Чүпрәле районы авыл җирлекләре рейтингы ни сөйли? (Тулырак язмада)

2015 елның узган ике аенда авыл җирлекләре рейтингының иң югары баскычында Иске Чүпрәле авыл җирлеге тора. Аның артыннан Яңа Элмәле, Алешкин-Саплык авыл җирлекләре бара. Исемлекнең иң соңында -Яңа Борындык авыл җирлеге. Матак, Иске Кәкерле авыл җирлекләре 18-17 урыннарны били.
Авыл җирлекләре рейтингы нинди күрсәткечләрдән чыгып төзелә соң? Иң беренче чиратта, икътисад һәм аның нәтиҗәлелеге анализлана һәм социаль хәленә әһәмият бирелә. Икътисады дигәндә авыл җирлегендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең, гаилә фермаларының, территориясендә никадәр баш мөгезле эре терлекнең барлыгын, салым һәм салым булмаган, шул ук вакытта акча керемнәре, инвестицияләрне күз уңында тотарга кирәк. Һәм авыл җирлегендә яшәүчеләрнең һәм җир күләменә карап, әлбәттә. Социаль ягы исә авылда төзелгән яңа йортлар саны, ягъни квадрат метрлар, шунда яшәүчеләрнең торак белән тәэмин ителеше, эшсезлек күрсәткече, халык санының арту-кимүеннән чыгып билгеләнә. Январь-февраль айларында, мәсәлән, Иске Чокалы, Уби, Яңа Ишле, Городище авыл җирлеге1 кешегә арткан. Һәм Звезда авыл җирлегеннән кала, барысында да халык санының кимүе күзәтелгән. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең теркәлүе исә әлеге ике айда Иске Чүпрәле, Иске Шәйморза, Зур Чынлы авыл җирлекләрендә күп булган. Эшләп торучы "Гаилә фермалары" Яңа Элмәле, Городище, Алешкин-Саплыкка туры килә. Эшмәкәрлек белән иң начар шөгыльләнүчеләр булып ел башында Түбән Чәке авыл җирлеге санала. Ә иң күп мөгезле эре терлек саны (1286) - Иске Чүпрәледә. Кече Чынлы, Яңа Ишледә дә күпләп асрыйлар мөгезле эре терлекне. Сыерлар саны исә Шланга, Яңа Элмәле, Яңа Ишле авыл җирлекләрендә күп. Матак, Яңа Борындыкта терлек асрарга яратмыйлар икән.
Ә менә салым һәм салым булмаган керемнәргә килгәндә, бер кешегә туры килгән керемнең иң зуры Яңа Борындык, Иске Чүпрәле, Кече чынлы авыл җирлекләрендә. Бу күрсәткечләрне "ясап", иҗат итеп күрсәтеп булмый, әлбәттә. Һәм "Борындык элеваторы", "Агротранс", "Цильна" җәмгыятьләренең (Иске Чүпрәледә инде күп төрле оешмалар) рейтингның бу төр күрсәткечендә нинди роль уйнаганын да уйлап табу кыен түгел. Бер кешегә туры килгән салым һәм керемнәрнең иң азы - Яңа Элмәле, Звезда авыл җирлегендә.
Ел башына авыл җирлекләрендә, саннар һәм анализларга караганда, хәлләр менә шундыйрак. Саннар артында авылларның төзеклеге, аның киләчәге, яшәү шартларының уңайлылыгы. "Аркылы ятканны буйга алып салырга да иренгәндә" якты киләчәк хыял гына булып калачак, билгеле. Шуңа да бер эшмәкәр әйтмешли, берни дә эшли алмый интеккәндә, һичъюгы бер адым алга атла!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.4600
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.5800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.72300
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.56000
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.47700
-
6 гыйнвар 2021 - 17:13Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.5500
-
5 гыйнвар 2021 - 10:43Чүпрәле районы паркларында Яңа ел тамашалары уза Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелә.54000
-
1 гыйнвар 2021 - 16:25Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.32200
-
28 декабрь 2020 - 10:18Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.73900
-
26 декабрь 2020 - 14:58Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».61100
-
25 декабрь 2020 - 14:06Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.48000
-
25 декабрь 2020 - 11:22Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.47200
-
24 декабрь 2020 - 14:002021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле 2021 ел Һиҗри исәп буенча 1442–1443 еллар37500
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
15 гыйнвар 2021 - 11:23
-
20 гыйнвар 2021 - 16:22Район башлыгы Марат Гафаров Анна Маркованы 90 яшьлек юбилее белән котладыГомере буе колхозда эшли ул.4500
-
20 гыйнвар 2021 - 13:41Чүпрәле районының кайсы авылларында гражданнар җыены узачак: 20-22 январь көннәренә графикҖыеннарда 2020 елга йомгак ясыйлар, 2021 елга бурычлар куялар.5300
-
18 гыйнвар 2021 - 11:39Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров коронавирустан прививка ясатты Бүгенге көннән Татарстанда Covid-19 дан массакүләм вакцинацияләү башланды.17200
-
18 гыйнвар 2021 - 09:10Чүпрәледә "Эшлекле дүшәмбе" халык мөрәҗәгатьләрен тикшерүдән башланды Соңгы көннәрдә яуган кар авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен күп кенә проблемалар тудырды.17000
-
18 гыйнвар 2021 - 16:06Сайлау кампаниясендә активлык күрсәткән чүпрәлеләр бүләкләнде Район башлыгы Марат Гафаров чираттагы киңәшмәдә Мактау Грамоталары тапшырды.15500
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.5800
-
20 гыйнвар 2021 - 13:41Чүпрәле районының кайсы авылларында гражданнар җыены узачак: 20-22 январь көннәренә график Җыеннарда 2020 елга йомгак ясыйлар, 2021 елга бурычлар куялар.5300
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.4600
-
20 гыйнвар 2021 - 16:22Район башлыгы Марат Гафаров Анна Маркованы 90 яшьлек юбилее белән котлады Гомере буе колхозда эшли ул.4500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика