Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле терлекчеләре финишка якынлаша

    Ел тәмамланырга санаулы көннәр калды. Димәк, еллык эшкә нәтиҗә ясарга да вакыт җитә. Район терлекчеләре үз алларына куелган бурычны үти алырмы? Моңарчы район тарихында күрелмәгән нәтиҗә - һәр сыердан 5500 килограмм сөт җитештереп булырмы?

    Хуҗалыкларның товарлыклы- сөтчелек фермаларында үткән һәр семинар шушы максатны күздә тота. Тотрыклы гына эшләп килгән тармакның көз айларында үз позициясеннән чигенүе, билгеләнгән үрне яулауда шактый ук дәрәҗәдә шик тудырды. Дөрес, агымдагы елның унбер аенда тулаем 226619 центнер сөт җитештерелде. Бу былтыргыга караганда алты процентка артыграк, ягъни бер сыерга күчереп исәпләгәндә 5024 килограмм продукция туры килә. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Матак филиалында үткән чираттагы семинарда да шул хакта сүз барды. Филиал директоры Владимир Сурскийның әйтүенә караганда, бүгенге көндә биредәге 150 баш сыерның һәркайсыннан тәүлек саен уртача ун килограмм сөт савыла. Терлекчеләр сөт малының продуктлылыгын 190 килограммга арттыруга ирешкән. Уңышның сере нидә, дигәч тә, моны биредә хезмәт дисциплинасын яхшырту, рационны микро һәм макро элементлар белән баету, көтүне яшь таналар хисабына тулыландыру барәбәренә ирешелде диләр. Район буенча да кайбер күрсәткечләрдә уңай динамика бар. Узган елга караганда 98 баш үрчем артык алынган, мөгезле эре терлекләр саны 224 башка арткан. Ни кызганыч, барлык фермаларда да эш тигез оештырылмаган. " Дементьев исемендәге агрофирманың" , мәсәлән, узган елга караганда тулаем сөт җитештерүне 2061 центнерга киметтеләр. "Сөт сезнең икътисадыгыз, акчагыз чыганагы һәм яшәү дәрәҗәгез",- дип кат- кат искәртте авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов. Семинар ахырында ноябрь ае буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Чуваш Бизнәсе филиалы директоры Фәнис Юсупов (мөгезле эре терлекләрнең һәркайсыннан 985 грамм артым), Городище филиалының ветеринария табибы Антонина Васильева, (бер баш үлгән), Матак филиалының көтүне яңарту буенча технологы Анатолий Головин ( 206 баш яшь үрчем алынган, былтыргыга караганда 32 башка артык) һәм Цильна җәгыятенең 2 номерлы товарлыклы- сөтчелек фермасы мөдире Ильнур Фәткуллов (продуктлылык буенча иң яхшы ферма, һәр сыердан уртача тәүлек саен 28 килограмм) акчалата бүләккә лаек булдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: