Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә 24 хуҗалыкка су басу куркынычы яный

    Быел язгы ташу вакытында елгалардагы суның күләме соңгы еллардагы уртача күрсәткечтән 20-60 см.га югарырак булыр дип фаразлана. Чөнки көз айларында яуган яңгырлардан хасил булган җирдәге дым 63-97 проценты тәшкил итә.

    Көннәрнең җылы торуы да, язгы ташуның кисәк төшүенә этәргеч булуы мөмкин, диләр белгечләр. Безнең районда әлләни зур булмаса да, ике елга бар. Аның берсе - Буштөрле Татар Шатрашаны авылы территориясендә 2 км озынлыкны һәм 3-16 метр киңлекне били. Ә Мунчәли авылы аша агып үтүче Зур Якла елгасы бу территориядә 2 км озынлыкка, 1-4 м киңлеккә сузыла. Язгы су ташу вакытында Мунчәли авылында сигез кеше яшәгән дүрт хуҗалыкка, ә Татар Шатрашаны авылында 56 кеше яшәгән 20 хуҗалыкка елның-елында су басу куркынычы яный.

    Әмма, язгы ташу чорына әзерлекнең алдан ук күрелүе, эш планнарырың расланып куелуы нәтиҗәсендә, елгаларда су кеше гомеренә һәм милкенә куркыныч тудырырлык, гадәттән тыш хәлләр китереп чыгарырлык итеп күтәрелгәне юк. Быел да районның гадәттән тыш хәлләр хезмәте начальнигы Василий Битяков, беренче чиратта, су басу куркынычы янаган хуҗалыкларда яшәүчеләрне вакытлыча урнаштырып тору өчен Түбән Чәке һәм Мунчәли мәктәпләре биналарында урыннар булдырылганлыгы турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, "Татавтодор" җәмгыятенең райондагы филиалы һәм "Мелиорация" җәмгыятендә инженер-техник чаралар, ягъни елга юлларын чистарту, гидротехник корылмаларның ташу суларын үткәрүчәнлеген тикшерү, бозларның тыгылу юлларын булдырмау, шулай ук, кирәк кадәр ком тулы капчыклар әзерләү буенча чаралар күрә башлаганнар.

    Бозның юкаруы турында да кисәтә гадәттән тыш хәлләр службасы начальнигы. Соңгы көннәрдә генә Минзәлә районында биш кеше утырган УАЗ машинасы су астына китеп, өч кеше һәлак булган. Алар арасында, кызганычка каршы, 12 яшьлек бер бала да була. Киләсе атнадан язгы каникуллар башланачак. Балачак бит әле, үзеннән-үзе, су буена тартып төшерә. Андагы манзараны күрәсе, боз-да шуып каласы килә. Бу чорда, ата-аналар балаларын күз уңыннан ычкындырмасыннар иде.

    Сүз дә юк, югарыда әйтелгән елгалар янәшәсендә яшәүчеләр язгы ташудан күбрәк җәфа чигә. Ә бит район территориясендә кечкенә елгалар да бар. Әйтик, үткән ел Түбән Каракитә авылындагы Кооперативная урамында яшәүчеләрнең абзарларына су керде, алар урам аркылы чыга алмый җәфаланды. Андыйларны да игътибардан читтә калдырмаска, беренчел ярдәм чараларын күрсәтергә иде.

    Ә язгы ташуга әзерлек буенча быел да район башкарма комитетында эшләр планы расланган. Бүгенге көндә Чүпрәле районы буенча, төрле оешмалар: гадәттән тыш хәлләр хезмәте, эчке эшләр бүлеге, башкарма комитет, хастаханә, электр челтәрләре көче белән 32 кеше һәм 12 берәмлек техника әзерләнгән.

    Василий Битяков әйтүенчә, үлгән мал-туарны күмү урыннарына су басу куркынычы янамый. Әмма, 14 гидротехник корылманың бишесе авария хәлендә булуы уяулыкны арттыруны таләп итә. Һәм шушы көннәрдә Чүпрәле гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең бу чарага әзерлеген тикшерү максатыннан күчмә комиссия утырышы һәм өйрәнүләр Татар Шатрашаны, Мунчәли авылларында узачак.

    Авыллардагы хәлне үз күзебез белән күреп кайтыйк дип Татар Шатрашанына барып килдек. Су өстеннән салынган басмадан атлаучы балаларны фотога төшердек.

    Миңнур Алимбекова белән сөйләштек. Ул:

    -Йортларга, бакчаларга әкренләп су тула башлады. Җир әле җылынмаган, шуңа да су өстән ага. Быел су төшү иртәрәк булды. Елдагыча әзерлекне алдан ук күреп куйдык, аллага шөкер ашарга-эчәргә бар, артык яңгырлар явып, су ташу көчәймәсен генә дип телибез,-ди.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: