Чүпрәледә "Акчарлак" балалар сәламәтләндерү лагерын ачу тантанасы узды

Түбән Чәке урман аланындагы балалар лагерын совет чорыннан алып, бүгенге көн балалар да яхшы белә. Бу лагерь җәен өчәр сменада балаларны үзендә кабул итеп, истәлекле кичәләре, походлары белән күңел түрендә урын алуга сәбәпче булган. Еллар үтә-үтә аның биналары инде искерде, балаларны, хәтта, җәлеп итмәслек булды. Тик табигате, истәлекле урыннары белән...
Чүпрәле районы җитәкчеләренең үзләренең дә шунда ял иткәннәре булганмы, әллә заманча яшәү принципларыннан, туган ягыбызны таныту, киләчәктә инвесторлар җәлеп итү, туристик сәяхәтләр оештыруны күздә тотыпмыдыр, лагерьны яңарту эшен җирле бюджет хисабына башлап җибәргәннәр иде. Аерым алганда, район башлыгы Александр Шадриков инициативасын Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та күтәреп алды. Башланган эшкә республика бюджетыннан саллы ук сумма бүлеп бирелде. Юкка гына Татарстанга кайбер өлкәләр көнләшеп, кайберәүләр сокланып карамый. Республикада булдырылган төрле прогрпммалар хисабына лагерьның тирә-юне дә танымаслык булып үзгәрде. Элеккеге буа урынына заманча плотина, ярларында комлык булдырылды. Теннис кортлары, бассейннар, спортмәйданчыклары урын алды территориядә. Төрле оешма җитәкчеләре дә моннан чит калмады әлбәттә, балалар өчен дигәч, алар үз бүләкләрен китерде, ә раондашлар чистарту-агарту эшләренә тартылды. Шундый күмәкләшеп эшли белүебез тормышыбыздан юкка чыкмаса иде!
Бүген лагерьны ачу тантанасында, ТР Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шулай ук, республика министрлыкларыннан вәкилләр дә катнашты.
Район башлыгы Александр Шадриков республика җитәкчелегенә, Президентка олы рәхмәт сүзләрен белдерде. Әлеге бинаның чын мәгънәсендә Чүпрәле балалары өчен зур бүләк икәнлеген әйтте. Шулай ук кыска гына вакыт эчендә шушы мәһабәт биналарны, инфраструктурасын төзү, булдыруга лаеклы өлеш керткән Энергосервис", "Созидание", "Сетевая компания", "Тепловик", "Фламинго", газлаштыру фонды, "Татмелиорация", "Татавтодор", "Таттелеком", "Ленгесов", "Марков", "Бикмухамедов" ширкәтләренә дә ихлас рәхмәтен җиткерде.
Республика Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов:
-Республикада соңгы елларда яңа мәктәп, балалар бакчалары ачылды. Ә мондый биналар әлегә берәмтекләп кенә төзелде. Аның сафка басуы мәгариф өлкәсендә дә зур уңыш. Биредә чүпрәлеләр генә түгел, күрше район балалары да килеп ял итәрләр, сәламәтлекләрен ныгытырлар. Әлбәттә, укучыларның республика һәм Россия күләмендәге олимпиадаларда да уңышлар яулавын күрәсе килә. Мондый мөмкинлекләр әлеге юнәлештә үз нәтиҗәсен бирер дип ышанам.
Тантанада яңа лагерьны сафка бастыруда зур өлеш керткән төзүче оешмага, хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. килде. Бу күңелле вакыйгага кадәр үк инде яңа лагерь ял итүче хуҗаларын - балаларны кабул иткән иде. Беренче смена анда 6 июньдә эшли башлады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 21:35Чүпрәледә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан автойөреш һәм митинг узды 1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.4600
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.4900
-
1 июль 2022 - 08:08Дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тула 2022 елның 18 июлендә бөтен ил буенча дәүләт янгын күзәтчелеге органнары юбилейларын – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәчәк.4900
-
1 июль 2022 - 08:06#ЭКОЯЗ2022 район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде Бәйге төрле номинацияләр буенча узды.2900
-
1 июль 2022 - 08:04Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Тимерша Хәйрулла улы Әбдриев нәкъ шундыйлардан.3800
-
1 июль 2022 - 08:01Чүпрәле өлкәннәренә катлаулы компьютер да бирешә Чемпионат вакытында катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр.3300
-
1 июль 2022 - 07:57Виктор Карабаев: “Кайда гына яшәсәң дә, эшләргә кирәк” Виктор Карабаевның хуҗалыгы Чуваш Бизнәсе авылында шактый иркен мәйданны алып тора.3900
-
29 июнь 2022 - 16:33“КИТАП” радиосы Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..8000
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.10500
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.4200
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.6300
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.7700
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.8400
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
1 июль 2022 - 19:57Шакир Ягудин Чүпрәледә милли проектлар кысаларында социаль-мөһим объектларның төзелеше белән таныштыДепутатны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин озатып йөрде.3300
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Алабута утыйм, барысын да контрольдә тотам"Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.4100
-
29 июнь 2022 - 16:33“КИТАП” радиосы Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..8000
-
29 июнь 2022 - 15:39Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентларына дипломнар тапшырылды Быелгы уку елында белем бирү учреждениесен 62 студент тәмамлый.7300
-
1 июль 2022 - 08:08Дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тула 2022 елның 18 июлендә бөтен ил буенча дәүләт янгын күзәтчелеге органнары юбилейларын – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәчәк.4900
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.4900
-
1 июль 2022 - 21:35Чүпрәледә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан автойөреш һәм митинг узды 1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.4600
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Алабута утыйм, барысын да контрольдә тотам" Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.4100
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Чүп үләне утыйм, барысын да контрольдә тотам" Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.4000
-
29 июнь 2022 - 21:07"Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган”: Чүпрәледә Әфган сугышында һәлак булган сугышчыларның өйләренә истәлек такталары куелды Акция Татарстан Республикасының хәрби хәрәкәтләр ветераннары, запастагы хәрби һәм башка төр гаскәрләренең хәрбиләре “Ватан калканы” төбәк иҗтимагый оешмасы, Әфган һәм Чечен сугышы, чик буе сакчылары көче белән оештырылды.3900
-
1 июль 2022 - 07:57Виктор Карабаев: “Кайда гына яшәсәң дә, эшләргә кирәк” Виктор Карабаевның хуҗалыгы Чуваш Бизнәсе авылында шактый иркен мәйданны алып тора.3900
-
1 июль 2022 - 08:04Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Тимерша Хәйрулла улы Әбдриев нәкъ шундыйлардан.3800
-
1 июль 2022 - 08:01Чүпрәле өлкәннәренә катлаулы компьютер да бирешә Чемпионат вакытында катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр.3300
-
1 июль 2022 - 19:57Шакир Ягудин Чүпрәледә милли проектлар кысаларында социаль-мөһим объектларның төзелеше белән танышты Депутатны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин озатып йөрде.3300
-
1 июль 2022 - 08:06#ЭКОЯЗ2022 район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде Бәйге төрле номинацияләр буенча узды.2900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика