Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле продукциясе– казанлыларга!

    Көзге ярминкәләр - шәхси хуҗалыклар һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары өчен уңайлы сәүдә итү мәйданы. Шулай ук, шәһәрдә яшәүчеләр өчен дә ул кулай бәягә авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек.

    Быел да сентябрь аеннан Казан шәһәрендә уздырылучы традицион көзге ярминкәдә атна аралаш районыбызның оешма-предприятиеләре, агрофирмалар, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары да катнаша. Башкала халкына алар киң ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итәләр.

    -Казан халкы көзге ярминкәләрне көтеп ала. Бу уңайдан "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасы, "Цильна" җәмгыяте, "Низамов" крестьян- фермерлык хуҗалыгы, Борындык элеваторы, авыл җирлекләре ел саен активлык күрсәтә. Шәхси эшмәкәрләр, әйтик, Илдар Шәрәфетдинов, Радик Гафуров, Айрат Рәимов, Фәнил Җәббаров һ.б да бик теләп катнашалар. Шулай ук, белем бирү учреждениеләре тарафыннан ярминкәгә килүче өлкән яшьтәге кешеләргә кайнар ризык, чәй тәкъдим итү каралган. Моңарчы Иске Чүпрәле күппрофильле лицей, Хорновар-Шигали, Иске Шәйморза урта мәктәбе ярминкәләрдә катнашса, алдагыларында бу мөмкинлек башкаларга да биреләчәк. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, шулай ук, районыбызның үзешчән артистлары, мәдәниятчеләребез көн дәвамында ярминкәгә килүчеләргә җыр-моңнарын бүләк итәләр,-ди район Башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Илдар Рәкыйпов.

    Башкала халкы авылдан килгән продукцияләрне яратып ала икән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның сөт-майларына, шулай ук агрофирмаларның ярма һәм ашлыкларына, бер сүз белән әйткәндә, Чүпрәле районы продукцияләренә сорау һәрчак бар. Кишер-чөгендер - 12-15, бозау ите-250-300 сумнан, дуңгыз ите 230-270 сумнан, сарык -320-380 сумнан сатыла. Шикәр комының килосы -44 сум, югары сортлы онның килосы-19 сум, сөтнең бер литры -30 сум, бәрәңгенең килосы 10 сумнан тәкъдим ителә. Шулай ук, арпа, борчак, бодайга да сорау бар.

    Гадәттә, Чүпрәлеләр Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә сату итә. Чүпрәлеләр катнашындагы ярминкәләр алда- 5 һәм 19 ноябрьдә, 3 һәм 17 декабрьдә узачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: