Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы басуларында урып - җыю эшләре гөрли

    Район басуларында урып- җыю эшләре кызганнан- кыза бара. 60 тан артык комбайн иртәдән соңгы кичкә кадәр бөртекле ашлык суктыра.

    Алар арасында оештырылган ярыш та көннән- көн киеренке төс ала. Игенчеләр җитез һәм бер- берсенә ярдәмләшеп хезмәт куялар. Бүген башкача мөмкин дә түгел. Пресс- үзәктән алынган оператив мәгълүматлар буенча, ярышны әйдәүче комбайнчыларның исемнәре дә билгеле булды. Район башлыгы Александр Шадриков һәм агроидарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов басуларда эшләүче игенчеләр янында булып хезмәт шартлары белән кызыксындылар, иң күп ашлык суктырып алдынгы урыннарга чыгучыларга байрак, Мактау грамотасы һәм акчалата премия тапшырдылар. Һәр елдагыча, алдынгы комбайнчыларның күпчелеге "Цильна" хуҗалыгында эшли. Шуңа күрә котлауларны да биредән башладылар. "Тукано" маркалы кыр корабында эшләүче Рәфик Шәйдуллов белән Илдус Җәмдиханов икесе дә бер үк күләмдә ашлык суктырганнар һәм район буенча да әлеге модель комбайнда алдынгы урында баралар. 30 июль мәгълүматлары буенча алар идарә иткән комбайннан җидешәр мең центнер ашлык ындыр табагына кайткан. Әйтергә кирәк, әлеге игенчеләр һәр елны беренче- икенче урыннарны үз кулларында тоталар. Былтыр әз генә өстенлек белән Илдус Җәмдитханов җиңү яулаган иде. Шушы ук хуҗалыктан Фәнис Вәлиев (ДОН- 1500) һәм Илгиз Миначев (Клаас- Мега) иң югары күрсәткечкә ирешкәннәре өчен бүләкләргә лаек булдылар. "Ак Барс - Чүпрәле" агрофирмасында "Нью- Холланд" маркалы комбайн белән Валерий Храмов районда иң күп ашлык суктырды. Аның хезмәттәше "АКРОС" маркалы кыр корабы белән алдынгы урынга чыкты. "Куйган хезмәтебезне олылап бүләкләр тапшырганнары өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәт. Мондый караш булгач икеләтә энергия белән эшлисе килә",- диләр комбайнчылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: