Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә агротехник чаралар дәвам итә

    Районыбыз игенчеләре республика алдынгылары рәтендә чәчү эшләрен төгәлләде.

    Планда каралган 44 мең гектардан артык мәйданнарда бөртекле, бөртекле- кузаклы һәм техник культуралар урнаштырылды. Шытымнар әйбәт күренә. Иң мөһиме хәзер җылы яңгырлар кирәк. Хәзерге вакытта механизаторлар бөртекле сабан культураларын минераль ашлама белән тукландыру һәм чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртү кебек агротехник чара үткәрәләр. Шикәр чөгендере чәчүлекләрен чүп үләннәре басмас өчен икенче кат эшкәртү кирәклеген дә онытырга ярамый. Хәзер терлек азыгы өчен үстерелгән культуралар да үсеп җитте. Димәк, якын көннәрдә "яшел урак" старт алачак. Бүген һәр хуҗалыкта азык әзерләү техникасы төзек һәм механизатор кадрлар белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Шушы уңайдан 26 майда район буенча зур семинар үткәрү планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: