Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районының “Цильна” хуҗалыгында урып- җыю төгәлләнде

    Бөртекле культураларны урып- җыюда Кече Чынлы игенчеләре өлгерлек күрсәттеләр һәм районда беренчеләрдән булып уракны да тәмамладылар.

    Механизаторларның һәм шоферларның уртак тырышлыгы һәм кыр эшләрен төгәл оештыру барәбәренә әлеге хуҗалыкта ашлык җыеп алуны уңышлы төгәлләделәр. Әйтергә кирәк, Кече Чынлы авылы игенчеләре, гадәттәгечә, быелгы уракка да зур әзерлек белән керештеләр. Комбайнчыларга 2800 гектарда үстерелгән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу бурычы куелды һәм алар аны чын игенчеләргә генә хас булган оешканлык белән башкарып чыктылар. Яз һәм җәйнең кырчылык өчен никадәр кырыс килүенә дә карамастан, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 26,3 центнер уңыш үстереп алдылар, ашлыкның тулаем җыемы 73815 центнер булды. Бу районда иң зур күрсәткеч. Уңышның күпчелек өлешен- 25000 центнерны- сабан бодае тәшкил итте. Алдынгы комбайнчы Илдус Җәмдиханов үзе идарә иткән "Тукано" маркалы кыр корабы белән 15578 центнер ашлык суктырды. Рәфик Шәйдуллов, Илгиз Миначев, Рифкать Хәсәнов, Радик Төхфәтуллов, Фәнис Вәлиев һәм Ингель Җәббаров кебек уңганнар да ярыш башында бардылар.

    -18 майдан 12 июльгә кадәр үсемлекләр бер тамчы яңгыр күрмәде. Март- апрельдәге явым- төшемнәр дә булмаса, эш бөтенләй харап иде. Урып- җыюга үзенең лаеклы өлешен керткән һәр хезмәтчәнгә ихлас күңелдән нык исәнлек, эшләрендә уңышлар һәм гаиләләрендә иминлек телим. Еллар бер- берсенә охшамый, озакка сузылган корылыклы еллар безне төрлечә сынады. Үткән елда да 118 мең центнер бөртек җыеп алу насыйп булды,- дип сөйли "Цильна" җәмгыятенең тәҗрибәле җитәкчесе Барис Гафуров. Әйе, әлеге хуҗалыкта түбән күрсәткеч белән эшләргә күнекмәгәннәр. Әнә табигать тудырган уңайлыклар мөмкинлек биргәндә 140 мең центнерга якын ашлык җыеп алган еллар да булган. Бүген хуҗалыкта туфрак әзерләү дәвам итә. Уҗым культураларын чәчү (900 гектар) нигездә төгәлләнеп килә. Терлек азыгы әзерләү эше дә тукталмый, 9300 тонна сенаж салынган һәм 1500 тоннадан артык печән әзерләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: