Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яз ашыктыра, ә эшләр буа буарлык-Чүпрәле районы "Шәйморза" хуҗалыгында семинар узды

    Малларны кышлату- терлекчеләр өчен үтә дә катлаулы һәм җаваплы чор. Яшь үрчемне исән- имин саклап үстерү, терлекләрнең баш санын һәм алардан продукция җитештерүне киметмәү төп бурычлардан санала. Әлеге авырлыкларны бөтен хуҗалыклар да сыный.

    Терлек азыгы белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәгән фермаларда хәлләр аеруча кискен. Сер түгел, җәйге корылык район хуҗалыкларында үзенең "кара" эзен калдырды. Кышлату өчен таләп ителгән күләмдә азык запасы тупланмады. Моны агарар идарә белгечләре дә яшерми. "Шәйморза" хуҗалыгында үткән семинарда да сүз, нигездә, шул хакта барды. Әлеге җәмгыять районда иң эреләрдән санала. Мондагы фермаларда бүген 900 дән артык мөгезле эре терлек бар. Шулардан 360-ын савым сыерлар тәшкил итә. Хәзерге вакытта һәр савым сыердан тәүлеклек сөт җитештерү 8 килограммнан аз гына артык. Бу күрсәткеч уртача районныкы белән чагыштырганда да дүрт килограммга ким. Быелның ике аенда шәйморзалылар бер сыерга исәпләгәндә 459 килограмм сөт сауганнар. Янәшәдәге "Цильна" хуҗалыгында ул күрсәткеч 1461 килограмм булды. Сәбәп нәрсәдә? Әлбәттә, сөт терлекләре тиешле рацион нигезендә ашатылмаса һәм тәрбия бирелмәсә алардан мул продукция алу турында хыяллану да мөмкин түгел. Семинар буласы көнне дә сөт маллары алдына сулыш юлларын буарлык әче исле сенаж салганнар иде. Сыйфатсыз азык белән тукланган сыерның күпме күләмдә һәм нинди сөт бирәчәгенә ачыклык кертүне белгечләр хөкеменә калдырыйк. Район башлыгы Александр Шадриков семинарда катнашучыларның игътибарын терлек азыгы әзерләгәндә таләп ителгән технологияләрне төгәл үтәргә кирәклегенә юнәлтте. Киләчәктә азык чөгендере үстерү мәйданнарын арттыру да бурыч итеп куела. Сөт җитештерүдә үз мөмкинлекләреннән түбән эшләгән "Березка" җәмгыяте һәм "Хафизов Р. Р." коллектив фермер хуҗалыгы җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре кискен тәнкыйтькә алынды. -Барлык күрсәткечләр буенча да "Цильна" хуҗалыгы районны күтәреп чыга алмас, һәрберегезгә ахыргы нәтиҗә өчен динамикалы эшләргә кирәк,- ди район башлыгы Александр Валерьевич. - Яз якынлаша барган саен пробламалар да бермә- бер арта. Булган азыкны сакчыл тотарга, әрәм- шәрәм итүгә юл куймаска кирәк. Кояшлы, җылы көннәрдә малларны ачык һавада күберәк йөртегез,- дип киңәшен бирде аграр идарәнең телекчелек белгече Айваз Абязов. Терлекчелек тармагында уңай нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен "Цильна" җәмгыятенең баш зоотехнигы Марат Рәимов, "Низамов А. А." коллектив фермер хуҗалыгының товарлыклы- сөтчелек фермасы мөдире Фиалит Яфизов, "Ак Барс Чүпрәле" җәмгыятенең мал табибы Алмаз Нуртдинов һәм көтүне яңарту буенча технологы Иршат Нуртдинов акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

    Ул көнне семинарда катнашучылар "Шәйморза" җәмгыятенең машина-тракторлар төзекләндерү мастеркоенда да булдылар. Тракторлар ремонтлау эшенең барышы һәм механизаторларның хезмәт шартлары белән таныштылар. -Шундый җылы һава торса кыр эшләре озак көттермәс. Техника ремонтлауны ашыктырырга кирәк, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру өчен агрегатлар бүгенән әзер булырга тиеш,- дип искәртте Александр Валерьевич. Кыр эшләрендә катнашырга тиешле техниканың күп өлеше 1 апрельгә старт сызыгында булырга икән. республика җитәкчеләренең дә таләбе шундый. Агроидарәнең производство- маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәрипов һәм "Гостехнадзор" ның баш дәүләт инспекторы Илдар Шәйхаттаров машина- тракторларны төзекләндерү һәм аларны идарә иткәндә техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, аяныч хәлләргә юл куймау өчен җитди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләделәр. Азык культурасын игү техникасын быел кайчандагыга караганда да максималь эшләтү турында әйттеләр. Чөнки терлекчелек комплексын табышлы итү өчен беренче чиратта сыйфатлы азык кирәк. Сенаж траншеясын тутыру эше берәр айга сузылган очракта азыкның "Шәйморза" сенажыдай булуын көт тә тор.

    Фотоларны http://www.chuprale-online.ru/ru/component/k2/item/6015-v-droghghanom-prochel-rayonni-seminar-spezialistov-agrarnikov.html карый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: