Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле терлекчеләре кышка әзерләнә

    "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Каракитә филиалында август ае һәм быелның үткән чорындагы район терлекчеләренең эшенә йомгак ясалды.

    Муниципаль район башлыгы җитәкләгән семинар- киңәшмә эшендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре директорлары, терлекчелек буенча белгечләр, урта звено җитәкчеләре катнашты.Башта алар филиалдагы маллар асрау эше белән таныштылар. Алты айга кадәрге бозаулар бинасында булдылар. Агро идарәнең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов яшь үрчемне исән- имин саклап үстерү һәм сөт җитештерү технологияләре турында аңлатма бирде. Практик өлештән соң, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча ит һәм сөт җитештерү, үрчем алу, яшь бозаулар үлүгә юл куймау, терлекчелек биналарын кышка әзерләү, азык туплау мәсьәләләре каралды. Агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗановның әйтүенә караганда, бүген терлекчеләр өчен дә "урак" өсте. Әлеге тармак хезмәтчәннәре җәйге эшләргә йомгак ясап, кышкы чорга аяк басу өчен имтихан тоталар. Җылы биналар һәм рационда каралганча җитәрлек күләмдә азык запасы булмаган очракта, малларны уңышлы кышлату һич тә мөмкин түгел. Алдагы чор өчен 7647 тонна печән һәм 39328 тонна сенаж, 46975 тонна силос һәм 13109 тонна салам туплау планлаштырылган. Бүгенге көнгә сенаж салу 114 һәм печән әзерләү планы 93 процентка үтәлгән. 6526 тонна салам эскертләргә куелган. План буенча 24635 тонна азык берәмлеге әзерләнергә тиеш булса, бүгенге көнгә ул күрсәткеч 18893 тоннаны тәшкил итә, ягъни үтәлеш 77 процент. Быелның сигез аенда 15918,2 тонна тулаем сөт җитештерелгән. Август аенда уртача бер сыердан 487 килограмм сөт савылган. Бу күрсәткеч кайбер хуҗалыкларда тагын да зур.

    Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/7149-v-droghghanom-podveli-itogi-ghivotnovodstva.html адресы буенча карый аласыз.

    "Цильна" хуҗалыгының товарлыклы- сөтчелек фермаларында ул сан 930 килограммага җиткән. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Мунчәли һәм Яңа Элмәле филиалларында да сөт саву канәгатьләнерлек оештырылган. Район буенча алганда да савым сыерларның продуктлылыгы, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 87 кг. га арткан һәм һәр сыердан уртача 3529 кг. сөт савылган. Быелның сигез аенда мөгезле эре терлекләрдән 657 грамм тәүлекле артым алынган. Бу күрсәткеч тә узган елдагыдан аз гына артык. Яңа туган 3958 бозауның 93-е төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә үлгән. Әлбәттә, район башлыгы Александр Шадриков тарафыннан әлеге ферма белгечләре кискен тәнкыйтьләнде. -Календарьда август аеның соңгы көннәре. Димәк, тиздән кышлату чорына керәбез. Шуңа күрә барлык ферма биналары төзекләндерелеп беткән булырга тиеш,- ди Айваз Абязов. Киңәшмә эшенә район башлыгы Александр Шадриков йомгак ясады. Авгус аенда күркәм нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен, "Ак Барс Чүпрәле" агрофиромасының Зур Аксу филиалы товарлыклы- сөтчелек фермасы мөдире Рәмис Арифуллов, Шланга филиалының көтүне тулыландыру буенча технологы Ранил Аосланов, Дементьев исемендәге агрофирманың Шигали филиалы товарлыклы- сөтчелек фермасы мөдире Николай Долгов һәм "Низамов А. А." күмәк фермерлык хуҗалыгы мал табибы Альфик Хисамов акчалата бүләккә лаек булдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: