Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриковның Яңа ел мөрәҗәгате

    Сезне ихлас күңелдән яңа - 2015 ел белән котлыйм. Узып баручы 2014 ел тарих сәхифәләренә күчкәндә, бу елда башкарылган эш-гамәлләребезгә йомгак ясап, хезмәт нәтиҗәләрен барлыйбыз. Ел агымындагы сөенечләр һәм көенечләр, югалту-табышлар турында уйланабыз.

    Гомумән алганда, узып баручы ел сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен генә түгел, район халкы өчен дә уңышлы булды.

    Авыл хуҗалыгына табигать шартлары кайбер кыенлыклар тудырса да, әлеге тармакта эшләүчеләр игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерүне, ил табынын баетуны дәвам иттеләр. Терлекчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районыбыз сөт җитештерү буенча республика күләмендә урталыктагы урыннарда булды. Терлекчеләрнең, игенчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү максатыннан авыл хуҗалыгында яңа технологияләр кулланышка керде, яңа техникалар алынды.

    Капиталь төзелеш өлкәсендә дә күп эшләр башкарылды. Яңа социаль объектлар, торак йортлар сафка басты. Сәнәгать, халыкка хезмәт күрсәтүче предприятиеләрнең саны артты, яңа эш урыннары барлыкка килде. Аерым укытучылар, проектлар грантларга ия булды.

    Мәдәнияттә дә уңышларыбыз байтак. Районыбызның сәнәгать җанлы егет-кызлары республика күләмендә генә түгел, Россия дәрәҗәсендәге төрле фестивальләрдә үзләрен танытып килә.

    Сәламәтлек саклау өлкәсендә уңай үзгәрешләр булып хастаханәләрдә авырулар өчен шартларны яхшырту эше алып барылу, ФАПлар төзелү тора.

    Йомгаклап әйткәндә, райондагы һәр служба, җәмгыять үзалларына куелган планнарны намус белән үтәде. Күрелгән чаралар кеше мәнфәгатьләрен кайгыртуга хезмәт итте.

    Алда торган елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаячакбыз. Әлеге тарихи яктан зур әһәмияткә ия истәлекле датаны тиешенчә билгеләп үтү бөек максат булып тора. 2015 ел республикада парклар һәм скверлар елы дип тә игълан ителде. Без сезнең белән, хөрмәтле райондашлар, бу чараларга хәзерлек эшләрен быелдан ук башладык.

    Яңа ел - якты өметләр бәйрәме ул. Киләчәккә өмете зур булган кеше барлык кыенлыкларны да җиңәргә сәләтле. 2015 ел безнең барыбыз өчен дә матур эшләр, яңа казанышлар һәм рухи күтәрелеш, кыенлыкларны җиңү елы булсын! Яңа елда райондашларыбызга бердәмлек, татулык, сәламәтлек, зирәк акыл һәм хәерле эшләр телим! Барлык изге ниятләр тормышка ашсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: