Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле укучылары җәйге каникулларда кая бара?

    Балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру - райондагы социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлеше. Быелгы җәй ничек узачак, ниләр белән истә калачак соң?

    Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, быелгы уку елын 3000 бала тәмамлаячак. Шуның 216сы-11 сыйныфлар, 319ы-тугызынчылар. Җәйге чор дәвамында барлыгы 1275 бала һәм яшүсмер, ягъни укучыларның 52 проценты ялларын файдалы итеп үткәрер, дип фаразлана.

    2014 елның җәйге чорында балалар гадәттәгечә, "Акчарлак" («Чайка») лагеренда ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта алачак. Биредә җәйге ял ике сменада оештырыла һәм анда барлыгы 120 бала ял итәчәк.

    Моннан тыш, белем бирү учреждениеләрендә, июнь аеның беренче көннәреннән, көндез эшләүче мәктәп лагерьлары балаларны кабул итәчәк. Ул барлыгы 20 мәктәптә оештырылачак, биредә 700 бала йөриячәк. 200 баланы колачлаган көндез эшләүче хезмәт һәм ял лагерьлары исә 17 мәктәптә эшләячәк. Теләгәннәргә палаталы лагерьда ял итү мөмкинлеге бирелә.

    -Узган еллардан аермалы буларак, быел палаталы лагерьлар берничә: Алешкин-Саплык, Иске Шәйморза һәм Шланга мәктәпләрендә оештырылачак. Әлеге лагерьлар экологик тәрбия бирү юнәлешендә эшләячәк. Палаталы лагерьлар 10 июньнән башлана һәм анда табигатьне сөюче 30 бала ял итәр,-ди район мәгариф бүлеге методисты Резидә Мөдәррисова.

    Хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнеп үсә торган балалар, киресенчә, җәйге чорны-акча эшләп алу айлары буларак көтә. Район халкын эш белән тәэмин итү, мәшгульлек үзәгендә җәйге каникул чорында 120 яшүсмерне эшкә урнаштырырга ниятлиләр. 100 баланы исә район халкын социаль яклау идарәсе аша төрле шифаханәләрдә сәламәтлекләрен ныгыту һәм ял иттерү каралган.

    Кыскасы, балаларны һәм яшьләрне алда озын каникуллар көтә һәм аны, еллар үткәч тә сагынып искә алырлык булсын өчен, файдалы һәм мәгънәле итеп үткәрергә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: