Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле терлекчеләрнең 11 айлык эш күрсәткечләренә анализ ясалды

    Видеоконференциядән Терлекчеләрнең 11 айлык эш күрсәткечләрен анализлау буенча киңәшмә алдыннан, Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә бара торган видеоконференция трансляцияләнде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикадагы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнгән җәмгыятьләрнең эшчәнлегенә бәяләмә бирде. Бәяләмә хуҗалыкларның 5 төрле эшчәнлек юнәлешеннән чыгып әзерләнгән:...

    Видеоконференциядән

    Терлекчеләрнең 11 айлык эш күрсәткечләрен анализлау буенча киңәшмә алдыннан, Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә бара торган видеоконференция трансляцияләнде.

    Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикадагы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнгән җәмгыятьләрнең эшчәнлегенә бәяләмә бирде. Бәяләмә хуҗалыкларның 5 төрле эшчәнлек юнәлешеннән чыгып әзерләнгән: 1 гектар сөрүлек җирләренә туры килгән табыш; сатуларның рентабельлелеге; кредитлар буенча бурычлар; уртача хезмәт хакы һәм 100 гектар сөрүлек җирләренә җитештерелгән сөт күләме. Республикадагы 500дән артык төрле милекчелеккә караган авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында алдынгы бишлектә Чүпрәле районының "Цильна" җәмгыятен күрү, куанычлы, әлбәттә. 20 артта калучылар исемлегендә дә районның бер җәмгыяте бар. Ул-"Әбдриев" хуҗалыгы.

    Мәктәбе булган авыл яшәрме, әллә фермасы булганмы?

    -Үткән елларда Демин авылындагы терлекчелек фермасын бетереп, булган мал-туарын Шәйморза авылындагы үзәк бригадага кайтардык,-ди Шамил Җәббаров. -Ферманы күчергәч, авылның эшкә сәләтле гаиләләре бөтенесе диярлек Шәйморзадагы буш йортларны сатып алды, күченде. Авыл күзгә күренеп "картая", бетүгә таба бара.

    Терлекчеләрнең 11 айлык эшләренә нәтиҗә ясаган киңәшмә дә саннарга түгел, күбрәк киләчәкне күзаллаган, авылны ничек яшәтергә кебек сорауларны үз эченә алды. Чыгыш ясаган белгечләр: дәүләт ветеринария берләшмәсенең район бүлеге начальнигы Марс Вәлиев, терлекләрне ясалма орлыкландыру станциясе җитәкчесе Закирҗан Буркеев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигының терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов бүген терлекчелекнең-авылның нигез ташы икәнлеген аңлатырга тырышты.

    2015 елдан авыл хуҗалыгы продукциясе Бөтендөнья стандартлары буенча сатуга чыгарылачак. Авыру сыердан җитештерелгән, сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмаган сөт җәмгыятьнең үзенә генә кирәк булачагы ихтимал. Мондый аяныч хәл булмасын өчен сөт көтүлеген авыру сыерлардан бүген чистарту, сәламәт, яшь таналарны бүген үстерү зарур.

    Саннарга килгәндә исә, 24нче форма үз эченә терлекчелекнең күп юнәлешләрен: үрчем алу, ит-сөт җитештерү һ.б. ала. Республикада үткән чорга караганда сөт күләмен киметмәгән, бозауларны да шул ук санда, яисә артыграк алган ферма мөдирләренә, белгечләргә акчалата премияләр бирелә. Район җитәкчелеге дә үз ягыннан андый алдынгыларның хезмәтен стимуллаштыруны гамәлгә керткән. Бу юлысы район башлыгы Александр Шадриков тарафыннан "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Мунчәли филиалы ветеринария табибы Рамиль Сәнатуллов, шул ук агрофирманың Яңа Чокалы филиалында терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы Илгиз Хузеев, ферма мөдире Айрат Сөләйманов ("Цильна"), баш зоотехник Расих Юсупов ("Шәйморза") бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: