Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле урамнарын дренаж казып киптерәләр

    Яңа Чүпрәле авылының төзекләнә баруына сокланам да, аның бер- ике дистә ел элек кенә нинди халәттә булуын күз алдыма китерергә тырышам. Авыр техника ергалаган сазлы урамнар, кыйшайган капкалар һәм йортлар, шунда җәфа чиккән өлкәннәр һәм балалар...

    Әйе, боларның барысы да бүгенгедәй күз алдында. Россия авылларының бөлгенлеккә төшеп юкка чыга баруына бәлки хөкүмәт җитәкчеләренең илне индустрияләштерүгә юнәлдергән сәясәтләре дә сәбәп булгандыр, чөнки ул чорларда авыл кешеләре күпләп шәһәргә күченү ягын карады. Сер түгел, 70 нче елларда да әле авылга һәм авыл халкы ихтыяҗларына игътибар бик аз бирелде, ул да нәтиҗәсез калмагандыр. Гомумән, авылны тергезү эшләре бик соңгарып кына булса да гамәлгә ашырыла башлады. Ил, республика башлыкларының социаль әһәмияткә ия булган бик мөһим карарлар кабул итеп авылны яшәтү өчен тырышулары, ташламалы шартларда кредитлар бирелүе, белгечләрне авылга тарту максатыннан эшләнгән махсус программалар күпмедер дәрәҗәдә үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирә.

    Моннан берничә дистә ел элек бернинди инфраструктурасы булмаган Яңа Чүпрәле авылын бүген заманча төзелгән торак пунктлар исемлегенә кертеп була. Акрын гына булса да урамнар төзекләндерелә, караңгы төшүгә лампочкалар кабына, торбалардан килгән чишмә суын эчеп туя торган түгел. Ул инде күпләрнең йортларына да кергән. Газ файдаланмаган гаилә юк та диярлек. Әлегәчә халыкны бимазалаган бер зур проблема бар иде, ул да булса авылның Гагарин исемендәге иң озын урамында яшәүчеләрнең кайберләре эске сулыклар хасил иткән сазлыклардан нык җәфа чикте. Дөрес, моннан күп еллар элек урамның бер очын дренаж казып киптерделәр.

    Ә аскы өлешендә моннан берни дә үзгәрмәде. Ниһаять, шушы көннәрдә әлеге сазлык суларын елгага агызу буенча зур эшләр башланды. Беренче дренаж төзүне иман йорты яныннан башладылар. Җаваплылыгы чикләнгән "Тепловик" җәмгыяте хезмәткәрләре башкара аны. Баш инженер Рөстәм Хәнҗаровның әйтүенә караганда, биш урыннан, барлыгы 1450 метр озынлыкта дренаж казу һәм 38 канализация коесы урнаштыру планлаштырылган. Суларны елгага агызу җиңел генә башкарылмый, аның өчен карт агачларны кисеп тамырларын чыгарырга һәм өч метр тирәнлектә траншея казып технология кушканча махсус торбалар салырга туры киләчәк.

    -Егетләр булсынга эшлиләр. Экскаваторчы Зөфәр Исхаков, эшчеләрдән Рәмис Латыйпов, Айрат Низамов, Ильяс Гафуров һәм Ильнар Хөсәенов вакытның һәр минутыннан оста файдаланырга тырышалар. Эшнең кайбер үзенчәлеге дә бар, урам буйлап салынган асфальт юлның астыннан горизонталь борау белән тишәбез, аннан соң елгага табан траншея казуны дәвам итәбез,- дип сүзгә кушыла җәмгыять җитәкчесе Ранис Юсупов. Эшчеләр хезмәт хакыннан канәгать, вакытында акчасын алабыз,- ди алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: