Чүпрәле терлекчеләре тармакны үстерү юлларын эзли
Терлекчелек тармагында үтә дә җаваплы чор- малларны кышлату башланды.
Җәйләүдән кайткан терлекләрнең продуктлылыгын киметмәү өчен һәр фермада эшне нәтиҗәле оештырырга кирәк. Әмма кайбер коллективлар продукцияне арттырасы урынга, киресенчә узган елгы дәрәҗәдән түбән эшлиләр. Нәтиҗәдә тәүлек саен өч тоннага якын сөт азрак савыла.
П. В. Дементьев агрофирмасының Кече һәм Яңа Уби филиалларында үткән чираттагы семинарда сөт һәм ит җитештерүне арттыру, көтүне яңарту, таналар әзерләү һәм яшь үрчемне исән- имин саклап үстерү турында сөйләштеләр. Моның өчен,әлбәттә, урындагы кадрларның җаваплылыгын күтәрергә кирәк. Сыерның сөте телендә, дигән әйтем бар. Быелгы тупланган азыкның сыйфатын, төрлелеген һәм җитәрлек дәрҗәдә булуын исәпкә алганда, продукцияне былтыргыга караганда азрак җитештерүгә урын да калмый сыман. Район башлыгы Александр Шадриков шул ук сорауны ферма белгечләре алдына да куйды. Агро идарәнең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов әйтүенчә, кышлатуга керер алдыннан сөт терлекләренең продуктлылыгы берара кимеп алу гадәти хәл икән, ягъни белгечләр телендә аны "кое" дип атыйлар. Шул ук вакытта сыерлар асрауны һәм сөт җитештерүне фән кушканча дөрес оештырган республиканың кайбер районнарында, мәсәлән, андый "кое"ларга юл да куймыйлар икән. Моның өчен шушы чорда көтүне таналар хисабына тулыландыру чарасын күрәләр. Сер түгел, быелгы көз терлекчелек өчен чын мәгънәсендә "алтын" булды, һава торышының җылы һәм чагыштырмача коры торуы да малларның продуктлылыгы өчен уңай шартлар тудырды. Бөтен мөмкинлекләрне барлаганнан соң янә бер сорау туа, нигә быел былтыргыга караганда начар эшлибез? Бәлки сәбәп фермаларда хезмәт дисциплинасының түбән куелуындадыр? Димәк, белгечләрнең һәм урта звено кадларының үзләренә тапшырылган участокларда планлы эш оештырулары таләп ителә. Шуны да әйтик, әлеге семинарның П. В. Дементьев исемендәге агрофирмада узуы да тикмәгә түгел. Яңадан оешып 1,5 ел гына вакыт үтүгә дә карамастан агрофирма акрынлап үз юлын таба. Төп икътисадый күрсәткечләр тотрыклана, кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнде, терлекчелек тармагында уңай үзгәрешләр бар. Быелгы җәйдә ташландык ферма бинасына капиталь ремонт ясап 200 баш сыерга исәпләнгән бинаны, бөтен жиһазлары белән, файдалануга тапшыралар. Якын киләчәктә дементьевлыларның терлекчелек продукциясе җитештерү буенча алдынгылар сафына чыгуына бик ышанасы килә. Семинарда район башлыгы Александр Шадриков үз мөмкинлекләреннән ким эшләгән җитәкчеләрне һәм белгечләрне кискен тәнкыйтьләде, бигрәк тә сөт җитештерүдә килеп чыккан хәлне яхшырту буенча катгый таләп куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев