тулыландыру технологлары, ветеринария участоклары мөдирләре, крестьян- фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы культураларын корткыч бөҗәкләрдән һәм чүп үләннәреннән саклауда катнашучылар чакырылды. Районыбыз алдынгыларын тәбрикләргә республиканың Премьер- министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм "Ак Барс" Холдинг компаниесенең генераль директоры урынбасары Камиль Галиев килде.
-Район ул бер зур гаилә сыман. Аның иминлеге һәм тотрыклы үсеше өчен барлык тармакларның да бер механизм булып эшләве кирәк. Татарстан Республикасында Чүпрәле районының авыл хуҗалыгы нинди урын алып тора соң? Әйтергә кирәк, соңгы елларда чүпрәлеләр өчен һава шартлары бик үк җай җайлы килмәде. Шуңа да карамастан, бердәм тырышлык белән район җитәкчелеге үз алдына барлык күрсәткечләр буенча да беренче унлыкка керү бурычын куя. 2016 нчы хуҗалык елы рейтингында район 12 нче позицияне яулады. Моның нигезендә сезнең фидакарь хезмәтегез ята. Чүпрәле районының потенциаль мөмкинлекләре зур. Кешеләр ресурсын, стратегик инвесторны исәпкә алганда район һичшиксез авыл хуҗалыгы буенча иң алдынгылар рәтендә булыр дип ышанам. Борынгы бабайларыгыз шушы кара туфраклы җирләргә килеп урнашуы белән дә сез бәхетле. Бүгенге көндә район басуларында һәм фермаларында эшләүчеләр шушы төбәкнең иң кыю һәм үз - үзләрен аямыйча хезмәткә бирелгән кешеләре. Чүпрәле районында эш яратучан халык яши. Татарстанның культы сөт икәнен дә онытмыйк. Соңгы елларда гына да сөт җитештерү тармагын үстерү өчен республикага 100 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелде. Сездәге сөрү җирләр мәйданы гомуми күләмдә 8000 баш сыер асрарга мөмкинлек бирә. Шикәр чөгендере эшкәртү заводларының да янәшәдә булуын исәпкә алып, әлеге культураны игү белән тагын да киңрәк шөгыльләнергә кирәк. Синоптиклар 2017 елда игенчеләргә яхшы һава торышы вәгъдә итәләр.

Мин сезнең алга кырчылык продуктлары җитештерүне чагыштырмача ун һәм терлекчелектә биш процентка үстерүне бурыч итеп куям һәм бөртекле ашлыкның тулаем җыемын 110 мең тоннага җиткерерсез дип ышанам,-диде аграр министр Марат Готович. Аннансоң ул бер төркем төркем алдынгыларга Мактау грамоталары тапшырды. Алар арасында җаваплылыгы чикләнгән "Ак Барс Чүпрәле " җәмгыяте механизаторы Хәйдияр Сафин, сыер савучы Елизавета Васильева, "Цильна" җәмгыятенең терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы Дамир Хәйбуллов, сыер савучы Зөбәрҗәт Якупова, Каракитә филиалы агрономы Наил Айзәтуллов бар иде. Агро идарәнең беренче разрядлы белгече Фәнил Хәлимов, "Эталон - Агро" җәмгыяте механизаторы Алмаз Әбдрәкыйпов һәм П.В.Дементьев исемендәге агрофирма механизаторы Владимир Кудряшев - Мактау грамоталары, ә "И.Ф. Мәхмутов" крестьян - фермер хуҗалыгы механизаторы Радик Хәертдинов, "Артемьев" крестьян - фермер хуҗалыгы механизаторы Алексей Исаев һәм "П.В. Дементьев исемендәге" агрофирма механизаторы Сергей Нурин Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының авто гаражы мөдире Ирек Мохтәров, "Ак Барс Чүпрәле " җәмгыяте сыер савучысы Рушания Вәлиуллина, сыер савучы Елизавета Кузнецова, терлекче Әмирҗан Хәлилов, "П.В. Дементьев" исемендәге агрофирманың машина йөртүчесе Арслан - Галий Зәйнетдинов, бозау караучы Роза Краснова, терлекче Валерий Емельянов, ветеринария фельдшеры Владимир Молгачев, сыер савучы Галина Ефимова, тракторчы Сергей Самандеев, терлекче Василий Фролов, бозау караучы Людмила Пыркина, сыер савучы Галина Калмыкова һәм тракторчы Дмитрий Степанов "Ак Барс Холдинг" җәмгыятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр."Иң яхшы крестьян - фермер хуҗалыгы" номинациясендә "И.Ф. Мәхмутов", "Р.А. Бикчуров" һәм "А.Н. Амосов" хуҗалыклары җиңүче булдылар. Хезмәт алдынгыларын хөрмәтләп район мәдәният йорты һәм авыллардан килгән үзешчән сәнгать осталары үзләренең җыр - биюләрен бүләк иттеләр.
- Агымдагы елда да безне җитди сынаулар көтә. Алда яңа бурычлар, яуланасы яңа үрләр тора. Барыннан да элек малларны уңышлы кышлату, алардан продукция җитештерүне киметмәү, баш санын саклап калу, шул ук вакытта язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча билгеләнгән чараларны график нигезендә үтәү таләп ителә.- диде бәйрәм ахырында район башлыгы Александр Валерьевич.

Бәйрәмнән фоторепортажны шушы ссылка буенча карый аласыз-

Чествование работников сельского хозяйства Дрожжановского района

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы