Чүпрәле районы Петр Дементьевның 110 еллыгын билгеләде
Чүпрәле районы легендар якташы, ике тапкыр Советлар Союзы Социалистик Хезмәт Герое, тугыз тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән авиация промышленносте министры Петр Васильевич Дементьевның 110 еллыгын билгеләде. П.В. Дементьевка багышланган тантаналы җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны район башлыгы Александр Шадриков каршы алды һәм озатып йөрде. Башлап алар район үзәгендәге П.В.Дементьев исемендәге хәрби техника музеен карадылар һәм бюстына чәчәкләр куйдылар.
Мондый легендар, 100 елга бер генә туа торган кешеләр хакында онытырга безнең хакыбыз юк,-диде Рөстәм Миңнеханов, район мәдәният йортында үткән тантаналы җыелышта чыгыш ясаганда. Гади бер авылда туып үскән кеше шундый дәрәҗәләргә ирешкән - илнең авиация промышленностен булдырган, сугыш вакытында самолет җитештерүче заводларның эвакуациясе өчен җаваплы булган, гомумән аның җитәкчелегендә илнең авиация промышленносте сафка баскан. Уйлап кына карагыз, Петр Дементьев министр булган чорда елына 500 самолет җитештерелә торган булган.Шуңа да район җитәкчелегенең бу легендар кешенең 110 еллыгын югары дәрәҗәдә билгеләп үтү инициативасын ихластан хупладык. Без мондый Геройларыбыз турындагы истәлекләрне киләчәк буынга җиткерергә тиешбез. Һәм Петр Васильевичның якыннарына мөрәҗәгать итеп, без сезнең бабагызны онытмадык, хөрмәт итәбез, дип әйтәсем килә.
Район башлыгы Александр Шадриков исә Татарстан Президентына район халкы, шәхсән үз исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.
Чүпрәле районында Президент программаларының барысы да эшли. Һәрнәрсә өчен без сезгә рәхмәтлебез,-диде ул.
Тантана Татарстан, Ульяновск шәһәре сәнгать эшлеклеләре чыгышы белән үрелеп барды.
Петр Васильевич турындагы китап авторы язучы-журналист Юрий Остапенко чордашларының Дементьевны Петр 1- тимер министр дип атаулары турында сөйләде.
П.В. Дементьевның девизы - "Булмастайны - булдыр!" Сталин кадрларны сайлаганда нәкъ менә шундыйларны, булмастайны булдырырга сәләтлеләргә игътибар иткән. Уйлап кына карагыз, 1941 елның октябрь ае. Сугыш бара. Ил язмышының ничек булачагы да билгеле түгел. Шундый катлаулы чорда Самара шәһәренә Петр Васильевич 11 авиация заводын күчерә. Завод күчерү бер хәл, аның тимер юлы да кирәк була бит әле. Беренче дәүләт бүләген дә шул елда ала Петр Дементьев. Һәм тагын бер фактка тукталып үтәсем килә -ул чорда җир шары буенча күккә күтәрелгән самолётның һәр дүртенчесе Советлар Союзында җитештерелгән була!
Рәхмәт сезгә, чүпрәлеләр, илгә шундый ул биргәнегез өчен,- диде ветеран язучы.
Бабасы турындагы истәлекләре белән уртаклашкан оныгы Петр Дементьев та бабасының гомере һәрвакытта да куркыныч астында булганлыгын бәян итте. Репрессия елларында да, самолётлар сынаганда да, ул җитештергән яңа самолётларда ил башлыклары очканда да... Курку белмәгән һәм һәрвакытта да җаваплылык тоеп эшләгән бабасын хәтерләүләре өчен ул да Татарстан, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Кичәдә күп тапкырлар мондый шәхесләрнең гасырларга бер генә туры килүе турында әйтелде. Гаҗәпләнерлек тә, сокланырлык та, горурланырлык та якташыбыз биографиясе!
ФОТОЛАРНЫ түбәндәге сылтамалар буенча карарга була:
110-летие со дня рождения П.В. Дементьева в Убеях Дрожжановского района
Открытие музея П.В.Дементьева в селе Убеи Дрожжановского района
Воссозданный дом в селе Алешкин-Саплык Дрожжановского района, где родился П.В.Дементьев
Парк-музей военной техники им.П.В.Дементьева в Дрожжановском районе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев