Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле терлекчеләре малларны җәйге лагерьларга чыгару турында сөйләштеләр

    Бүгенге көндә район хуҗалыкларында һәм агрофирма филиалларында маллар җәйге лагерьларга күчерелеп асрала башлады. Мөгезле эре терлекнең лагерьларга үз вакытында күчеп, яшел чирәмгә керүенең әһәмияте зур. Нәкъ менә җәйге чорда еллык сөтнең 50-60 проценты җитештерелә.

    Күчеш чорының үзенә генә хас мәшәкатьләре бар. Саву һәм суыту җиһазлары тәртиптәме, бозаулату һәм ясалма орлыкландыру урыннары булдырылганмы, малларны ашату һәм эчертү ничек көйләнгән, терлекләрнең һәм көтүчеләрнең ял итү урыннары җиһазлымы - боларның барысы да яхшы уйланып, продукция җитештерүгә уңай йогынты ясарлык хәлдә булуы мөһим.

    Шушы көннәрдә "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Городище филиалында үткән семинарда да шушы мәсьәләләр күтәрелде.

    -Маллар җәйге лагерьларга күчерелгәнче кардаларга салам ташып кую, тозның булуы мөһим. Малларның рационын әкренләп җәйләү чорына күчерү мәслихәт. Көтүлектә һәм җәйге лагерьда су эчертүне дөрес оештыруның да әһәмияте зур,-диде үзенең чыгышында азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов.

    Семинарда катнашучылар игътибарына биредәге көтүчеләр өе, ясалма орлыкландыру пункты, яшь бозауларны тоту бүлемнәре, профилакторий, сөт лабораториясе, саву аппаратларын тоту урыны, ял бүлмәсенең ничек җиһазланган булуы күрсәтелде.

    Семинарда, шулай ук, малларны төрле бөҗәкләрдән, зарарлы авырулардан профилактикалау мәсьәләләре дә күтәрелде. Кайбер регионнарда бруцеллез авыруы таралуы, шуңа да малларны чит регионнардан көтүлекләргә керткәндә аеруча сак булу таләп ителүе ассызыкланды.

    Җәйләү-мул сөт чоры, әмма аннан отышлы файдаланганда гына. Шуңа да терлекчелек тармагында фермаларда асрау вакытындагы барлык чаралар да җәйге лагерьларда да дәвам иттерелергә тиешлеге ассызыкланды семинарда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: