Чүпрәле үзәк хастаханәсе республиканың 45 районы арасында 19нчы урында
Чүпрәле районы халкына бер үзәк, бер участок хастаханәсе, 38 фельдшерлык-акушерлык пункты медицина ярдәме күрсәтә. Районның дәвалау-профилактика учреждениесендә 40 табиб, 200дән артык санда урта медицина хезмәткәре эшли. Халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең радиусы-52 километр. Районның 10 мең кешесенә 17,5 табиб туры килә. Биш ел эчендә район үзәк хастаханәсенә 24 яшь табиб эшкә...
Район медицинасының бүгенгесе
2017 ел эш нәтиҗәләре буенча Чүпрәле үзәк хастаханәсе республиканың 45 районы арасында 19нчы урынны яулаган. Ә халык саны 30 меңгә тулмаган 17 район арасында безнең сәламәтлек саклау тармагы бишенче баскычта тора.
Бүгенге көндә районда 22813 кеше яши, шуларның 11040ен - ир-егетләр (48,4%), 11773ен хатын-кызлар (51,6%) тәшкил итә. 2017 елда районда 342 кеше вафат булган, 163 бала туган. Туучылар саны уртача республика күрсәткеченнән түбән. 2017 елда бала туу саны, үткән елга караганда, 44кә азрак.
Үткән елда Кече Уби авылында модульле ФАП сафка басты. Татар Төкесе авылында төзелгән фельдшер-акушерлык пункты да якын арада файдалануга тапшырылачак. Татар Шатрашаны авылында ФАП яңа төзелгән күпфункцияле үзәктә урын алды. Район үзәк хастаханәсенең кер юу бүлеге кыскартылып, хәзер ятак урыны кирәк-яраклары (юрган тышы, простыня һ.б) үзәкләштерелгән рәвештә, Казаннан кайтарыла.
2017 елда район сәламәтлек саклау учреждениеләренә 4,5 млн. сумлык җиһазлар, шул исәптән, эш материаллары кайтарылган.
Үткән елда район сәламәтлек саклау өлкәсенә 126 миллион 379 мең сум күләмендә бюджет расланган булган. Шул исәптән, хезмәт хакын түләүгә 77 миллион 405 мең сум, медикаментларга 6 миллион 250,5 мең сум, туклануга 1 миллион 538,5 мең сум акча каралган. Бюджетның үтәлеше 99,4 процентны тәшкил иткән.
Үткән ел план буенча халыкның билгеле бер төркемен диспансерлаштыру буенча 3923 кеше тикшерелергә тиеш булса, аның 3557се диспансерлаштыру үткән һәм хастаханә счетына 4 миллион 390 мең сумга якын акча кергән.
Район сәламәтлек саклау учреждениесенең бер хезмәткәренең уртача айлык хезмәт хакы 22761,9 сумны тәшкил иткән. Шул исәптән, ел дәвамында табибларга - 39820, урта персоналга-19838, кече персоналга 12439 сум күләмендә уртача айлык хезмәт хакы түләнгән.
Район үзәк хастаханәсенең хирургия (хирургия юнәлешендә 17 койка- урын), терапия (терапия-31, неврология-3, гинекология 4 койка-урын), балалар (12 койка-урын), акушер стационары (акушер-2, йөклелек патологиясе-2 койка-урын, көндезге стационар (гинекология-2, неврология-8, терапия-2, хирургия-1, педиатр-1 койка-урын) бүлекләрендә авырулар дәвалана. Шәйморза участок хастаханәсендә 14 койка-урын, шул исәптән көндезге стационарда 4 койка-урын бар.
Дәвалау өлкәсе, дарулар белән тәэмин ителеш
Район буенча федераль ташламага ия булган авырулар (инвалидлар) саны-2888. Шуларның 1018е генә социаль хезмәттән баш тартмаган. Алар өчен 72 номерлы район үзәк аптекасыннан 9 миллион 24 мең сумлык медикаментлар федераль линия буенча кайткан. Аптекадан 28135 рецепт буенча дару бирелгән. Бер пациентка туры килгән уртача дарулар суммасы 8 мең 864(!) сумны тәшкил итә.
Шул ук вакытта районда региональ ташламага ия булган 998 авыру кеше дә исәпләнә. Андыйларга 72 номерлы аптека аша якынча 2 миллион сумлык медикаментлар кайтарылган. Бу бер региональ ташламага ия булган авыруга уртача 2004 сумлык дару туры килә дигән сүз. Ә кайвакытта ташламага ия булучылар ташламаларны акчага әйләндерү ягын карый. Әлеге саннар исә андый карарның дөрес булмавы, дарулардан баш тартмаганда авыру кешенең бары тик отачагы турында гына сөйли.
Район халкының уртача яшь озынлыгын арттыру мөһим
Район буенча үлем-китемне анализлаганда, үлемнең күп очраклары йөрәк-кан тамырлары, кан әйләнеше авыруларына туры килә. 2017 елда 218 кеше шундый диагноздан үлгән. Икенче урында яман шеш авыруы тора. Әлеге чирдән үткән ел районда 47 кешенең үлеме теркәлгән. Өченче баскычта - тышкы факторлар тәэсирендәге үлем очраклары. Моңа үз-үзенә кул салып дөнья белән хушлашучылар, төрле фаҗигаләрдә үлүчеләр керә. 2017 елда, мәсәлән, юл-транспорт фаҗигасендә 4 райондашыбызны югалтканбыз. Бакыйлыкка күченгән 342 кеше арасында 64әүнең хезмәт итү яшендә булуы сагаерга мәҗбүр итә. Табиблар мондый халыкның бу категориясе үлеменең төрле агулы эчемлекләр кулланудан, я булмаса исерек килеш фаҗигаләргә юлыгудан булуы турында да белдерә. Ә яман шеш, кан әйләнеше авыруларыннан үлүчеләр санының күп булуын, хастаханәләргә соң мөрәҗәгать итү белән аңлаталар.
2017 елда туберкулёз белән авырауның 12 очрагы да теркәлгән. Югыйсә, район үзәк хастаханәсенә кил дә, вакытында флюорографик тикшеренүе генә уз бит инде. Ә юк, кеше һаман үз сәламәтлегенең бәһасен аңлап бетерми. Вакытында мөрәҗәгать иткәндә, тиешле тикшерүләр, диспансеризация үткәндә дәваланганда мондый авыруларның гомере күпкә озынаю -расланган факт.
Табиблар белемнәрен камилләштереп тора
Кадрлар белән эшләү район үзәк хастаханәсендә план нигезендә башкарыла. Табибларның, гомумән, медицина персоналының квалификацияләрен күтәрү өстендә эш алып барыла. Укыту бюджет акчалары хисабына башкарыла. Табиблар һәм урта медицина персоналы Казан дәүләт медицина академиясе һәм Казан дәүләт медицина университеты, Республика клиник хастаханәсе (РКБ)да квалификацияләрен күтәрәләр. Район үзәк хастаханәсе табиблары республика, регионара конференцияләрдә һәм семинарларда катнашып, тәҗрибә уртаклашалар. Алар, шулай ук, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгында, урта медицина персоналы район үзәк хастаханәсе, Буа медицина училищесы һәм Казан база медицина колледжында аттестация үтә. Яшь белгечләрне район халкының сәламәтлеген саклау өлкәсенә җәлеп итү буенча актив эш алып барыла.
Киләчәккә планнар
Агымдагы елда Яңа Чәке, Иске Дуван авылында модульле фельдшер-акшерлык пункты төзү планлаштырыла. Район халкының сәламәтлеген кайгыртудан чыгып быел да 3000нән артык чүпрәлелене диспансерлаштыру, ягъни сәламәтлегенә тикшерү үткәрү, карала. Флюорография быел 18000гә якын чүпрәлелене "колачлаячак".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев