Чүпрәледә 85 проценттан артык урып- җыю эшләре үткәрелде
Бөртекле культуралар чәчелгән 39222 гектар мәйданның 85 проценттан артыгында урып- җыю эшләре үткәрелде.
Һәр гектардан уртача уңыш 25 центнерны тәшкил итә. Басуларның уңдырышлылыгы буенча "Цильна"хуҗалыгына тиңнәр юк. Биредә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 42 центнердан артык ашлык суктыралар. Соңгы мәгълүматларга караганда, "Цильна", "АгроТрансПорт" җәмгыятьләре, "П. В. Дементьев исемендәге" агрофирма һәм "Низамов А. А." крестьян фермер хуҗалыгы игенчеләре шушы көннәрдә уракны төгәлләргә ниятлиләр. Уракта 59 комбайн катнашты, бер көндә 1650 гектардагы ашлык җыеп суктырылды, һәр комбайн уртача 28 гектарда эш башкарды. Әлбәттә, җәй айларында кабатланган чираттагы корылык үзенең тискәре якларын да күрсәтте. Уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача 28 центнерга якын уңыш алуга да карамастан, бөртеклеләрнең башка культураларыннан, бигрәк тә сабан бодаеннан, борчактан һәм солыдан алынган уңыш бик үк куандырмады. Нәтиҗәдә, уртача район күрсәткече дә кимеде. Агро идарәнең игенчелек буенча консультанты Фәнил Хәлимовның әйтүенә караганда, район игенчеләренең уртак тырышлыгы белән ашлыкның тулаем җыемын 100 000 тоннага җиткерү максат итеп куела. Бөртек өчен чәчелгән 725 гектардагы кукурузга да өметләр зурдан. Белгечнең исәпләве буенча аның уртача уңышы һәр гектардан 45 центнер чамасы булыр дип көтелә. Барлык төр милеккә караган авыл хуҗалыгы предприятиеләре 9 мең тонна чамасы бөртекләр салып, үзләрен киләсе ел өчен орлыклык материал белән тәэмин иттеләр. Саламы җыеп алынган басуларда җир сөрү һәм туфрак эшкәртү кебек чаралар да дәвам итә. Бүгенге көнгә 8400 гектар җир сукаланды һәм ике мең гектар чамасы басуларның өске катламы эшкәртелде. Район буенча барлык чәчү мәйданнарының 30 проценттан артыгын, ягъни 12300 гектарын уҗым культуралары билиячәк. 2500 гектарда чәчү үткәрелде дә инде. Август аенда чәчүне тулысынча төгәлләү бурычы куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев