Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле терлекчеләренең эшенә йомгак ясалды

    Сер түгел, терлекчелек һәр вакытта да авыл хуҗалыгының төп тармагы булды. Әйләнә ел зур җаваплылык таләп иткән әлеге участок, кыш айларында терлекчеләрдән икеләтә энергия белән эшләүне сорый.

    Кышлату чорында маллардан мул продукция җитештерү, симертүгә куелган мөгезле эре терлекләрдән артым алу һәм яңа туган яшь үрчемне исән- имин саклап үстерү өчен ферма эшчәннәре бөтен мөмкинлектән нәтиҗәле файдалана белергә тиешләр. Кыскасы, кыш айлары һәр терлекчене үзенчә сыный. Җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык, җылы абзарлар булмаганда максатка ирешү мөмкин дә түгел. Терлекчеләр хезмәтен дөрес оештыру максатыннан аларга уңай шартлар тудыру да бик мөһим. Дөрес, үткән җәйнең аномаль корылыклары терлек азыгы әзерләүдә үзен нык сиздерде. Бөтен фермаларда да азык запасы таләп ителгән күләмдә тупланмады. Силос, сенаж, фураж, печән һәм рационны тулыландыра торган тамыразыклар барлык урыннарда да җитәрлек түгел. Димәк, булган азыкны рациональ файдалану, аларны әрәм- шәрәм итүгә юл куймау һәм терлекчеләр арасында ныклы хезмәт дисциплинасы булдыру мөһим. Бу хакта район башлыгы Александр Шадриков терлекчеләрнең январь ае буенча хезмәтләренә йомгак ясаганда кат- кат искәртте. Хуҗалык җитәкчеләре һәм мал белгечләре алдына фермадагы эшләрне тагын да яхшырту буенча бурычлар билгеләде. -Мөгезле эре терлекләрнең баш санын киметүгә юл куелмады. Хәтта аз гына булса да үсеш бар. 2014 елның шул ук чорында Чүпрәле районында 13267 баш мөгезле эре терлек булса, хәзер алар 13536 га җитте.

    Җаваплылыгы чикләнгән "Ак Барс Чүпрәле" һәм "Цильна" җәмгыятьләре 640 һәм 229 баш терлек арттырдылар. Сөт җитештерү үткән елгы дәрәҗәдә. Бүген тәүлек саен һәр савым сыердан 12,3 килограмм сөт савыла. Аның тулаем күләме 16604 тоннаны тәшкил итә,- дип анализ ясады авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов. Шул ук вакытта сөт җитештерүне шактый киметүгә юл куйган хуҗалыклар җитәкчеләре кискен тәнкыйтькә дә алынды. Җаваплылыгы чикләнгән "Березка" җәмгыяте һәм "Хафизов Р. Р." коллектив фермер хуҗалыгы шундыйлар рәтендә. "Березка" да, мәсәлән, үткән ел белән чагыштырганда сыерларның продуктлылыгы 105 (!) тоннага кимегән. Утырышта шулай ук ит җитештерү, сөт көтүен яңарту, яшь үрчем алу һәм аны саклап үстерү турында да сүз барды. Һәр эш участогында дисциплина һәм контроль булырга тиеш. Район башлыгы шундый таләп куйды. Киңәшмә ахырында терлекчелек буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкән җитәкчеләр һәм белгечләрнең исемнәре аталды. Алар арасында Зур Аксу филиалы директоры Иван Копьев, Яңа Чокалы филиалының товарлыклы- сөтчелек фермасы мөдире Илдар Идиатуллов, Мунчәли филиалының ветеринария табибы Рамил Сәнатуллов, җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятенең көтүне яңарту буенча технологы Рәмис Багаутдинов һәм ветеринария табибы Илгиз Салакаев, Шәйморза җәмгыятенең өлкән зоотехнигы Расыйх Юсупов, "Ак Барс Чүпрәле" җәмгыятенең көтүне яңарту буенча технологы Валерий Шакин һәм Түбән Каракитә филиалы директоры Дамир Салихов бар. Аларны район башлыгы Александр Валерьевич 25 000 сумлык сертификатлар белән бүләкләде.

    Фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/component/k2/item/5847-podveli-itogi-raboti-v-otrasli-ghivotnovodstva-za-yanvar.html карарга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: