Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә ана капиталы сертификатлары тапшырдылар

    Бүген Чүпрәле районында яшәүче биш гаиләгә:Халиулловлар, Ильясовлар, Рахмановлар, Скворцовлар һәм Фадеевларга тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты тапшырылды.

    Ана капиталы сертификатын яшь гаиләләрнең никахларын рәсмиләштерү көненә туры китереп тапшыру тикмәгә түгел. Бу район ЗАГС бүлегенең яшь гаиләләрне инде балалар үстерүче әти-әниләр белән очраштыру, аларны үрнәк итеп күрсәтү нисбәтеннән чыгып башкарыла һәм традиция буларак тормышка ашырыла. Бу көнне исә район ЗАГС бүлегендә Илсөяр һәм Радик Хамзиннарның никахларын теркәү тантанасы узды.

    -2007 елдан бирле гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балаларга дәүләт ярдәме буларак ана капиталы сертификаты тапшыру программасы эшләп килә. Аның ярдәмендә күп кенә гаиләләр бүгенге көндә торак шартларын яхшыртты, әлеге юнәлештә булган кредит суммаларын каплады,-диде Пенсия фондының Чүпрәледәге бүлек начальнигы Илмир Измайлов.

    Сертификатны алу өчен Чүпрәле районы буенча Пенсия фондына 1039 гаиләдән гариза кергән. Шуларның 873е инде аннан файдаланып та өлгергән. Бу гомуми санның 80 проценты дигән сүз.

    Шулай да Илмир Измайлов ана капиталы сертификатын файдалану белән ашыкмаска чакырды.

    -Ел саен ана капиталының суммасы индексацияләнә. Быел ул 429 408,50 сум булса. Киләсе елга 450 мең булырга тора. Капиталга ия булган гаилә өчен сертификатны алу һәм аны файдалану вакыты да чикләнмәгән,-диде ул. Моннан тыш, ана капиталын баланың укуына һәм ананың пенсия өлешенә җибәрү мөмкинлеген дә аңлатты.

    Тантанада сертификат алучылар арасында Чуваш Чүпрәлесеннән Фадеевлар гаиләсе дә бар иде. Аларның гаиләсендә өченче бала булып кызчыклары туган.

    -Тантаналы шартларда шулай бирегә чакырып, сертификатны алуы аеруча күңелле,-дип рәхмәтләрен белдерде әни кеше Татьяна.

    Әлеге мөһим чараның катнашучыларына ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова яшь парлардан, шулай ук, традиция белән тапшырылучы йомшак уенчыклар бүләк итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: