Чүпрәле кырларында иген шавы

Исегезгә төшерәбез, быел районыбыз басуларында 39222 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле - кузаклы культуралар үстерелде. Яз һәм җәй айларында явым- төшем чагыштырмача җитәрлек дәрәҗәдә үк булмаса да, ашлык уңышы мул күренә. Моны игенчелектә югары технологияне дөрес куллану һәм механизаторларның үз вазыйфаларына җаваплы карашлары нәтиҗәсендә ирешелде дип аңларга кирәк.
Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар урак эшләренә шактый ук тоткарлык ясады. Җайлы гына башланган урып- җыюның туктап калуы күбесе механизаторлар күңелен борчуга да салды, әлбәттә. Берничә көн эчендә генә дә комбайнчылар 2600 гектардан артык мәйдандагы ашлыкны суктырып алырга өлгерде. "Цильна" , "ТрансПорт" һәм "Шәйморза" җәмгыятьләре, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Городище, Яңа Чокалы һәм Иске Кәкерле филиаллары, "Мәхмутов И." күмәк фермер хуҗалыгы уракның беренче көннәреннән үк яхшы старт алдылар. Әлегә район буенча суктырылган 76000 центнердан артык ашлык алар хисабында. Һәр гектардан уртача уңыш 30 центнер чамасы чыга. "Җ. Гафуров" фермер хуҗалыгында ул күрсәткеч 50 центнерны тәшкил итә. "Цильна" һәм "Шәйморза" җәмгыятьләрендә дә һәр гектардан уртача 35 центнердан артыграк ашлык суктыралар. Кече Чынлы игенчеләре 63 гектардагы борчакны теземнәргә салдылар. Комбайнчылар арасында да ярыш киң колач алды, беренче мең центнер бөртек суктыручылар да ачыкланды. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының тәҗрибәле игенчесе Валерий Храмов "Нью- Холланд" комбайны белән 3700 центнердан артык ашлык суктырып ындыр табагына озатты.
Аның хезмәттәшләре Петр Архипов, Александр Юркин, Фәрит Яфизов һәм Владимир Квасов та өч мең чиген уздылар. "Шәйморза" хуҗалыгында "ДОН- 1500" маркалы комбайнны идарә итүче Рифкать Хәлиуллин, "Акрос" комбайны механизаторы ("Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы) Петр Маняков, "Клаас- Мега" кыр корабы белән эшләүче Илгиз Миначев ("Цильна" җәмгыяте), "Тукано" маркалы комбайннарда хезмәт куючы Рәфик Шәйдуллов белән Илдус Җәмдиханов ("Цильна" игенчеләре) алдынгы урыннарда баралар. Һәр уракның үз үзенчәлекләре була. Нинди генә кыенлыкларга да карамастан, механизатор аларны җиңеп чыгу өчен үзендә көч һәм түземлелек тупларга тиеш. Әлбәттә, өлкәнрәк яшьтәге тәҗрибәле игенчеләр теләсә нинди авырлыкларга да чыдамрак булалар. Мондый чакта аларның яшьләргә акыллы киңәше һәм практик ярдәме бик мөһим. -Икмәк язмышы хәл ителгәндә бөтен мөмкинлекләр эшкә җигелергә тиеш.
Комбайннарыбыз начар түгел, моңа без кырга чыгар алдыннан үткәрелгән тикшерүләрдә тагын бер кат инандык. Урып- җыю эшләрен кыска гына вакыт эчендә башкарып чыгу - хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, механизаторлары һәм әлеге кампаниедә катнашучы барлык хезмәтчәннәрдән зур оешканлык сорый. Хуҗалыкларга узган елларда сынап каралган эш тәҗрибәсен быел да куллану комачау итмәстер. Комбайнчылар эшен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк итәр өчен барлык мөмкинлекләрне тулырак итеп файдаланырга кирәк. Монда матди кызыксындыру чаралары, эшне ике сменалы итеп оештыру, үзара ярдәм¬ләшүне күздә тотып әйтүем",- ди агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 июль 2022 - 17:13Чүпрәле өлкәннәре Сабантуй бәйрәме үткәрде Өлкән яшьтәгеләребез “Җиләкле алан”да ял иттеләр, күңел ачтылар3200
-
1 июль 2022 - 21:35Чүпрәледә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан автойөреш һәм митинг узды 1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.4700
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.5500
-
1 июль 2022 - 08:08Дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тула 2022 елның 18 июлендә бөтен ил буенча дәүләт янгын күзәтчелеге органнары юбилейларын – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәчәк.4900
-
1 июль 2022 - 08:06#ЭКОЯЗ2022 район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде Бәйге төрле номинацияләр буенча узды.2900
-
1 июль 2022 - 08:04Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Тимерша Хәйрулла улы Әбдриев нәкъ шундыйлардан.3800
-
1 июль 2022 - 08:01Чүпрәле өлкәннәренә катлаулы компьютер да бирешә Чемпионат вакытында катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр.3300
-
1 июль 2022 - 07:57Виктор Карабаев: “Кайда гына яшәсәң дә, эшләргә кирәк” Виктор Карабаевның хуҗалыгы Чуваш Бизнәсе авылында шактый иркен мәйданны алып тора.4000
-
29 июнь 2022 - 16:33“КИТАП” радиосы Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..8100
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.10500
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.4400
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.6300
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.7700
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
1 июль 2022 - 19:57Шакир Ягудин Чүпрәледә милли проектлар кысаларында социаль-мөһим объектларның төзелеше белән таныштыДепутатны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин озатып йөрде.3300
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Алабута утыйм, барысын да контрольдә тотам"Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.4200
-
29 июнь 2022 - 16:33“КИТАП” радиосы Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..8100
-
29 июнь 2022 - 15:39Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентларына дипломнар тапшырылды Быелгы уку елында белем бирү учреждениесен 62 студент тәмамлый.7400
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.5500
-
1 июль 2022 - 08:08Дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тула 2022 елның 18 июлендә бөтен ил буенча дәүләт янгын күзәтчелеге органнары юбилейларын – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәчәк.4900
-
1 июль 2022 - 21:35Чүпрәледә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан автойөреш һәм митинг узды 1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.4700
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Алабута утыйм, барысын да контрольдә тотам" Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.4200
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Чүп үләне утыйм, барысын да контрольдә тотам" Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.4100
-
29 июнь 2022 - 21:07"Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган”: Чүпрәледә Әфган сугышында һәлак булган сугышчыларның өйләренә истәлек такталары куелды Акция Татарстан Республикасының хәрби хәрәкәтләр ветераннары, запастагы хәрби һәм башка төр гаскәрләренең хәрбиләре “Ватан калканы” төбәк иҗтимагый оешмасы, Әфган һәм Чечен сугышы, чик буе сакчылары көче белән оештырылды.4000
-
1 июль 2022 - 07:57Виктор Карабаев: “Кайда гына яшәсәң дә, эшләргә кирәк” Виктор Карабаевның хуҗалыгы Чуваш Бизнәсе авылында шактый иркен мәйданны алып тора.4000
-
1 июль 2022 - 08:04Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Тимерша Хәйрулла улы Әбдриев нәкъ шундыйлардан.3800
-
1 июль 2022 - 08:01Чүпрәле өлкәннәренә катлаулы компьютер да бирешә Чемпионат вакытында катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр.3300
-
1 июль 2022 - 19:57Шакир Ягудин Чүпрәледә милли проектлар кысаларында социаль-мөһим объектларның төзелеше белән танышты Депутатны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин озатып йөрде.3300
-
2 июль 2022 - 17:13Чүпрәле өлкәннәре Сабантуй бәйрәме үткәрде Өлкән яшьтәгеләребез “Җиләкле алан”да ял иттеләр, күңел ачтылар3200
-
1 июль 2022 - 08:06#ЭКОЯЗ2022 район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде Бәйге төрле номинацияләр буенча узды.2900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика