Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә "2016 ел иганәчеләре"н бүләкләделәр

Олы мәгънәгә ия булган дәрәҗәле "Ел иганәчесе" исеме ярдәмгә мохтаҗ булганнарга, гомумән социаль мөһим учреждениеләр төзелешенә, балаларга, өлкәннәргә булышлык күрсәткән олы йөрәкле кешеләргә бирелә. Аның агымдагысы традицион төстә район мәдәният йортында танатаналы чара белән билгеләп үтелде.

Район башлыгы Александр Шадриков олы гамәлләр кылучыларның эше һич кенә, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бәяләнә торган түгел, алар өчен иң олы бәя ул-халык рәхмәте, диде.

-Бүген биредә иҗтимагый тормышның мөһим өлешен алып торган-хәйриячелек буенча актив эш алып баручылар җыелган. Иганәче, хәйрияче сүзеннән үк аңлашылганча, игелек кылуны аңлата. Арабызда яшәүче, хезмәт итүче киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр бәрабәренә, районыбызда күп үзгәрешләр барлыкка килде, социаль-икътисадый юнәлештә яңарышлар тормышка ашты. Хөрмәтле меценантларыбыз авыл хуҗалыгы, мәгариф өлкәсендә, сәламәт тормыш алып бару буенча да үзләреннән зур өлеш кертәләр, олы рәхмәтебез сезгә, -диде Александр Шадриков.

Бу көнне 2016 елдагы райондагы хәйрия эшчәнлеге буенча 9 номинациядә җиңүчеләр бүләкләнде. Иганәчеләргә Рәхмәт хатларын һәм бүләкләрне район башлыгы Александр Шадриков, "Хәйрия" фонды рәисе Дамир Алимов, район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов тапшырдылар. Агымдагы елда бүләкләүчеләр арасында инде берничә тапкыр олы иганәче исеменә лаек булучылар да бар иде.
«Игелекнең чиге юк» номинациясендә: Иван Егоров- «Ак Барс Холдинг компания"сенең генераль директоры, Николай Угаслов- «Тус» җәмгытенең генераль директоры, Расих Низамов- «Криушин суднолар төзү-ремонтлау завод»ының директорлар Советы рәисе , Альберт Шиһабетдинов- «ТАИФ» җәмгыятенең генераль директоры, Наиль Алимов-"Запад" инвестицион-төзелеш компаниясенең директорлар Советы рәисе, Ринат Аббазов- «Татарстан агрофирмасы» җәмгыятенең генераль директоры.

«Игелекле эшләре белән кеше бөек» : Барис Гафуров- «Цильна» җәмгыте директоры, Васил Сәлахов- «Чүпрәле элеваторы» җәмгыяте директоры, Фәрит Мөдәрисов- «Ак Барс-Чүпрәле» җәмгыятенең генераль директоры, Равиль Бикчуров- «Бикчуров Р.А» КФХ җитәкчесе, Иван Павлов- «П.В.Дементьев исемендәге Ак Барс» җәмгыятенең генераль директоры, Ильмир Мәхмүтов-«Элита» җәмгыяте директоры.

«Игелекле йөрәк» : Альберт Низамов- «Чүпрәле агрохимсервис» җәмгыяте генераль директоры, Алмаз Вәлиуллов-Чүпрәле электр челтәре узелы җитәкчесе, Ирфан Рахматуллин-"Чүпрәле челтәрләре" начальнигы, Евгений Иванцов- «Прогресс» предприятиесе директоры, Рамиль Әхмәтов-район тармаклы технологияләр техникумы директоры.

"Охшарга лаек булырлык үрнәк" : Шамиль Аглиуллов- «Булат» җәмгыяте директоры, Ринат Бикмөхәмәдов, Азат Исхаков, Эльмас Насыйбуллин, Александр Марков, Ринат Сәнатуллов-шәхси эшмәкәрләр.

"Игелекле эшләр гаранты": Альфред Низамов- «Фламинго» җәмгыяте директоры, Рамиль Хисамов-Чүпрәле коммуналь челтәрләре" директоры, Ранис Юсупов- «Тепловик» оешмасы директоры, Рәмис Файзуллин-«Татавтодор» филиалы директоры, Альберт Хәйретдинов-шәхси эшмәкәр.

«Мәрхәмәтлелек»: Ибраһим Сабитов-Иске Ишле мәчете имамы, Олег Волков-Түбән Чәке чиркәве атакае, Рөстәм Бакиров-Казан шәһәре Думасы депутаты, Ильмас Шиһабетдинов-район үзәк хастаханәсе баш табибы, район халкын социаль яклау бүлеге (Антонина Хәлилова), Рөстәм Мөхәмәтҗанов -район буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы, Надыйр Мөшәрәпов-шәхси эшмәкәр.

"Социаль партнер»: Александр Саиткин- «Технотрейд» җәмгыятенең генераль директоры, Илһам Шиһапов-«Трансагромол» җәмгытенең генераль директоры, Рәмис Арифуллов- «Ак Барс-Чүпрәле» (Городище) җәмгыятенең ферма мөдире, Петр Осипов, Анатолий Белов, Рамиль Әбдракипов -шәхси эшмәкәрләр.

"Иганәчелектәге инициатива": Ирфан Халитов-пенсионер (Тәтеш), Гөлчәчәк Сәлимҗанова, Рәшидә Аббазова, Айдар Фәхретдинов, Венера Чукмарева, Василий Никифиров-шәхси эшмәкәрләр.

"Спорт үсешендәге иганәчелек": Сингх Раджеш Кумар-табиб- травматолог, Рөстәм Фатхуллин-Иске Кәкерле мәдәният йорты директоры, Радик Низамов-балалар иҗат йорты тренеры, Валерий Колпаков-"Ульяновск Газпром" җәмгыятенең алдынгы инженеры.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2016 ел иганәчеләре