Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле индустриаль паркы нинди булачак?

    Соңгы вакытларда радио, телевидение, газета битләрендә "Айтипарк", "Индустриаль парк", "Җитештерү зонасы" кебек әлегәчә истә-акылда булмаган сүзләрне ишетергә туры килә. Чүпрәледә дә шундый Индустриаль парк булачак.

    Кисәтеп куям, язмамны укучы хыял-әкият бит бу дип куячак. Әмма хыялсыз яшәмиләр, әкиятнең асылында да чынбарлык ятуын һәрберебез белә. Иң башлап әлеге индустриаль парк өчен 10 гектардан артык җир бүлеп бирелүен әйтик. Татарстанда Алабуга җитештерү зонасында да эш берничә еллар элек кара туфрак өстендә башланган иде. Хәзер исә анда төрле илләрдән килеп үз ширкәтләрен оештыручылар һәм җитештерү белән шөгыльләнүчеләр бар. Әйе, ул илкүләм проект, диярсез. Бу темада бәхәс куертмыйча, Чүпрәледәге индустриаль парк шуның "кече туганы" булачагын гына әйтик. Һәм әлеге паркта эш башларга теләк белдерүчеләргә (аларны исә заман телендә резидентлар дип йөртәләр) дәүләт төрлечә ярдәм күрсәтергә әзер. Җирле бюджетка керүче салым ставкалары да киметеләчәк. Һәрхәлдә, шушы көннәрдә моны район советы утырышында депутатлар караячак.

    Чүпрәле индустриаль паркы дигәч нәрсә күзалларга соң? Иң элек аның элеккеге "Россия" колхозы территориясендә булачагы билгеле. Сакланып калган машина-трактор парклары, складлар, ферма биналары үзгәртеп корылачак һәм шунда җитештерү цехлары сафка басачак. Су, шул ук вакытта техник су, газ ягулыгы, электр трансформаторлары кую һәм тагын да башка шундый эшләр җирле бюджет хисабына башкарылачак. Бу территориядә тимер-бетоннан мәйданчыклар, һәм тагын да шундый ук конструкцияләр барлыгын беләсездер. Алар хәзер эш башлаучыга, цех эшләтеп җибәрергә теләүчегә бушлай диярлек бирелә, кайбер юридик процедураларны гына үтәсе...

    Индустриаль паркка соңрак килүче резидентларга инде биналарны арендага бирү планлаштырыла.

    Индустриаль паркта үз эшен оештырып җибәрүчеләргә, дәүләт күп юнәлешләр буенча финанс чыгымнарын өлешчә капларга әзер. Мәсәлән, "Лизинг-грант" суммасы 50х50 күләмендә субсидияләнәчәк һ.б.һ.б. Болар турында 2-21-85 телефонына шалтыратып мәгълүматлар алып була. Гомумән, кызыксынган кешеләр игътибарына районда "Прогресс" унитар предприятиесе оешуы турында да хәбәр итәбез. Әлегә ул Иске Чүпрәледәге күпфункцияле үзәктә урнашкан. Җитәкчесе Егор Тарнавский. Ул оешмага мөрәҗәгать иткәндә барлык сорауларга җавап алырга мөмкин. Һәм андагы белгечләр үз эшен башлап җибәрергә теләгән кешегә ярдәмгә килеп, юлларын күрсәтәчәк.

    Барысы да эшләп киткән очракта монда кунакханәләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре дә булачак.

    Бизнеста һәрбер нәрсә бер-берсенә бәйле. Җитештерү хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗ тудырачак. Чөнки эшләгән кешегә ашханәсе дә, утырып ял итеп алу урыны да кирәк булачак, цехлар да җыештырылмый тормас. Шулай итеп, чүпрәлеләрнең мәшгульлеге тәэмин ителәчәк.

    Боларның барысын да шушы көннәрдә генә төрле сфера кешеләренә аңлаттылар. Монысын да заманчалатып әйткәндә "Чүпрәле индустриаль паркы" презентацияләнде. Мондый проектның инде Теләче районында эшләп киткәнлеге турында, шушындый мәйданчыкта 7 эшмәкәр үз эшчәнлеген җәелдергәнлеге һәм моның теләчелеләргә 150гә якын эш урыны биргәнлеге турында да сөйләделәр.

    -Бездә дә инициативалы кешеләр бар. Җитештерү өчен шартлар тудыра калганда, әлеге индустриаль паркка килүчеләр булачагына да ышанам. Беренче резидентлар теркәлде дә инде. Безнең максат шушы проектыбызны республикада яклап, башлап республика программасына, соңрак федераль программага керү,-диде район башлыгы Александр Шадриков. -Билгеле, үз-үзеңдәге стереотипны сындыру бик авыр. Акчамны шушы эшкә куйсам, эшләп китә алырмынмы, җитештергән продукциям сатылырмы, Казаннан шактый ук читтә яшибез бит, дигән курку били кешене. Ә булган әйбергә сорау (спрос) булачагы элек - электән исбатланган факт. Башкаладан ерак булсак та, башка өлкәләргә якынбыз. Территориябездән М-7 магистраленә чыга алабыз. 2015 елда М-5 магистраленә тоташачакбыз.

    Индустриаль паркка килүче булачак, сүз дә юк. Мин исә үзебезнең чүпрәлеләр шөгыльләнсеннәр, ачып җибәргән эшләренең балаларының балаларына да байлык буларак калачагын аңласыннар иде, димен. Үз чиратыбызда, һәркем өчен ачык икәнлегебезне һәм булышырга әзер торуыбызны да белдерәм. Дөньякүләм танылган миллиардерлар да туганда ук миллиардер булып тумаган, аларга да нәрсәдәндер башларга туры килгән. Монда исә әле без, эшләгез генә, булышабыз, дип чакырып торабыз.

    Мондый максатлар тормышка ашканда, аңлыйсыздыр инде, Чүпрәленең көньяк-көнбатышы промышленность үзәге булачак. Бары курыкмыйча эшкә алына торган кешеләр генә кирәк. Андыйлар бармы? Чүпрәледә акча эшләп буламы кебек сорауларны ачыклау өчен рәсми затларга, бизнес вәкилләренә һәм гади кешеләргә дә мөрәҗәгать иттек.

    Шәүкәт Алиуллов, район башкарма комитеты җитәкчесе:

    -Бездә, акчасы булган кеше нәрсә эшли? Текә автомобиль, я булмаса шәһәрдән фатир сатып ала. Ә менә шул акчасына үз эшен ачып җибәрсә, җитештерү белән шөгыльләнсә, бүген булмаса иртәгә кереме булыр иде һәм үзен, гаиләсен, балаларын хезмәт белән тәэмин итәр иде. Соңрак ул фатирларны, машиналарны кредитка түгел, үзе эшләп тапкан акчага алыр иде. Билгеле, эшләргә кирәк булачак.

    Мәсәлән, быел яз, җәй буе күпме төзелеш барды районда. Брусчатка, агачтан, тимердән ясалган җиһазлар гына да әллә никадәр кирәк булды. Ульян, Чувашия өлкәләренә чыгып китеп эзләргә, чиратка язылып алырга мәҗбүр булдык. Ә районыңда шундый ише нәрсәләрне җитештерүче булса?! Иң беренче үз тирәңнән эзләр идең... Акча күктән яумый, аны таба белергә дә кирәк шул.

    Фәрит Галләмов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары:

    -Авыл җирлеге өчен берәр төрле җиһаз сатып алырга кирәк булганда, я булмаса теге яки бу хезмәткә ихтыяҗ туганда, иң беренче чиратта, үзебезнең районнан эзләп карыйбыз. Мәсәлән, быел "Чыгарылышлар паркы"ның тирә-янын тимер рәшәткә белән тотып алу өчен эшмәкәр Касыйм Зартдиновка мөрәҗәгать иттек. Эшләде, түләдек, түләп торабыз. Ә күп вакыт үзебездә андый хезмәт юклыктан Шомыршыга, Батырга китәргә туры килә. Юк бит, берәр төрле тимер кисәге кырдырырга кирәк булса да, проблемага килеп төртеләсең-кырдыру белән шөгыльләнүче генә дә юк. Әмма булачак, күреп торырсыз, үзебезнекеләр шөгыльләнмәсә, башкалар киләчәк. "Изге урын буш тормый", дип әйтә рус кешесе. Монда да шулай ук, ул урынны без алмасак, башкалар алачак. Соңында исә, менә аңа бар да, миңа юк, дип сөйләнеп йөрергә калмас өчен, киләчәгебезне менә бүген, тәкъдим итеп торганда, кайгыртыйк.

    Касыйм Зартдинов, эшмәкәр, Яңа Чүпрәле авылы:

    -Эштән бушап торган юк, заказлар күп. Кеше дә эшләтәбез, хатын, килен, улым-барыбыз да шушы эшкә тыгылганбыз. Акчабыз юк, дип әйтә алмыйм, булганын товар алуга тотабыз, яшәп торабыз, Аллага шөкер. Үз эшемне башлап җибәргәнгә үкенмим, берәр төрле "олигарх"ның кесәсеннән акча чыгарып биргәнен көтеп торганчы, монда үзең эшлисең-үзеңә керә, туздыруын да үзең туздырасың. Оешмалардан алып бетермәгән акчаларыбыз да бар әле. Кыенлыгы шунда, безнең халык читтәге җитештерүчеләргә кулына акчасын тотып чыгып китә, ә үзенеке янына буш кул белән, аннары түләрмен әле, дип килә...

    Владимир Старшов, эшмәкәр, Матак авылы:

    -Эш башлаганда 1,0 млн. сум кредит алган идем. Хатын мәктәптә эшли. Аның хезмәт хакы белән шул кредитны каплап барабыз. Заказларым бар. Аннан кергән акчаны эшемне киңәйтер өчен, яңа станоклар алыр өчен тотам.

    Бер ханым (исемен атамауны сорады):

    -Мондый проектлар, грантларга, дәүләт ярдәме белән төрле төр җитештерү станоклары алу заманы башланганда без дә йөреп караган идек, иремнең һөнәре-эретеп ябыштыручы. Башладык та, безнең районда күпме генә акча эшли алырсың инде, диеп тукталдык, баштан бәрдек. Менә чагыштырыгыз: безнең белән башлаган, әмма эшен ахырына җиткергән шундый ук эретеп ябыштыручы-бүгенге көндә эшмәкәр. Һәм ул эшләгән хезмәтем өчен 500 мең сумга кадәр акчам алып бетмәгән дип, ә без, фатир алучы улыбызга бераз ярдәм булыр-кредит алыйк дип, банклар юлын таптыйбыз...

    P.S. Менә шундый җаваплар. Ә Владимир Старшовның ничек эшмәкәр булып киткәне һәм үзе, гаиләсе турындагы язманы газетаның киләсе санында укырсыз.

    Кыскача мәгълүмат:

    Чүпрәле районы территориясендә төзелешкә яраклы казылма байлыклар.

    Зур Аксу территориясендә альп чоры балчыгы ятмалары;

    Иске Кәкерледә кызыл балчык ятмалары;

    Татар Шатрашаны, Городище цеолиты;

    Шланга, Матакта ком ятмалары;

    Татар Бизнәсендә известь карьеры.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: