Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле терлекчеләре күршеләр белән тәҗрибә уртаклаша

    Шушы көннәрдә Чувашия Республикасының Батыр районыннан "Цильна" җәмгыятенә бер төркем авыл хуҗалыгы белгечләре, күмәк фермер хуҗалыгы вәкилләре, ветеринария хезмәткәрләре, икътисадчылар килде. Делегацияне әлеге район башлыгы урынбасары Леонид Кузнецов җитәкләде.

    Кунакларны хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров, агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов һәм Кече Чынлы авылы җирлеге башлыгы Әнсар Хәкимов каршы алды. Очрашу түгәрәк өстәл артында танышудан башланып китте. Җәмгыять директоры Барис Гафуров аларны үзе җитәкләгән коллективның эшчәнлеге һәм иктисад күрсәткечләре белән таныштырды. Әлеге хуҗалык районда иң эреләрдән санала һәм аның 6500 гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, шуның 5500 гектарын сөрү җирләре били. Тармаклар алдында торган бурычларны үтәүдә хезмәт коллективлары бердәмлек һәм югары һөнәри осталык күрсәтә. Шуның барәбәренә "Цильна" җәмгыяте 2000- 2012 елларда нәселле терлекләр үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында җиңү яулап икенче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде, 2002- 2010 елларда дуңгыз ите җитештерү буенча Россия күләмендә иң зур 100 предприятие арасында 62 нче урынны алды, 2010- 2013 елларда шикәр чөгендере үстерү буенча Россиянең иң эре 100 предприятиесе арасында 31 нче урынга лаек булды, 1998 елдан башлап әлеге хуҗалык "Татарстанның элиталы орлыклары" Ассоциациясе составында. Үткән ел "Цильна" җәмгыяте игенчеләре авыл хуҗалыгы җирләренең һәр гектарыннан 55 мең сум табыш алдылар. Барлык тармаклар 297 миллион сум чиста табыш китерде. Быелның ике аенда гына да хуҗалык 37 миллион сум табыш алуга иреште. Бүген биредә 2550 баш мөгезле эре терлек асрала, аларның 750- се савым сыерлар. Һәр сыердан тәүлек саен уртача 27 килограмм сөт савыла, хуҗалык фермаларыннан көн саен 20 тоннадан артык сөт сатыла. Әлбәттә, мондый күрсәткечләр кунакларны шактый уйланырга мәҗбүр итте. Фермага килгәч тә алар терлекчеләрнең эш шартлары һәм ххезмәт күрсәткечләре, малларны ашату рационы һәм яшь үрчемне исән- имин үстереп көтүне тулыландыру технологияләре, ветеринария- санитария чараларын үткәрү алымнары белән таныштылар. Хуҗалыкның катнаш азык ясау цехында да булдылар. Маллар рационын баетуда кулланыла торган өстәмә биологик препаратларны карадылар. Авыл хуҗалыгы тармакларын һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны үстерүдә региональ дәүләт ярдәме турында да сөйләштеләр.

    Батыр районыннан килгән делегация шәхси эшмәкәр Фәнил Җәббаровның сөт эшкәртү цехында да булды. Биредә җитештерелгән продукциядән авыз иткәч, аның ни дәрәҗәдә югары сыйфатлы булуына сокландылар. "Безгә "Цильна" җәмгыятенең эшчәнлеге бик ошады. Барис Аппаувичның зирәк акыл белән җитәкчелек итүе һәркемгә үрнәк булырлык. Шушы кадәр малны тулы рацион нигезендә ашату, республика программасы буенча ветеринария участокларында биналар төзү, авылга кайтып эшләргә теләк белдергән яшь белгечләрне каралты- куралар һәм торак йорт белән тәэмин итү, үз эшчәнлеген башлап җибәрергә теләгән фермерларга ярдәм күрсәтү һәм башкалар безне бигрәк тә кызыксындырды. Бөтен файдалы якларны үзебезнең эштә кулланма итеп терлекчелекнең рентабельле эшләвенә ирешергә тиеш булабыз. Безнең районда да мавыктыргыч яңа алымнар бар. Тупланган бай тәҗрибәне уртак итеп яңа уңышларга ирешергә кирәк. Алдагы көннәрдә чүпрәлеләрне үзебездә көтеп калабыз",- ди Леонид Кузнецов.

    Фоторепортажны http://chuprale-online.ru/ru/component/k2/item/8728-seminar-na-baze-zilna-obmen-opitom.html адресы буенча карый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: