Чүпрәле техникум укучылары “Бизнес-класс” программасын өйрәнә
Татарстанда май аеннан бирле "Бизнес-класс" дигән өр-яңа программа-проект гамәлгә керде. Эшкуарларга түләүсез белем алу мөмкинлеген Татарстан Хөкүмәте, Россия Саклык банкының «Татарстан банкы» бүлеге һәм Google компаниясе оештыра.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Егор Тарнавский әйтүенчә, "Бизнес-класс"ның максаты - яңа эш башлаучыларга эш ачарга җыенучыларга бизнес-мохиттә яхшырак ориентлашуга һәм системалы белем алуга булышудан гыйбарәт. Шул ук вакытта яңа программада белем бирүнең икенче юнәлеше дә бар, анысы булган бизнесның нәтиҗәлелеген үстерү өчен, махсус төзелгән. Программа берничә модульдән тора. Болар - барлык документлар шаблоннары белән адымлы онлайн-курс, иң яхшы спикерлар белән күпсанлы белем бирү чаралары, остаз сыйфатында - тәҗрибәле эшмәкәр, бизнесны үстерү буенча җирле инфраструктура вәкилләре белән очрашулар, экспертлардан шәхси консультацияләр.
-"Бизнес-класс"та беренче эш итеп Business-class.pro сайтында теркәлергә һәм белем алуны башларга кирәк. Ул 5-6 минутлык видеодәрес караудан гыйбарәт. Мәгълүмат күп, әмма артыгы юк һәм барысы да гади, аңлаешлы, практикада кулланылырлык итеп җиткерелә. Бу эштә башлангыч тәҗрибәләре, белем нигезләре булсын дип, техникум укучыларын да җәлеп итәргә булдык. Белем алу беркайчан да комачауламый. Шунысын да әйтергә кирәк, "Бизнес-класс" әзер карарлар җыелмасы түгел, ә экспертлар һәм укучылар арасында даими тәҗрибә уртаклашу ул. Теләсә кайсы вакытта сорау юллап, аңа җавап ала аласың. Дәрестә алганны ныгыту өчен исә тест тапшырасың. Алар баллар белән бәяләнә һәм рейтинг төзелә,- ди программа буенча дәресләр бирүче, техникум мөгаллиме Алексей Черланов. Техникум укучылары да программаны бик кызыклы дип саныйлар, анда теләп өйрәнәләр икән.
Әлеге сайтта районның 102 кешесе теркәлгән, шуларның 25е техникум укучылары. Проект май аенда старт алса да, аңа бүген дә кушылырга мөмкин. Бары теркәлергә һәм адымлап тәкъдим ителгәнне үтәргә генә кирәк. Модульләрне уңышлы үтүчеләргә Google компаниясеннән автомат рәвештә бүләк сертификаты тапшырыла.
-Бүгенге көндә районда эшмәкәрлек юнәлешендә шөгыльләнүче 468 субъект бар. Проектны үзләштерү рейтингында без беренче өчлектә торабыз. Сайтта теркәлүчеләр арасында эшмәкәрләр һәм техникум укучыларыннан тыш, авыл җирлекләре хезмәткәрләре дә бар. Теләгән кеше әлеге түләүсез, уникаль проектта катнашу мөмкинлегеннән файдалансын иде. Ул һәркем өчен дә зур ярдәм булачак. Теләүчеләр моны http://www.business-class.pro сайты аша, я булмаса икътисад бүлегенә килеп, шулай ук 2-25-50 телефоннары аша шалтыратып та мәгълүмат ала ала,-ди Егор Тарнавский.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев