Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле терлекчеләре алты айга нәтиҗә ясады

    Агросәнәгать комплексында терлекчелек тармагы һәрдаим игътибар таләп итә торган эш участокларының берсе. Район терлекчеләренең алты айлык эшенә йомгак ясаганда да шундый сүзләр еш кабатланды.

    Агроидарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗановның әйтүенчә, агымдагы елның алты аенда Чүпрәле районы терлекчеләренең күмәк тырышлыгы белән 12745,5 тонны югары сыйфатлы сөт җитештерелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда үсеш ике процентны тәшкил иткән. Июнь аенда һәр сыердан уртача 555 килограмм сөт савылган. Кайбер хуҗалыкларда ул күрсәткеч тагын да югары. Җаваплылыгы чикләгән "Цильна" җәмгыяте терлекчеләре, мәсәлән, һәр савым сыерның продуктлылыгын - 886, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Городище һәм Яңа Элмәле филиаллары уңганнары 857 - 736 килограммга җиткерделәр. Бүгенге көндә район буенча һәр сыердан уртача 17,7 килограмм сөт савыла. Тәүлеклек сөт җитештерү 80 тоннаны артып китте һәм республика районнары арасында сигезенче баскычка күтәрелде (Әтнә - 26,3 кг., Саба - 21,7 кг., Кукмара - 21,3 кг., Балтач - 20,4 кг., Актаныш - 19,1 кг., Мамадыш - 18,8 кг., Биектау - 18,8 кг.). Алты айда тулаем 9091 тонна ит җитештерелгән. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны да артты. Аларның тәүлек саен 712 граммга үсүе тәэмин ителде. Узган ел ул күрсәткеч 694 грамм иде. Яшь үрчем алуда да уңай динамика күзәтелә. Алты айда барлыгы 3372 баш бозау туган. 2016 ел белән чагыштырганда 115 баш бозау артык алынган. Бу юнәлештә "Цильна" җәмгыяте һәм "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының кайбер филиаллары нәтиҗәле эшләде. Киңәшмәдә кайбер товарлыклы - сөтчелек фермаларында әледән - әле авырулар килеп чыгу һәм аларны булдырмау өчен профилактик чараларны тиешле дәрәҗәдә үткәрү турында да җидти сөйләшү булды. Сер түгел, аннан зур зыян күрүче хуҗалыкның бүген дә икътисадый газап күрүе күз алдында. Шуңа күрә баш ветеринария табибы Айрат Иматдинов урыннардагы белгечләрне һәм, гомумән, барлык ветеринария хезмәткәрләрен үз вазыйфаларын төгәл үтәргә чакырды. Район башлыгы Александр Шадриков та әлеге службага карата ризасызлыгын белдерде. Киңәшмәгә йомгак ясап Александр Валерьевич бүгенге мөһим эшләргә тукталды. Соңгы көннәрдә район өстеннән давыллап, өермәләп явып узган көчле яңгырлар да шөбһәгә салды авыл кешеләрен. Район башлыгы да хуҗалык җитәкчеләреннән игеннәрнең торышы турында сорашты. Шушы кадәр хезмәт һәм тырышлык куеп үстерелгән ашлыкның бөртеге дә кадерле шул. Урак башланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Тиздән ашлык суктыру комбайннары һәм урып - җыю эшләрендә катнашачак техника тикшерү үтәчәк. Алдагы кышлату өчен терлек азыгы әзерләү эшен ике сменада оештыру турында да сүз булды. Әлбәттә, быелгы һава шартлары үзенең шактый гына капризларын күрсәтте. Бигрәк тә, яшь үрчем өчен печән әзерләүдә кыенлыклар туды. Ни генә булмасын, маллардан тиешле күләмдә продукт алу өчен һәр баш терлеккә 33 центнер азык берәмлеге туплау бурычы үтәлергә тиеш.

    Киңәшмә ахырында тармакта фидакарьлелек үрнәкләре күрсәткәннәре өчен "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Чокалы филиалы директоры Илһам Хәлимов, Городище филиалының ветеринария табибы Антонина Васильева, "Цильна" җәмгыятенең товарлыклы - сөтчелек фермасы мөдире Айрат Сөләйманов һәм П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың көтүне яңарту буенча технологы Александр Максимов акчалата премияләргә лаек булдылар.

    "Цильна" җәмгыятенең 1 номерлы товарлыклы - сөтчелек фермасы мөдире Айрат Сөләйманов:
    - Авылда туып - үскәнгәме, шәһәр тормышына һич кызыкмадым. Әти - әни мал - туар асраганлыктан, кече яшьтән миңа да терлек арасында чуалырга туры килде. Мәктәптән кайткач та аларны ашату - эчертүдән үземдә канәгатьлек хисе кичерә идем. Мөгаен, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Буадагы ветеринария техникумына укырга баруыма да шул сәбәпче булгандыр. Белгечлек алып авылга эшкә кайттым. Бер ел мал табибы булып эшләргә өлгермәдем, мине бригадир вазыйфасына күчерделәр. Аннан соң дуңгызчылык фермасын җитәкләргә туры килде. Дуңгызларны бетерү сәясәте башлангач товарлыклы - сөтчелек фермасына мөдир итеп билгеләндем. Безнең авыл егетләре эштән курка торганнардан түгел, теләсә нинди вазыйфаны җиң сызганып җиренә җиткереп үтиләр. Идарә җитәкчеләре дә эшләгәнне күрә беләләр, авылда яшәү өчен мөмкинлекләр тудыралар. Тормышымнан да, эшемнән дә бик канәгать, хатыным Динә белән ике ул үстерәбез. Эшемдәге уңышларыма алар да сөенә. Район башлыгыннан бүләк алып кайткач бигрәк тә шатландылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: