Чүпрәле тармаклы технологияләр техникумын 36 студент тәмамлады

Чүпрәле тармаклы технологияләр техникумын 36 студент тәмамлады. Аларга тантаналы төстә дипломнар тапшыру чарасы муниципаль район башкарма комитеты залында үтте.
Һәр кызның, егетнең йөзендә шатлыклы, шул ук вакытта моңсулы елмаю сизелә. Әле кайчан гына училище бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергәннәр иде алар. Ике ел ярымга сузылган тынгысыз уку еллары бер мизгелдә, күз ачып йомганчы үтте дә китте. Училище алар өчен туган йортка әйләнде, дус коллектив тупланды. Укытучы абый- апалары аларга белгечлек биреп кенә калмадылар, тормышта яшәргә, җәмгыятьтә үз урыныңны табарга да өйрәттеләр. Япь- яшь килеш килгән малайлар һәм кызлар бүген инде кулларына белгечлек дипломнары алып, олы тормыш юлына аяк бастылар.
Яшь белгечләрне муниципаль район башлыгы Александр Шадриков ихлас күңелдән тәбрикләде, туып- үскән җиребезне тагын да матурайту, аның социаль һәм икътисадый тотрыклылыгын ныгытуга үзләреннән лаеклы өлеш кертергә чакырды. Техникум директоры Рамил Ахметовның да үз укучыларына әйтер теләкләре күп булды. Аның сүзләренә караганда, ике ел ярым эчендә студентларга ныклы белем һәм күнекмә биреп чыгару өчен укытучылар һәм мастерлар күп тырышлык куя. Көчле коллективның эшчәнлеге һәм матди- техник базаның ныклы булуы студентларга теория белән практиканы бергә алып барырга мөмкинлек бирә. Монда укучыларның белгечлекләре буенча яңа талантлары ачыла. Зур Уби авылы кызы Надежда Цыфаркина (укытучысы Сиринә Мохтарова), мәсәлән, республика күләмендә үткәрелгән кондитер- пешекчеләр конкурсында берничә мәртәбә катнашып призлар яулый. Фәрит Хәйретдинов да һөнәри осталык конкурслары призеры.
Казан дәүләт аграр университетының өлкән укытучысы Илдус Гималтдиновның да килүе юкка булмады, берничә студент югары уку йортына керү өчен шунда ук гариза да язды. Район башлыгы Александр Валерьевич автомобильләрне ремонтлау буенча өченче разрядлы слесарьларга, тракторчы- машинистларга, "В" һәм "С" категорияле шоферларга, ягулык салу станцияләре операторларына һәм кондитер- пешекчеләргә дипломнар тапшырды.
Алар арасында кызыл диплом алучылар да булды. Укучыларның әти- әниләре исеменнән чыгыш ясаган Наталия Пустынина районда шундый техникумның булуы, анда уку һәм яшәү өчен бик яхшы шартлар тудырылуына куанычын яшермәде. - Балаларыбызга төпле белем, һөнәри белгечлек һәм ата- аналарга гына хас тәрбия бирүегез өчен чын күңелдән рәхмәт.
Без бик канәгать, киләчәктә дә мактаулы һәм авыр эшегездә уңышлар телибез,- диде Наталия Владимировна. Афәрин, яшь белгечләр, хезмәт юлыгыз имин булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.11600
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.27000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»25700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы88400
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.4700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?26900
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде26500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый26600
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.89900
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.11400
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.38100
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.84700
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.58000
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
26 гыйнвар 2021 - 21:27Чүпрәле районындагы ТХА вәкиллегендә нәтиҗәләр ясалды, яңа җитәкче сайландыЧүпрәле районында 16 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар һәм чувашлар тәшкил итә.4400
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Чүпрәле районы кооператорлары 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадыларУтырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү һәм төрле мәсьәләләр каралды.3300
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калган Гыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.18800
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.11600
-
26 гыйнвар 2021 - 21:27Чүпрәле районындагы ТХА вәкиллегендә нәтиҗәләр ясалды, яңа җитәкче сайланды Чүпрәле районында 16 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар һәм чувашлар тәшкил итә.4400
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Чүпрәле районы кооператорлары 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар Утырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү һәм төрле мәсьәләләр каралды.3300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика