Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы-төзелеш индустриясе территориясе

    Районда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, авыл хуҗалыгын, кече һәм урта эшмәкәрлекне, "Чүпрәле" муниципаль сәнәгать мәйданчыгын үстерү, инвесторлар җәлеп итү-үткән елның төп өстенлекле юнәлешләре булып торды.2014 елда территориаль тулаем продукт җитештерү күләме 4270 млн. сумны тәшкил итте. Бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 5 процентка югарырак. Авыл хуҗалыгында тулаем продукция җитештерү 1298...

    Уңай үзгәрешләр

    2014 елда барлык төр макроикътисад күрсәткечләре буенча да уңай динамика күзәтелде. Икътисад үсешендә ирешелгән нәтиҗәләр 13 индикатив планның 11 күрсәткечен үтәү мөмкинлеген бирде. 2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында безнең район 22нче урынга күтәрелде. 2013 елда исә республиканың 45 районы арасында 40нчы урынны били иде.

    Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр тарафыннан 77,8 мең тонна ашлык (һәр гектардан уртача 20,1 центнер уңыш чыкты), 56,3 мең тонна шикәр чөгендере (уртача уңыш-345 центнер) җитештерелде. Үткән елда шикәр чөгендере культурасы районда 1624 гектарда игелде.

    2014 елда Чүпрәле муниципаль районының консолидацияләнгән бюджетында керемнәр ягы 758,1 млн. сумны тәшкил итте. Бу еллык бюджетка карата-120 процент, 2013 елдагыдан 146,5 процентка артык булды. Гомуми күләмдәге керемнәрнең 316,3 млн. сумын салым һәм салым төрендә булмаган керемнәр алып тора. Керемнәр буенча план 166,2 процентка үтәлде. Еллык бюджет барлык керем чыганаклары буенча да үтәлде. Тәэмин ителеш дәрәҗәсе 42 процентны тәшкил итте.Халыкның керемнәре, аның сатып алу мөмкинлеге артуда да позитив үзгәрешләр күзәтелә. Районда җан башына туры килгән керем 118,8 процентка артып, 12401 сум булды. 2014 елда уртача айлык хезмәт хакы 15,5 процентка артты.

    Үткән елда районның пенсия яшендәге гражданнарның пенсия белән тәэмин ителешен яхшырту буенча да эш дәвам иттерелде. Районда 7728 пенсионер исәпләнә. Шуларның 3088е бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләрне, 691 кеше федераль социаль өстәмә түләү ала. 2015 елның 1 январена билгеләнгән пенсиянең уртача күләме 8655,90 сумны тәшкил итте. Бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 699 сумга артык. 2014 ел дәвамында 126 гаиләгә "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды. 2014 елда түләнгән пенсияләрнең гомуми күләме 906 млн. сумны тәшкил иткән.

    2014 елда халыкны социаль яклау бүлеге тарафыннан бирелгән социаль түләүләрне 12472 кеше алган. Бу барлык район халкының 51,6 процентын тәшкил итә.

    2015 елның 1 январена район буенча 68 кеше эшсезлек буенча теркәлгән (2013 елда 107 кеше булган). Рәсми эшсезлек дәрәҗәсе 0,63 процентны тәшкил итә, бу 2013 ел дәрәҗәсеннән түбәнрәк.

    Инвестицияләр җәлеп итү өчен

    Бүгенге көндә гомумән Россиядә килеп туган икътисадый тотрыксызлык чорында, Татарстан Республикасы Президенты алга куйган бурычларны үтәү максатында, 2015 ел муниципалитет дәрәҗәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерү елы дип игълан ителде. Шул ук вакытта бу кризиска каршы чара да булып тора.

    Районны үстерү, иң алдынгы технологияләрне һәм производстволарны район территориясенә кертү максатында "Чүпрәле" муниципаль сәнәгать мәйданчыгы булдырылды. 2014 елның 10 октябрендә промпаркны аккредитацияләү турында таныклык алынды (тулырак мәгълүмат http://www.invest.chuprale.com/ яисә http://ipark. chuprale.com/ сайтларында урнаштырылган).

    2014 елда инвестицияләр җәлеп итү буенча актив эш алып барылды. ТР инвестиция үсеше Агентлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек алып барыла, регуляр рәвештә Россия һәм чит ил инвесторлары өчен проектларны презентацияләү башкарыла.

    Район төрле ярминкәләрдә һәм форумнарда даими катнашып килә. Шул исәптән, безнең районның күргәзмә стенды Венчур ярминкәсендә, чит ил инвесторлары өчен презентация ITParkта, KazanSummitта тәкъдим ителде.

    2014 елның ноябрендә районга Кытай делегациясе-Хэбэй провинциясе эшмәкәрләре ассоциациясе әгъзалары килде. Делегация районның руда булмаган ятмаларын карады, төзелеш материаллары җитештерү, туристик зона оештыру, авыл хуҗалыгы проектлары презентацияләнде. Һәм әлеге проектларның һәркайсы кунаклар тарафыннан югары бәяләнеп, аларны район территориясендә тормышка ашыру буенча зур кызыксыну тудырды. Шулай ук Чүпрәле-Кытайның Хэбэй провинциясе эшмәкәрләре Ассоциациясе арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде.

    Бүгенге көнгә районның концепциясе барлыкка килде-руда булмаган ятмалар базасында төзелеш индустриясенең кластер предприятиеләрен булдыру.

    Эшмәкәрләргә район һәм дәүләт ярдәме

    Район икътисадының мөһим секторының берсе булып кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү тора. 2015 елның 1 январена районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең 467 субъекты теркәлгән. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүнең 55 проценты-сәүдә итүгә, 21 проценты-авыл хуҗалыгы өлкәсенә, 15 проценты халыкка төрле хезмәт күрсәтүләргә карый. Кече һәм урта эшмәкәрлек куллануында 147 сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте объектлары бар. Ваклап сату буенча товар әйләнеше үткән 2013 елга 110 процентны, ягъни 1196,8 млн. сумны тәшкил итте.

    Хуҗалык итүнең кече формалары-гаилә фермалары да районда актив төстә үсеш ала. Район территориясендә 17 гаилә фермасы эшләп килә. Аларның 7се югары технологияле, 1 ферма төзелеп бетү алдында.

    2009-2014 елларда 84 эшмәкәр шундый программаларында катнашып, 31,5 млн. сумлык Лизинг-грант отты. "Гаилә фермалары" төзү буенча 21 эшмәкәр 17,6 млн. сум дәүләт ярдәме алды. Яңа гына башлаучы 3 фермер (2012-2014) 4,5 млн. сумлык дәүләт ярдәме алды. Үзшөгыль программасында катнашкан 993 кешегә 59,1 млн. сумлык ярдәм бирелде.

    Бүгенге көндә үз эшен булдырган, кыю эшләр алып баручы кече һәм урта бизнес вәкилләре - җәмгыятькә уңай рух бирүчеләр, районның икътисади үсешен тәэмин итүчеләр алар.

    Эшмәкәрлек-икътисадның нигезе

    Иске Чүпрәле авылы егете Ленар Җәлалов 2009 елда Казан дәүләт аграр университетын тәмамалый. Ул яшьтән үк авыл җирлегендә үз эшен булдыру хыялы белән яши һәм аны чынга да ашыра. Бүгенге көндә Ленар автосервис хуҗасы.

    -Эшне кредит алып башлап җибәрдек. Җиңел дип әйтмим, авыр иде. Бүген эшебез җайланды. Клиентларыбыз бар, араларында даими килүчеләре дә байтак, бу да хезмәтебезнең нәтиҗәсен күрсәтә. Һәр көнебез иртән башланып, кичке 18.00 гә кадәр дәвам итә, ялыбыз юк диярлек,-ди ул.

    Автосервис хезмәтен ул югару уку йортын тәмамлап кайтканның икенче-2010 елда ачып җибәрә. Тормыш кора, хатыны Ләйсән белән бер бала үстерәләр. Үз эшен ачу белән өч райондашына да биредә хезмәт урыны тәкъдим итә Ленар.

    - Курыкмаска, тәвәккәл булырга кирәк. Тырышсаң, барысын да булдырып була. Мөстәкыйльлеккә омтылган яшьләргә киңәшем шул,-ди Ленар Җәлалов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: