Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районы бюджетының 79,3 процентын 2017 елда да социаль-культура өлкәсе алып торачак

Район Советы депутатлары уникенче утырышларында көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе итеп 2017 елга район бюджетын карадылар.

Бюджет темасына сүз җиткәнче депутатлар каравына район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов район Уставына үзгәрешләр кертүне тәкъдим итте. Аннан соң ук раон Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Егор Тарнавскийдепутатларны һәм утырышка чакырылганнарны районның 2017 елга социаль-икътисадый үсеш фаразлары белән таныштырды. Чыгыш ясаучының сүзләренә караганда, гомумән, райондагы тормыш дәрәҗәсенә күз салганда да, 2016 ел район өчен уңышлы булды, дияргә тулы нигез бар. Гәрчә, авыл хуҗалыгы көтелгән нәтиҗәләрне бирмәсә дә. Районда җитештерелгән тулаем продукт күләме быел 5,9 млрд. сумлык булачак. 2015 ел белән чагыштырганда уртача хезмәт хакы да үскән - район күләмнендә ул быелның тугыз аенда 19916 сумны тәшкил итә. Узган елның шушы чорында исә 19125 сум булган. Пенсия дә 4 процентка артып район буенча уртача 9974 сум 55 тиенгә җиткән.

Барлык үсеш индикаторларын анализлаганнан соң район республикакүләм рейтингта 25нче позицияне били.

Район финанс-бюджет палатасы рәисе Равия Нуртдинова 2017 елда район бюджетында ниләр булачагы турында бәян итте. Бу темада иң әһәмиятлесен ассызыкласак, ул, мөгаен, бюджетның дефицитсыз кабул ителүедер. Бюджетның дефицит өлешен республика үз җилкәсенә ала,-дип аңлатты район башлыгы Александр Шадриков.-һәм ел җитди булачак, федераль закон буенча республика донор регион буларак, үз-үзен туендыра алмаган регионнарга да ярдәм итәргә тиеш булачак.

Район бюджетының 79,3 процентын 2017 елда да социаль-культура өлкәсе алып торачак. Моңа мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль сәясәтне финанслау керә. Дәүләт программаларында катнашу өчен дә беркүпме финанс чыгымнары каралган. Мәктәпләр, мәктәпкәчә учреңдениеләрдә балаларны тукландыру да район бюджетына "төшә". 2017 елда булачак хезмәт хакының арттырылган өлешен район бюджеты хисабына булачак икән. Шулай булгач, муниципалитетларга да, урыннардагы башлыкларгы да бөтен якны исәпләп-чутлап эшләргә генә кала. Милеккә, җиргә салымны тупларга, салым, законлылыкны контрольдә тотучы службалар белән хезмәттәшлек итәргә.

Район Советы утырышларының берсендә депутатлар хезмәтләре белән районны мәшһүрләгән, данлаган кешеләргә "Чүпрәле районының почётлы гражданы" дигән дәрәҗәле исем бирү турында карар кабул иткәннәр иде. Бу утырышта исә депутатларга Россия Герое Газинур Хәйруллин, "ТАИФ" җитәкчесе Альфред Шиһабетдинов, "Тус" җәмгыяте генераль директоры Николай Угаслов, "Цильна" җәмгыяте директоы Барис Гафуров, Татарстанның атказанган механизаторы Николай Григорьевка шундый дәрәҗәле исем бирүне карау тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия бюджет проекты