Чүпрәле район башлыгы сугыш ветераны Карип Камалиевны 90 яшьлеге белән котлады
Шушы көннәрдә Зур Чынлы авылында яшәүче Карип Камалиевлар гаиләсендә шатлыклы зур вакыйга булды. 90 яшен тутырган сугыш ветераны иртәнге яктан ук котлаулар һәм тәбрикләүләр кабул итте.
Беренчеләрдән булып авылдашларын котларга Зур Чынлы урта мәктәбе укучылары килде. Мәктәп директоры Наил Низамов һәм аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәмзия Мистякова элеккеге фронтовикка мәктәп коллективы исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерделәр, балалар исә үзләре әзерләгән тантаналы номерларны күрсәттеләр. Көннең икенче яртысында әлеге гаилә район башлыгы Александр Шадриковны, РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗановны, шушы бүлекнең ветераннары советы рәисе Фариз Шакировны һәм Зур Чынлы авылы җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиулловны каршы алды. Александр Валерьевич фронтовикны ихлас күңелдән юбилее белән котлады, аңа нык сәламәтлек, балалары һәм якыннары арасында тагын күп еллар бәхетле гомер кичерүен теләде, шәхсән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлек өчен бүләк тапшырды. Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов та бүлекнең шефка алынган ветераны буларак Карип Камалиевка җылы тәбрикләү сүзләрен ирештерде һәм колектив исеменнән бүләк тә тапшырды. Юбилярның шушы кадәр олылауга җавапы сүзсез дә аңлашыла иде. Тыйнак елмаюлы йөзендә һәм күзләреннән чыккан кайнар яшь тамчыларында сугыш михнәтләре чагыла. Күптән түгел генә алтмыш елга якын бергә гомер иткәнн, бер сулыш белән яшәгән тормыш иптәше Фидариясе генә гүр иясе булган. Балалары, килене, оныклары янәшәсендә рәхәттә яшәсә дә, хатынын югалтуны бик авыр кичергән ул. "Әниебез вафатыннан соң үзен кайда куярга белми, бик өзгәләнә",- диләр балалары да.
...1943 елның 6 ноябрендә аны хәрби комиссариатка чакырталар. Беренче хәрби күнекмәләрен якташыбыз Мәскәү өлкәсендәге Покров шәһәрендә урнашкан кече командирлар әзерли торган полк мәктәбендә ала. Берничә айдан соң аны 3- нче Белоруссия фронтына җибәрәләр. Бөтен фронт әуйлап сугышның кызган чагы. 19- нчы дивизия составындагыҗиденче дивизион да фашист басып Белоруссия шәһәрләрен азат итү өчен яңадан- яңа һөҗүмнәр оештыра. Витебск һәм Минск шәһәрләрен азат иткәннән соң, фронт линиясе Көнчыгыш Пруссиягә күчә. -1945 елның январь урталары иде. Балтик диңгезе буенда урнашкан Пилькаллен шәһәрен азат итүдә күп сугышчыларыбыз корбан булды. Беренче сәгатьтә үк 21 солдатыбызны югалттык, алты орудиенең бишесе сафтан чыкты. Көтмәгәндә фашистлар алты авыр танк һәм пехота белән һөҗүмгә күтәрелде. Дивизион командиры майор Захаров авыр тән ярасы алды. Аны дошман пулясы асытнда сугыш кырыннан алып чыгарга туры килде,- дип искә ала ветеран. Бөек Җиңүне ул Кенигсберг шәһәрендә каршы ала. Берничә мәртәбә яраланган солдатның күкрәгенә "Батырлык өчен" медален тагалар. Күп корбаннар һәм күз яшьләре барәбәренә яуланган Җиңү килгәч тә, Карип Камалиевны 13 майда сугышчан дуслары белән Ерак Көнчыгышка, японнарга каршы сугышка озаталар. 1951 елның азагына кадәр ул хәрби хезмәттә була, ил азатлыгы өчен бернчә мәртәбә үлем белән йөзгә- йөз очраша. Тыныч торомышта якташыбыз яраткан хезмәтенә алына. Сигез ел Азиядә агроном булып эшли, Дүшәмбе шәһәрендә партия мәктәбен тәмамлый. Аннан соң районыбызга кайтып "Ялкын" колхозында агроном хезмәтен башкара, лаеклы ялга чыкканчы 12 ел райондагы орлыкчылык инспекциясен . фронттагы һәм тыныч тормыштагы батыр хезмәтләре өчен күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек була. Бүгенге көндә ул кызы Миңзифа, улы Илдар һәм килене Гөлүсә тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Рәсемдә: котларга килгән кунаклар фронтовик Карип Камалиев белән фоторәсемгә дә төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев