Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыра

    Бу атнада чыгарылыш сыйныфларының Бердәм дәүләт имтиханнары башланды. Сынауларга старт биргән география һәм рус әдәбиятын фәннәрен укучылар дүшәмбе көнне тапшырды. Чүпрәледән әлеге фәннәрне 17 укучы сайлаган.

    Күпләрнең тынычлыгын алган Бердәм дәүләт имтиханнары ел саен ниндидер яңарышлар, үзгәрешләр кичерә. Бу бердән эчтәлегенә кагылса, шул ук вакытта аны тапшыру кагыйдәләре дә катлаулана. Соңгысына килгәндә җитәкчеләр, болар барысы да бертигез шартлар тудыру өчен эшләнелә, дип ышандыра.

    Ә быелгы яңалыкларның берсе булып, видеокүзәтү җайланмалары урнаштыру булса, икенчесе-укучыларны имтиханга металл эзләгеч җайланмалар аша тикшереп кертү тора. Әйтергә кирәк, металл эзләгеч җайланмалар хәтта, кечкенә генә металл кисәгенә дә тәэсир итә, бу гади генә чәч кыстыргыч та булырга мөмкин. Алар республиканың 101 имтихан тапшыру пунктында урнаштырылган. Һәр пункта видеокамералар да эшли. Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру пунктларының 35сендә, әлеге исемлектә Чүпрәле районы да бар, сынаулар online режимда уза, ягъни бу теләгән кеше имтихан барышын күзәтә ала дигән сүз.

    Район мәгариф бүлеге методисты Фәния Низамова:

    -Район мәктәпләрендә 11 сыйныфны быел 216 укучы тәмамлый. 29 майда шуның 214е мәҗбүри булган рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра. Икесе сәламәтлекләре буенча дәүләт чыгарылыш сынаулары уза. Укучылар барысы да имтиханннар тапшыру вакытындагы кагыйдәләр белән таныш. Барысы да әйбәт, уңышлы узар диясе килә.

    Ләйсән Фәхртдинова, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы:

    -Мәҗбүри фәннәрдән тыш, мин рус әдәбиятын, биология, тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен сайладым. Инде рус әдәбиятыннан имтиханны тапшырырга да өлгердем, рус теленнән мәҗбүри фән-икенче сынавым. Әлбәттә, бик дулкынландыра. Быелгы яңалыклардан булган- металл эзләгеч җайланмалар да азрак каушата, шулай да әлләни куркынычы юк. Барысы да әйбәт булыр, дим. Бары фикерләрне генә туплап, алган белемнәрне җайлысы.

    Имтиханнарның алдагысы 2 июньдә - чит телләр, физикадан; 5 июньдә - бөтен укучылар өчен тапшыру мәҗбүри булган математикадан; 9 июньдә - информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр (ИКТ), биология, тарихтан; 11 июньдә -җәмгыять белеме, химиядән булачак. Шуны дә әйтергә кирәк, Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре моннан соң дүрт ел дәвамында гамәлдә булачак.

    Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнары турында сораулар буенча "Кайнар линия" ачылды: 8(843)294-95-62. Ул август аена кадәр эшләячәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: