Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле-Кытай арасы-2

    Чүпрәле-Кытай арасындагы хезмәттәшлек килешүе төзелү Чүпрәле районына, монда яшәүче кешеләргә нәрсә бирәчәк? Мондый сорауны безгә, ягъни редакция журналистларына бик күпләр бирә башлады. Иҗтимагый тормыш эчендә кайнаган кеше буларак һәм район башлыгы Александр Шадриковның якын көннәрдә генә "Бизнес-онлайн" газетасы журналистларына биргән җавапларына таянып, әлеге сорауга җавап бирергә алындым.

    Һәр яңалык һәрвакытта да авыррак кабул ителә. Ник дисәң, яңалык бит ул үзгәрешләр алып килә. Ә адәм баласы ялкаурак, күнегелгәнне үзгәртәсе килми, инерция буенча яшәгәндә әйбәтрәк дип саный. Исегездәдер, элегрәк районга инвестор килә дигәч тә, кайбер кешеләр моны шөбһәләнебрәк кабул иткәннәр иде, безнең җирләребезгә кемдер хуҗа булачак, соңында җирсез калдырачаклар, янәсе. Алай булмады, инвесторлар алмашынып торса да, җирләребез-урынында, «аерылып чыгарга» теләгәннәр дә үз җирләрен рәсмиләштереп торалар. Әмма, агрофирмалар оешканда сөйләнгән, ул җирләрне эшкәртү авыр булачак, дигән сүзләр дөреслеккә туры килгәнлектән, җирләрен аерып алучылар да аны киредән шул ук агрофирмаларга арендага бирәләр. Һәм тагын да игътибар юнәлтерлек бер факт-читтән инвестицияләр керткәнгә, акчалар биргәнгә генә яшәп тора агрофирма, авыл хуҗалыгында бүген үз көнеңне үзеңә күрергә калганда бик авыр. Бу фикеремне дәвам итеп тормыйча, республикада агрофирмалар төзү каршылыклы фикерләр тудырса да, заманга ярашлы булды, диясем килә. Авыл кешесенә эшләгән өчен акчаны кем бирсә дә, җире кем тарафыннан чәчелсә дә барыбер түгелмени? Иң мөһиме, нәтиҗәсе булсын!

    Кытай иленнән инвесторлар килү дә-замана таләбе. Чүпрәле районы, беләсез, авыл хуҗалыгы районы. Ә авыл хуҗалыгының экономикасы һава торышына корылган, Ходай бирсә -була, бирмәсә-юк, дигәндәй. Шуңа да район җитәкчелеге, бигрәк тә җитәкчелеккә Александр Шадриков килгәч, район икътисадын үстерүдә башка юлларны барларга керешкән иде. Без инде боларның һәммәсе турында да хәбәр буларак язып бардык. Исегездәдер, республикада, Түбән Кама шәһәреннән генә калышып, безнең район икенчеләрдән булып Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында инвестицион паспортын яклаган иде. Шул еллардан бирле әлеге агентлык аша Чүпрәлене чит илләргә таныту дәвам итте. Һәм танытырлык казылма ятмаларыбыз барлыгын да инде беләсез. Болар цеолит, альп балчыгы, кварц комы, известь ятмалары. Бу ятмалар чит илләрдә дә уникаль, ягъни башка җирләрдәгедән аермалы, дип табылды. Һәм, ниһаять, Кытай провинциясеннән бер эшмәкәр бу ятмаларны, аерым алганда, известь, кварц комын файдаланып, безнең төбәктә заводлар төзүгә алынды. Проектның башлангыч суммасы гына да 9 млрд. сумны тәшкил итә. Кытайлар монда завод төзеп, Мәскәү-Пекин юлы өчен төзелеш материаллары җитештермәкчеләр. Керамик эшләнмәләр дә җитештерү бар планнарында.

    Заводлар безнең территориядә элек тә бар иде. Иске Кәкерле кирпеч заводын, Уби яшелчә киптерү заводын һәм башка шундый җитештерү белән шөгыльләнүче цехларны күпләребез хәтерли. Димәк, кирпеч заводы төзелү-искене кире кайтару, яңарту. Төзи калса, беркем дә бер ел өчен генә төземәс. Башлыча эшкә өйрәтү өчен кытайлар үзләреннән эшчеләр китерсә дә, күләмле җитештерү булгач мондагыларга да эш урыннары булдырылачак, район да авыл хуҗалыгына гына багланып, һаман күктән (кирәк вакытында кояшын, яңгырын) көтүдән туктар дип өметләник. Район бюджетына да керемнәр артыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: