Чүпрәле терлекчеләре темпны киметмәскә тырышалар
Ферма хезмәтчәннәре үз алларына куелган бурычны тормышка ашыру буенча нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешәләр. Үткән елның җиде ае белән чагыштырганда, 11439 центнер сөт (8%) артык җитештерелде. Ел башында район башлыгы Александр Шадриков һәр сыердан уртача сөт савуны 5500 килограммга җиткерүне бурыч итеп куйган иде. Аның өчен ел дәвамында сөт малларының продуктлылыгын кимендә...
Әлбәттә, бурыч гади түгел. Аны үтәү өчен ферма белгечләре һәм терлекчеләр әледән- әле моңарчы файдаланылмаган резервларны барларга һәм аларны эшкә җигеп күркәм саннарга ирешергә тиешләр иде. Утырышта агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов нәкъ шушы хакта сүз алып барды. Төрле милеккә караган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге 4500 сыердан тулаем 148645 центнер югары сыйфатлы продукция җитештерелде (һәр сыердан уртача 3295 килограмм, ягъни +254 кг.). "Цильна" җәмгыяте терлекчеләре 750 савым сыердан 43286 центнер сөт саудылар. Былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың Дуван, Үзәк, Шигали һәм Яңа Уби филиаллары, "Низамов А." крестьян- фермер хуҗалыгы, "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасының Татар Бизнәсе, Шланга, Яңа Чокалы, Яңа Элмәле, Яңа Кәкерле һәм Зур Аксу филиаллары да товарлыклы- сөтчелек фермаларның эшчәнлеген бермә- бер яхшырттылар. Июль аенда Дуван филиалы терлекчеләре былтыргыга караганда 345 центнер артыграк продукция җитештерә алдылар. Сөт терлекләре асраучы фермерлар да уртача бер сыердан сөт савуны 7 процентка арттырдылар.
Районда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 14444 кә җитте, ягъни 2 процентка артты. П.В. Дементьев исемендәге агрофирмада былтыр 1725 баш мөгезле эре терлек асралса, бүген ул сан 1987 гә җитте. Симертүгә куелган малларның уртача тәүлеклек үсеше дә беркүпме артты. Агымдагы елның җиде аенда "Цильна" хуҗалыгы терлекчеләре эре мөгезле малларның тулаем 1906 центнерга үсүен тәэмин иттеләр, ягъни тәүлеклек уртача артым алу 818 грамм булды. "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасының Чуваш Бизнәсе филиалында да маллар симертү буенча яхшы эшлиләр. Симертүдәге терлекләрнең тәүлек саен 916 граммга үсешен тәэмин иткән әлеге филиал терлекчеләре районда алдынгы урында баралар. Бозаулар алу буенча да алга китеш бар.
Җиде айда барлыгы 3659 бозау алынган (+79 баш). Һәр 100 баш сыерга күчереп исәпләгәндә 64 бозау туры килә. "Низамов А" крестьян- фермер хуҗалыгы, "Цильна" җәмгыяте һәм "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасының Мунчәли филиалында ул күрсәткеч тагын да зур. Июль аенда гына да район буенча 402 бозау туган, аларның 111- е "Цильна" хуҗалыгына туры килә. Таналар хисабына көтүне яңарту буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Бүген районда 1025 тана бар, аның 300-е "Цильна" җәмгыятендә. Яңа туган яшь үрчемне исән- имин саклап үстерүгә дә игътибар нык артты. Зооветеринария белгечләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә былтыргыга караганда маллар азрак үлгән. Аннан соң утырышта "Цильна" җәмгыяте директоры Барис Гафуровның, "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасы җитәкчесе Фәрит Мөдәрисовның, П. В. Дементьев исемендәге агрофирма директоры Иван Павловның, "Шәйморза" хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Әбдриевның һәм "Низамов А." крестьян- фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Низамовның чыгышлары тыңланды. Агро идарәнең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов та, залда утыручы җитәкчеләр һәм терлекчелек буенча зооветеринария белгечләре алдына җитди бурычлар куйды. Малларны кышлату чорына да озак калмый.
Димәк, тиздән терлекләр янә фермаларга кайтачак. 1 сентябрьгә кадәр ферма биналарын төзекләндерү тулысынча тәмамланырга тиеш. Салкын кыш айларында биналар тиешенчә җылытылмаса, көткән продукцияңне алу мөмкин дә түгел. Җаваплылыгы чикләнгән "Токым" җәмгыяте директоры Закирҗан Буркеев һәм ветеринария берләшмәсе табибы Марсель Исхаков та үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Киңәшмә эшенә йомгак ясаганда район башлыгы Александр Шадриков авыл хуҗалыгы тармакларындагы барлык эшләргә анализ ясады, кичектергесез мөһим бурычлар билгеләде. Аннан соң июль аенда терлекчелек буенча югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу филиалы директоры Иван Копьевка, әйдәп баручы зоотехник Ленар Сәлимҗановка, Мунчәли филиалында көтүне яңарту буенча технолог булып эшләүче Дамир Алимовка һәм П. В. Дементьев исемендәге агрофирманың мал табибы Юрий Дергуновка акчалата премияләр тапшырды, намуслы фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев