Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриковның Ватанны саклаучылар көне белән котлавы
Муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Александр Шадриков чүпрәлеләрне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итә.
"Хөрмәтле райондашлар!
23 февраль Русиянең данлы көннәре тарихына олы бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне булып уелып калды. Төрле елларда Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен кулларына корал алып көрәшкән, бүгенге тыныч тормышыбызны тәэмин итү хакына яу кырларында гомерләрен корбан иткән ата-бабаларыбыз, абый-апаларыбызның тиңдәшсез каһарманлыгы тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Илебездә революцион үзгәрешләр чорында төрле яклардан ябырылган чит ил баскынчыларыннан, Бөек Ватан сугышы елларында фашист илбасарларыннан коткарып калган кыю батырларның данлы эшләрен бүген Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүче ватандашларыбыз лаеклы дәвам итә, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклый.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннарын, интернационалчыларны, төрле кораллы бәхәсләрдә илебез мәнфәгатьләрен саклаган, Ватан сугышында изге бурычларын төрле гаскәри частьларда үтәгән һәм, әлбәттә, бүген дә Кораллы Көчләр сафларында уяулык күрсәтеп хезмәт итүче хәрби якташларыбызны ихлас йөрәктән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм! Һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклау хакына җиңел булмаган фидакарь хезмәтегездә уңышлар телим"-диелә район башлыгы котлавында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев