Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле терлекчеләре министр йөкләмәсен үти алырмы?

    Исегезгә төшерәбез, үткән ел район тарихында беренче мәртәбә товарлыклы - сөтчелек фермаларындагы һәр сыердан уртача 5500 килограмм продукция җитештерелде.

    Агро сәнәгать хезмәтчәннәренең еллык эшенә йомгак ясау тантанасына килгән республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Әхмәтов Чүпрәле төбәгенең мөмкинлекләрен ассызыклап, кырчылык продуктлары җитештерүне - 10 һәм терлекчелек тармагы үсешен кимендә 5 проценттка арттыру йөкләмәсен куйды. Моңа ирешеп булырмы?
    Район башлыгы Александр Шадриков хуҗалык җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре белән үткәргән чираттагы киңәшмәсендә маллардан продукция җитештерүне арттыру турында сүз алып барды. Яңа елга әле генә аяк бастык кебек иде, күз ачып йомганчы елның беренче кварталы үтеп тә китте. Димәк, терлекчелектәге кайбер эшләргә нәтиҗә ясарга җирлек тә бар. Дөрес, бу чорда терлекчеләрнең бердәм тырышлыгы белән тулаем 58789 тонна сөт җитештерелде. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1408 тонна сөт артык савылды. Март аенда һәр сыер уртача 469 килограмм сөт бирде. Динамиканың үсеше кайбер хуҗалыкларда аеруча тотрыклы. Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятендә ул күрсәткеч - 843, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Элмәле һәм Городище филиалларында 715 - 649 килограммны тәшкил итте. Мунчәли филиалы терлекчеләре дә март аенда бер сыердан ярты тоннадан артык сөт саудылар. Ни кызганыч, кайбер хуҗалыкларда терлекчелек белән эшләүнең асылына һаман да төшенә алмыйлар. Бу бигрәк тә уртача район күрсәткеченнән күпкә түбән эшләгән коллективларга кагыла. П.В. Дементьев исемендәге агрофирма терлекчеләренә дә эшне җайларга күптән вакыт. Белгечләр һәм урта звено кадрлары үз вазыйфаларын чын күңелдән булсынга дип башкарганда әлеге агрофирма буенча уртача бер сыердан савылган айлык сөт 250 килограмм гына булыр идеме?! ... "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу, Иске Ишле, Яңа Кәкерле, Иске Кәкерле һәм Түбән Каракитә филиалларында да март аенда сөт җитештерү уртача район күрсәткеченнән түбән булды. "Эталон - Агро" җәмгыятендә (элеккеге "Шәйморза" хуҗалыгы), ниһаять терлекчелек белән чын - чынлап шөгыльләнә башлаулары сизелә. Дөрес, әлегә саннар бик үк куандырмый, шулай да былтыргыга караганда 12 процент үсеш бар. Мондагы җитәкчеләр һәм белгечләр алдагы айларда район күрсәткеченә тигезләнергә сүз бирәләр.

    Районда 14071 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 4511- е савым сыерлар. Беренче кварталда мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек үсеше 731 граммны тәшкил итте (+4%). "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Ишле һәм Чуваш Бизнәсе филиаллары терлекчеләре һәр мөгезле эре терлекнең тәүлек саен 945 - 929 граммга кадәр үсүен тәэминә ирештеләбр. Цильналыларда ул сан 891 грамм булды. Дементьевлыларга бу юнәлештә дә эшне конкрет оештырырга кирәк. Терлекчелек тармагының түбән күрсәткечләр белән эшләве икътисадка бары тик зыян гына китерүен күптән аңларга вакыт. Беренче кварталда 1926 баш яшь үрчем алынды, ягъни былтыргы белән чагыштырганда 123 башка артыграк бозау туды. Кызганычка каршы, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасында -18 һәм П.В. Дементьев исемендәге агрофирма филиалларында 11 бозау үлү очрагы теркәлде. Җыелышта сөт җитештерүдә, яшь үрчемне исән - имин саклап үстерүдә һәм көтүне яңартуда үз мөмкинлекләреннән түбән эшләгән хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре кискен тәнкыйтькә алынды. Эшне бармак аша карап оештырганда алга куелган бурычны үтәү, ягъни агро министрның һәр сыердан 5700 килограмм сөт җитештерергә (+5 %) дигән йөкләмәсен үтәү бик кыенга туры киләчәк. Шуңа да район башлыгы терлекчелектә хезмәт куючы барлык белгечләргә катгый таләп куйды. Беренче квартал 2 процент үсеш белән тәмамланды. Димәк, алдагы айларда күрсәткечләрне тигезләү өчен шактый көч кую таләп ителәчәк. Утырышта агро идарәнең терлекчелек буенча киңәшчесе Айваз Абязов, баш ветеринария табибы Айрат Иматдинов һәм җаваплылыгы чикләнгән "Нәсел" җәмгыяте директоры Закирҗан Буркеевның информацияләре тыңланды. Малларны җәйләүгә чыгару вакыты якынлашу сәбәпле, лагерьларны төзекләндереп бетерү һәм алдагы кыр эшләренә әзерлек турында да сүз булды. Март ае нәтиҗәләре буенча җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятенең баш зоотехнигы Марат Рәимов һәм мал табибы Альберт Миначев, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Татар Бизнәсе филиалы директоры Дамир Сафин, Зур Аксу филиалының көтүне яңарту буенча технологы Валерий Шакинга акчалата премияләр тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: