Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә 4300 гектардан артык мәйданда үстерелгән күпьеллык үләннәр чабылды

    Хәзер терлек азыгы әзерләүдә эшләүчеләр өчен тулы мөмкинлекләр ачылды.

    Көннәрнең кояшлы һәм аяз торуы печән әзерләү темпын да арттыра. Хуҗалыкларның күпчелеге вакытны кулдан ычкындырмаска тырышып, техниканы иртә таңнан соңгы кичкә кадәр эшләтә. Нәтиҗәдә район буенча 4300 гектардан артык мәйданда үстерелгән күпьеллык үләннәр чабып алынды. 3100 гектардагысы ваклатып траншеяларга салынды, 360 тоннадан артык печән кибәннәргә куелды. Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте механизаторларының фидакарь хезмәте аеруча мактауга лаек. Биредә 1000 гектарга якын күпьеллык үләннәр чабылды, шуның 100 гектарга якынын печәнгә урдылар, 600 гектардан артыгы сенажга салынды. Хуҗалыкта һәр баш терлеккә уртача 8 центнер чамасы азык берәмлеге тупланды, калган өлеше яшел азыкка чабылды. П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың Яңа Уби филиалында, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Түбән Каракитә, Яңа Чокалы һәм Матак филиалларында да азык әзерләү эше тиешле дәрәҗәдә оештырылган.
    Берүк вакытта чәчүлекләрне корткыч бөҗәкләрдән һәм чүп үләннәреннән саклау чаралары да күрелә. Район буенча 44600 гектар мәйдандагы басулар гербицид белән эшкәртелде һәм 7500 гектарына агу химикатлар сибелде. 4000 гектардан артык басулар авыруларга каршы эшкәртелде. 41000 мең гектардан артык чәчүлеккә өстәмә сый бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: