Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районында изге Кадыкай Абыз бабайны искә алдылар

    Күп дистә елдан бирле, май аеның соңгы җомгасында районыбызның Татар Төкесе авылында җирләнгән изге Кадыкай абыз бабай каберен зыярәт кылу чарасы үтә.

    Быел да шушы максаттан әлеге җирлеккә районыбыз мәчетләре имамнары, күрше өлкәләрдән һәм республикалардан мөселман кардәшләребез килгән, хәтта Мәскәүдән махсус кайтучы кунаклар да бар иде. Әлеге кабер Татар Төкесе авылының көньяк биләмәсендә каддерләп саклана. Кабер өстенә таштан ясалган ак тактада язулар бар. Аның уң ягында изге дога сүзләре: " Бисмиллаһир- рахмәнир- рәхим әшһәдү әл лә иләһә иллә- лаһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габүһү вә рәсүлүһү. Йә, дәликәл йә мәссәбикә карәмә йә сәбил әл морсәлин" (тәрҗемәсе: рәхимле һәм изгелекле Аллаһ исеме белән. Мин Аллаһыдан башка тәңре юк икәненә һәм Мөхәммәд - Аның илчесе икәненә таныклык бирәм. Мин раслыймын- ошбу җибәрелмеш бәндә безнең юлыбызда олуг бүләк булды). Соңгы елларда Абыз бабай кабере урнашкан җирлекне төзекләндерү буенча авыл халкы да, Иске Кәкерле авылы җирлеге үзидарәсе дә зур кайгыртучанлык күрә. Район башлыгы Александр Шадриков та әлеге изге каберне төзекләндер һәм яшәтү өчен үзеннән зур өлеш кертә.

    Имамнар Александр Валерьевичка нык исәнлек, хәерле озын гомер теләделәр. Хәзер аның тирә- юне койма белән тотып алынган һәм изге зиратны хаҗ кылырга килүче мөселман кардәшләребез шунда намаз укып дога кылыр өчен ышык урын булдырылган, бина читенә айлы манара куелган. Янәшәдә генә үтә дә чиста саф сулы түгәрәк күл җәелеп ята. Аны чистартуда да район башлыгының ярдәме күп булган. Бүгенге җыен Татар Төкесе имам-хатибы Садыйков Хәмзә Зәйдулла улының Коръән укуы белән башланып китте. Аннан соң район авыллары һәм Ульяновск каласы мәчетләреннән кайткан имам - хатиплар динебез нигезләрен шәрехләп, вәгазь сөйләделәр, Коръән сүрәләрен укып, халык тарафыннан изге саналган Абыз бабай рухына дога кылдырдылар. Зур җыенда район башлыгы Александр Шадриков та мөселманнарны ихлас күңелдән тәбрикләде, изге йоланың киләчәктә дә шулай бердәмлектә дәвам итүен теләде. Корбан таратып, сәдакалар өләшенгәч, мөселман кардәшләр корбаннардан пешерелгән табын артына утырдылар. Корбаннар быел да кырыкка якын иде. Имамнар, кунаклар һәм авыл халкы тәгъбир әйтеп дога укыды, аштан авыз итте.

    Ә чынлыкта кем соң ул изге Кадыкай Абыз бабай? Җирле тарихчыларның әйтүенә караганда, ул Төке авылы кешесе түгел икән. аның бер кардәшеТөкле- Түбә хәзрәт Әстәрхән төбәгендә җирләнгән. Шулай булгач аның да шушы яклардан булуы бик ихтимал дигән фараз бар. Кайберәүләр аны Иран кешесе дип тә атый. Ә менә авылның имам- хатибы Хәмзә Садыйковның әйтүенә караганда, аның кайсы яктан булуын дәлилләүче төп- төгәл бер генә документ та юк икән. Шулай да Абыз Кадыкай турында ачыкланган кайбер мәгълүматлар бар. Чибәр генә бер яшь егет шушы авылга килеп чыга (төгәл елы билгеле түгел). Авыл мулласы моны үзенә ялчы итеп эшкә ала. Егет өй эшләрен эшли, җигүле ат белән урманнан утын кайтара. Авыл халкын төрле үләннәр һәм дога укып дәвалый башлый. Ялчының мондый мөмкинлеген абайлаган мулла аңа кечкенә генә өй салып бирә. Тора- бара Кадыкай Абызның даны еракларга тиз тарала. Шулай берчакны Мәскәү патшасының 18 яшьлек кызы каты авырап киткәч, патша Кадыкайны чакырту өчен вәкилләр җибәрә. Кадыкай Абыз Мәскәүгә бармый, кызны монда алып килергә куша. Кызны күтәреп өйгә кертәләр. Берничә көнгә сузылган дәвалаудан соң, кыз аякка баса һәм бөтенләйгә савыга. Моның өчен патша Кадыкай Абызга рәхмәт йөзеннән берничә гектар урман һәм 90 гектар печәнлек җире бүлеп бирә. Әлеге печәнлек җире Татар Төкесе авылыннан җиде чакрым ераклыкта, аны мондагы халык "Будалуй" дип йөртә.

    Бүгенге көндә дә аннан печән чабалар. Кадыкай Абыз бабайның гомере урыс солдатлары белән сугышта киселә. Бу бәрелеш Иске һәм Яңа Кәкерле авыллары чатында булган дип әйтәләр. Сугыш көчләп чукындыру чорына карый. Ник дигәндә, Кадыкай Абыз бабай мөселман халкы белән җитәкчелек иткән. Яу кырында бик күп ир- егетләр һәлак була. Кадыкай Абызны Төке авылына кайтарып җирлиләр. Бүген генә түгел, башка вакытларда да бирегә ераклардан кайтып догалар укып, авыруларны өшкертүчеләр бар икән. " Монда укылган догалар, теләгән теләкләр, иншалла, кабул булмый калмас. Һәр елны авыл халкы белән бергәләшеп изге каберне чистартып торабыз. Әле дә менә дүрт көн килеп эшләдек. Иске Кәкерле авылы җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов үзе дә чалгы тотып безнең белән бергә хезмәт куйды",- ди авыл имам- хатибы Хәмзә Зәйдулла улы.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: