Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле терлекчеләре нәтиҗә ясый

    Кышлату чоры артта калды. Төрле кыенлыкларга да карамастан, терлекчелек тармаганда хезмәт куючылар үзләренең фидакарь тырышлыклары нәтиҗәсендә сизелерлек уңышларга да ирештеләр. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда сөт җитештерү ун процентка артты, ягъни былтыргыга караганда 8737 центнер артыграк продукция җитештерелде.

    Үткән көннәрдә фермалардагы эшләрнең торышы һәм аларда продукция җитештерүгә багышланган киңәшмәне муниципаль район башлыгы Александр Шадриков алып барды. Агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов ясаган анализдан мәгълүм булганча, хуҗалыкларның кайберләре маллар кышлатуны тиешле дәрәҗәдә оештырган. Дементьев исемендәге агрофирманың Үзәк, Яңа Уби, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Татар Бизнәсе, Шланга, Яңа Чокалы, Яңа Элмәле, Зур Аксу, Мунчәли филиаллары, "Цильна" җәмгыяте һәм сөт савуны 30 процентка арттыруга ирешкән "Низамов" крестьян - фермер хуҗалыгы терлекчеләренең хезмәтләре мактауга лаек. Хәзер маллар җәйләүгә чыкты. Гадәттә бу чорны үзкыйммәте буенча иң арзан терлекчелек продукциясе җитештерү чоры дип атыйлар. Терлекләр иртәдән соңгы кичкә кадәр яшел конвейерда йөри. Лагерьларга азык чабып та кайтарыла. Гомумән, ашатуны дөрес оештырган хуҗалыкларда күрсәткечләр дә яхшыра бара. "Цильна" җәмгыятендә бүген тәүлек саен һәр сыердан 27 килограмм сөр савалар. "Низамов" крестьян- фермер хуҗалыгында ул күрсәткеч 24 килограммнан артык. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Элмәле, Яңа Чокалы һәм Городище филиалларында да бер сыердан тәүлеклек савым 20 килограммнан узып китә. Былтыргыга караганда, ит җитештерү дә җиде процентка үсте. Дементьев исемендәге агрофирма әлеге төр продукция җитештерүне 83 процентка арттырды. Мөгезле эре терлекләрдән тәүлеклек артым алуда " Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Чуваш Бизнәсе, Яңа Ишле" филиалларында һәм "Цильна" җәмгыятендә яхшы куелган. Аларда тәүлек саен һәр терлекнең 800 граммнан артык үсүенә ирешәләр.

    Сыерлардан яшь үрчем алуда да алга китеш бар. Былтыргыга караганда, 34 баш бозау күберәк алынган. Киңәшмәдә район башлыгы Александр Шадриков сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә аеруча басым ясады. "Азык- ул сезнең продукциягез, икътисадыгыз һәм акчагыз",- диде ул залда утыручы җитәкчеләргә һәм белгечләргә мөрәҗәгать итеп. Дөрес, әле җәй башлана гына, алдагы айларда явыш- төшемнең ничек буласын фаразлау да бик кыен. Шуңа күрә терлек азыгы әзерләүдә мөмкин булганнарның барысын да бүгеннән файдаланырга кирәк. Җәйнең бер көне елны туйдыра, ди халык мәкале. Оешма һәм учреждение коллективлары да бу эшкә үз өлешен кертергә тиеш. Алар көче белән 250 тонна яфрак азык әзерләү планлаштырыла. Җәйге чорда маллардан бушап калган ферма биналарын чистарту, дизенфикцияләү һәм төзекләндерү кебек эшләрне дә икенче чиратка куерга ярамый. Үсемлекләрне карау, чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшү, чиста пар җирләрен карау, әче туфраклы басуларны известкалау буенча да җитди бурычлар куелды. Киңәшмәдә май ае нәтиҗәләре буенча терлекчелек продукциясе җитештерүдә яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен Дементьев исемендәге агрофирманың Алешкин- Саплык филиалы директоры Николай Михайлов, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының городище филиалы директоры Рафаил Алимов, Яңа Элмәле филиалында мал табибы булып эшләүче Алмаз Нуртдинов һәм Яңа Кәкерле филиалының көтүне яңарту буенча технологы Мидхәт Җәмалтдинов акчалата премиягә лаек булдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: