Чүпрәледә 2016-Мәгариф һәм һөнәри үсеш елына нәтиҗә ясалды
Район мәдәният йортында үткән тантаналы чара 2016-Мәгариф һәм һөнәри үсеш елына нәтиҗәләр чыгаруга багышланды. Чара үз һөнәрен яратучы һәм олы бәяләүче педагогик хезмәт осталарын җыйды.
2016 ел мәгариф дөньясының белем бирү өлкәсендә генә түгел, ә социаль-мөһим булган объектлар төзелешенә дә бай булды. Үткән елның истәлекле вакыйларыннан берсе ул-Түбән Чәке урманы аланлыгында "Акчарлак" балалар ял итү лагерының төзелеше һәм ачылышы. Моннан тыш район күләмендә өч белем бирү учреждениесендә капиталь төзекләндерүләр узды. Район башлыгы Александр Шадриков белдерүенчә, соңгы ике елда гына да район күләмендә мәгариф өлкәсенә 400 млн сум акча тотылган.
Ел дәвамында мөгаллимнәрнең һөнәри осталыкларын, уку-укыту, балаларның сәләтләрен ачу юнәлешендә алдынгыларны бәяләү буенча күп төрле чаралар узды, иң әйбәтләр билгеләнде.
-Укытучы хезмәте күп тырышлык, бу һөнәргә чын-чынлап бирелгәнлекне, эзләнүчәнлекне таләп итә, бүгенге тормыш шартларында аеруча күп эшләү таләп ителә. Шулардан башка киләчәкне төзеп булмый. Укытучыларда дәрт, ялкын булмаса, балаларны киләчәк уңышларга илтүче очкын, чаткы кабызу мөмкин түгел. Ә моның өчен бөтен барлыгыңны, күңелеңне биреп эшләргә кирәк,-диде Александр Шадриков.
Ел нәтиҗәләрен барлап, район башлыгы мәгариф системасының шуның белән эшчәнлеге туктала дигән сүз түгел, мәгариф тармагы һәрвакыт игътибар үзәгендә булган һәм булачак, диде. Киләчәктә математика, физика, химия, биология кебек төп фәннәрдән дә республика күләмендәге олимпиадаларда, башка чараларда уңышлар булачагына өметләрен баглады. Мөгаллимнәргә исәнлек, гаилә иминлеге, һөнәри үсешләр теләде.
Мәгариф хезмәткәрләренә карата олы хөрмәт сүзләрен бу көнне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Елена Милимова, ветераннарның район советы рәисе Роберт Закиров, мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев, райондагы Әтиләр советы рәисе Илмир Измайлов та җиткерделәр. Ел нәтиҗәләрен барлап, номинацияләр буенча иң-иңнәргә Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.
«Иң әйбәт укыту процессы оештырылган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе»: Алешкин-Саплык балалар бакчасы ( Елена Маркова), Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәп-балалар бакчасы (Галина Кудрявцева), 2 номерлы Иске Чүпрәле "Әкият" балалар бакчасы (Зөлфия Миннибаева).
«Туган тел»: Марина Ермолаева (Матак урта мәктәбе), Флера Яруллина (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Гөлшат Хаярова (Зур Чынлы урта мәктәбе).
«Иң әйбәт эш оештырылган мәктәп яны участогы»: Людмила Угинова (Хорновар-Шигали), Шамиль Абдрахманов (Яңа Кәкерле төп мәктәбе), Анатолий Ефимов (Чуваш Чүпрәлесе).
«Иң әйбәт кабинет»: Ирина Никитина (Городище), Илсөяр Ибраһимова (Кече Чынлы), Гүзәлия Камалова (Иске Шәйморза).
«Минем яраткан укытучым»: Валерий Юманов (Зур Аксу), Гөлназ Мәхмүтова (Шланга), Надежда Григорьева (Алешкин-Саплык).
«Һөнәри үсеш буенча иң әйбәт эшчәнлек алып баручы белем бирү учреждениесе": район тармаклы технологияләр техникумы (Рамиль Әхметов), Иске Чүпрәле күппрофильле лицей (Илсур Халитов), Уби урта мәктәбе (Венера Мошкова).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев