Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле ветераннарына - Президент бүләге

Чүпрәле районы ветераннары Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Татарстан Президентының махсус бүләкләрен ала башлады. Алар сугыш ветераннарына, концлагерьда булучыларга, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына тапшырыла.

Шундый бүләкләрне Иске Чүпрәле авыл җирлегендә яшәүче, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, Назирә апа Сәлимҗанова, Сания апа Алимова һәм сугыш ветераны Расыйх абый Яфизов район башлыгы Александр Шадриков кулыннан алды.

Кешелек тарихында иң дәһшәтле сугышта - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә бу олы бәйрәмне лаеклы рәвештә каршы алу һәм, беренче чиратта, арабызда инде бик аз калып баручы ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен кайгырту - һәркемнең изге бурычы.

Район башлыгы Александр Шадриков ветераннарның өйләрендә булып, якынлашып килгән бәйрәм белән котлады.

-9 Май көненнән дә олырак бәйрәм юк бездә - илебезнең, халкыбызның зур югалтулар бәрабәренә яуланган Бөек Җиңү көне, бәйрәм ул. Республикабыздан 700 меңнән артык кеше фронтка китсә, Чүпрәле райоыннан алар 14 меңгә якын булды. Шуның бары тик яртысы гына янә туган якларына әйләнеп кайта алды. Без сезнең үлемсез батырлыгыгызны онытмыйбыз, шуның өчен чиксез рәхмәтлебез. Без бу хатирәләрне сакларга тиешбез, - диде Александр Шадриков. Аларга һәркайсына исәнлек, аяз көннәр, иминлек теләп, Президент бүләкләрен тапшырды.

Сугышның ачысын, ачлыгын, ялангачлыгын үз күзләре белән күргән олы яшьтәге өлкәннәребезнең әйтер сүзләре, сөйләр хатирәләре сүзләре күп. Һәркайсы мизгел эчендә гомеренең шушы чорын барлады. Расыйх абый Яфизов сугышка китеп, 1951 елларда гына кайта. Сания апа Алимова һәм Назирә апа Сәлимҗанова да үз язмышларында аның ачысын татыйлар, икечесе дә сугыш ветераннарының тол хатыннары.

Бүген район җирлегендә исән калган ветераннарбызның саны бик аз. Алар нибары 21-әү генә. Күпчелеге өйдән дә чыгып йөри алмый, тугызынчы дистәне ваклаган. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә без дә хөрмәтле өлкәннәребезгә, яшәгез әле сез ветераннар, исән-имин булгыз, дип теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент бүләге ветераннар